Бәяләр һаман “уйный”

12 ноябрь көнне без шәһәр үзәгендәге берничә кибеттә карабодай ярмасының булмавын язган идек инде. Ә 19 ноябрьгә исә әлеге кибетләрнең икесендә бу төр ярма сатуда бар иде. Зур супермаркетта 1 кг карабодай 59 сум 90 тиен торса (Чаллыда фасовать ителгән), кечкенәрәк кибеттә ул 64 сумга очрады. Ә ике сәүдә ноктасында...
12 ноябрь көнне без шәһәр үзәгендәге берничә кибеттә карабодай ярмасының булмавын язган идек инде. Ә 19 ноябрьгә исә әлеге кибетләрнең икесендә бу төр ярма сатуда бар иде. Зур супермаркетта 1 кг карабодай 59 сум 90 тиен торса (Чаллыда фасовать ителгән), кечкенәрәк кибеттә ул 64 сумга очрады. Ә ике сәүдә ноктасында карабодай юк иде. Дөге ярмасының килограммы уртача 40 сум.
Башка продуктларга килгәндә, Минзәләдә җитештерелүче икмәккә бәя арткан: кара ипи - 25 сум, ак ипи - 26 сум. Җылы яктан кайтучы кипкән җимешләргә, чикләвекләргә дә бәя арту күзәтелә. Ә менә грушалар 10 сумга очсызланган.
Александр Перушин, эшмәкәр, Яңа Маҗыннан килеп базарда ит сата :
-Иткә әлегә бәя күтәрелмәде. Сыер һәм дуңыз итенең килосын халыкка 240 сумнан сатабыз. Илдә барган икътисадый вәзгыять безне, эшмәкәрләрне, дә борчымый калмый әлбәттә. Безнең акчалар авыл хуҗалыгына салынган инде, ә андагы акчалар, әллә-ни табыш китермәсәләр дә, беркая да югалмаячаклар. Химияле ризыкка караганда авылдан китерелгән продукцияләрне сатып алырга кирәклеген аңлый башлады халык.
Резеда Сафиуллина:
-Базар тирәсендә кайнашкан кеше буларак, бәяләр белән кызыксынып торам. Чыннан да, кайбер продуктларга бәяләр бик нык артты. Шул ук карабодайны алыйк, бу ярманы кешеләр үзләре шушы хакка күтәрде дип әйтергә була. "Ярма бетә, ярма җитмәячәк" дигән уйдырма тудырып, ярыша-ярыша алдылар бит аны. Югыйсә, көн дә ашала торган ризык та түгел.
Илнур, Чаллы эшмәкәре, азык-төлек товарлары белән сату итә:
-Товарларга бәя артып тора. Бу атнада менә онга бәя артты, 20 сумнан сата идек, хәзер 22 сум 40 тиен булды. Чәй, шикәр комы да бераз кыйммәтләнде. Онга бәйле рәвештә макарон, кондитер эшләнмәләренә дә бәя үзгәрер дип уйлыйм. Карабодай ярмасына килгәндә, бу юлы мин аны алып та кайтмадым. Беренчедән, кыйммәт, поставщиклар куйган бәя үк 48 сум (килосы). Икенчедән, халык запас туплады бит инде, очсызрак булганда күпләп алып куйдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Бикбау авылында бер ир-ат янып үлде 14 гыйнвар көне кичке 7 сәгать тирәсендә Бикбау авылында янгын чыкты.00
-
14 гыйнвар 2021 - 14:15"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының яңа елдагы беренче саны иртәгә чыга! 5 биттә - укучыларыбыз өчен эксклюзив бүләк - яңа 2021 елга календарь!00
-
9 гыйнвар 2021 - 10:58Татарча дөрес сөйләшергә өйрәнәбез Кышкы спорт төрләренең берсе булган чаңгы спорты турында язганда матбугатта ике төрле сүзтезмәне кулланалар икән: чаңгыда шуу һәм чаңгы шуу. Әле ярый "чаңгы белән шуу" түгел инде. Икесе дә дөрес сыман тоелган вариантларның кайсы татар теле кагыйдәләренә туры килә соң?00
-
8 гыйнвар 2021 - 05:00Хокук, әхлак кысаларыннан чыкмау үзебездән башлана Бервакыт берәүдән кызык та, кызганыч та сүз ишетергә туры килде берәүдән: “Нужәли шул хәтле төрмәгә утырасы килә аларның – инде ничәсен тоттылар, ә алар һаман алалар, үзләштерәләр”.00
-
8 гыйнвар 2021 - 04:45Лупповның әзер күлмәкләр кибете урнашкан бина Кибет бинасы 19 гасыр ахырында төзелгән. Шәһәрнең иң матур биналарының берсе. Әлеге архитектура һәйкәле - классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә.00
-
8 гыйнвар 2021 - 03:17Бер ел буена чир тагып җәфаладылар... Сүзем белер-белмәс көе иремә корнавирус чирен тагучылар турында булыр...00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:50Сез кышкылыкка нәрсәләр әзерлисез? Әлеге сорау белән без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:24Акча күктән яумый. Моның өчен тырышырга һәм... сабыр булырга кирәк Уңайлы урында, шәһәр үзәгендә урнашкан «Минзәлә-информ» филиалы бинасын берничә эшмәкәр арендалый. Алар төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баралар. Бу юлы без шәхси эшмәкәр Марат Җәләловның «Online» реклама остаханәсе эшчәнлегенә тукталдык. Быел остаханә үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтә.00
-
5 гыйнвар 2021 - 06:14“Әйдәгез дус яшик” Бездә эшенә карата түбән хезмәт хакы түләнгән өч әһәмиятле һөнәр бар. Ул – кешеләргә хезмәт күрсәтүче, шул ук вакытта кадерсез – укытучы, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре. Эшләү өчен бу һөнәрләр өчен аерым белем кирәк.00
-
4 гыйнвар 2021 - 21:05Минзәләдә балаларның кышкы каникуллары күңелле уза Минзәлә елгасының яр буенда район мәдәният йортының иҗат коллективы “Күңелле каникуллар” дигән музыкаль күңел ачу чарасы үткәрде.00
-
3 гыйнвар 2021 - 08:46Аппарат куйгач аны карап та торырга кирәктер Шәһәребез кибетләре яннарына су ала торган аппаратлар урнаштырдылар.00
-
2 гыйнвар 2021 - 19:502 нче гыйнвар көнне балаларда үзәк паркка килеп ясалма таудан шудылар Яңа елның икенче көнендә шәһәребез балалары да йоклап ятмадылар.00
-
24 декабрь 2020 - 09:00Тәкермәндә Яңа елга әзерлек бара
-
11 ноябрь 2020 - 16:51Хәерле кич. Рүзилә Гатауллина сүзләре, Альберт Латыпов көе, җырлый Наталья Чепкасова
-
19 гыйнвар 2021 - 18:11Минзәләнең иң билгеле абыстайларының берсен соңгы юлга озаттыларКәндидә Хәбибуллинага быел 95 яшь туласы иде00
-
19 гыйнвар 2021 - 15:19Минзәләлеләр Хач мануда су коенудан алган тәэсирләре белән уртаклашаБәкедә су коенудан видео һәм фотографияләрне Любовь Крылова җибәрде.00
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)91500
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64116500
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.78700
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.93500
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.123700
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064112100
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.317400
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.306700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика