Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әче, димим, балан тәмен...

"Синең балаларны бары тик "усал Нәчтүк" кенә үстерә ала", - Прохор дәдәйгә бу сүзләрне тутасы белми генә әйтми. Бик яшьли иң авыр эшләргә алынган Настя чыннан да эшкә нык, сүзгә дә кесәгә керә торганнардан булмый. Ул ире белән бергә төшкән фотога караган да уйга калган. Рәсемнән яшьлек матурлыгы, бәхете ташып...

"Синең балаларны бары тик "усал Нәчтүк" кенә үстерә ала", - Прохор дәдәйгә бу сүзләрне тутасы белми генә әйтми. Бик яшьли иң авыр эшләргә алынган Настя чыннан да эшкә нык, сүзгә дә кесәгә керә торганнардан булмый.

Ул ире белән бергә төшкән фотога караган да уйга калган. Рәсемнән яшьлек матурлыгы, бәхете ташып торган яшь пар карап тора. Яшәгән саен яшисе, эшләгән саен эшлисе килеп торган чак. Шушы матур мизгелдә бу парның алда күрәчәк тормыш авырлыклары күз алдына килмәгәндер.

Сугыш башланганда Настя исемле кызга 16 яшь була. Яшьлек дәрте ташып торган, бернинди эштән курыкмаган кызны егетләр белән бергә урман кисәргә чыгарып җибәргәннәр.

-Ашарга юк, кияргә юк, дип утырып тормадык. Ни кушсалар, шуңа тотына идек, - дип сүзен башлады ветеран. - Шулай итеп без дошманны җиңүгә үз өлешебезне керттек.

Настя түтинең биш бала өстенә килеп, тагын өч бала табып, барысын да бер йодрык итеп туплап, кадерләп-сөеп үстерүен белгәч, соклануымны яшерә алмадым. Ничек ул аңлы рәвештә биш бала өстенә кияүгә чыккан?

Түбән Юшады авылында хатыны үлеп киткән Прохор исемле ир-атның биш баласы була. Ә Чаллы районы Гәрдәле авылында аның бертуган апасы яши, нәкъ менә ул Настя исемле кызның яхшы даны турында әйтә дә инде. ("Усал Нәчтүк"не тирә-якта "акыллы усал" дип йөртәләр). Тиздән аның янына Прохор үзе дә килеп җитә һәм аңа тәкъдим ясый. Настя түти уйга кала. Аның да башкалар кебек тулы тормыш белән яшәргә хакы бардыр бит? Язмышым шулдыр дип, ул ризалыгын бирә, ятимнәрне жәлли ул. Аның бер шарты була: "Прохор, балаларны бер-берсеннән аермасаң, берсен дә кешегә бирмәсәң генә ризамын", ди...

Бернинди авырлыкларга бирешми, ике җиңен сызганып, яңа тормышка кереп китә. Иренә яхшы хатын, балаларга яхшы ана булу өчен күп өч куя, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Балаларның барысы белән, бигрәк тә кечкенәләр белән (төпчеге Зинага әле бер яшь тә тулмаган) уртак тел табарга тырыша. "Алар бит ана назына, тәмле телгә сусаганнар иде", - дип искә ала Настя түти. Күзенә мөлдерәп карап торган шул сабыйларны үз кочагына алып, аларга әни була. Сабыйлар да аны үз аналары кебек күреп, яраталар. Аеруча Гена исемлесе яшь әниләре суга барса да, ишегалдына чыкса да, аның артыннан калмый, китәр дип курка.

Бер стакан сөт бирә торган сыерлары, ике тавыклары була. Юкчыллык үзәгенә үтә Настяның. Әлбәттә, тал чыбыгыдай нечкә килеш кинәт кенә зур гаилә йөген үз өстенә алган яшь хатынның тормышы һич тә ул хыялланганча булмый. Ләкин балаларны кызгануы үзен уйлаудан көчлерәк була. Биш баланы ияртеп, колхоз эшенә дә йөри, өс-башларын бөтәйтә, үзе дә тегүче бит. Алып килгән мул бирнәсеннән аларга күлмәк-ыштан тегә. Кулларыннан гөлләр коелган Настя барысына да өлгерә, ире укытучы, мәктәп эшеннән бушанмый.

Авыр еллар турындагы истәлекләр, тарих белән очрашкандай, аның йөзе уйчанлана, шул ук вакытта яктырып та китә:

-Бик тату яшәдек Прохор белән, ни эшләсәк тә бергә булдык. Ул агачның бер башыннан тотса, мин икенче башыннан тоттым, бик әйбәт кеше иде, - дип сагынып куя ирен Настя түти.

Кызы Анна Асанова истәлекләре:

-Әни килеп, берәр ай үтәме, Минзәләдән балаларны алырга киләләр. "Менә балаларның документлары, мин аларны сандыкка салып куям. Бер баланы да бирмибез, алар бергә җыелып үссен, безгә үпкәләре булмасын. Сезнең кулга кайсын бирик, берсе дә артык түгел. Бәлки араларыннан иң бәхетлесе китәр", - җавабы шулай кыска була әнинең. Бу балалар өстенә бер-бер артлы ике абыем һәм мин дөньяга килгәнбез. Әни гомере буе мәктәп, клуб җыештырды. Каенатасы Зиновийны, үз әнисе Марияне кадерләп тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Түбән Юшадыдагы төп йорт әле дә исән. Җәй җитүгә, әни шунда ашыга. Әти вафат булгач та дистә еллар чамасы сыер асрады, әле тавыклар асрамаганына да бер генә ел. Федя дәдәй өйне карап, сипләп, киләчәктә үзе дә шунда яшәргә уйлый.

Бүгенге көндә сигез баланың барысы да исән-саулар, республикабызның төрле шәһәр-районарында, күрше Удмуртиядә шаулатып яшиләр. Аларның һәркайсы турында язсак, газета битләре дә җитмәс иде.

Буыннар чылбыры өзелми, иң зур байлыгы - 20 оныгы, 22 оныкчыгы бар Настя түтинең. Әле гыйнвар башында гына ул 90 яшен тутырган. Балалары белән бергә Прохоры гармунда өздереп уйнап үзе башкарган керәшен җырларын гомер бәйрәмендә сагынып искә алганнар, гөрләтеп җырлаганнар:

Әче, димим, балан тәмен,

Өлгергән бит алланып.

Гомер көзләрендә балан

Пешә икән балланып...

-Әни гомере буе алдырган "Минзәлә"не яратып укый, "Себерке"не дә ярата, бер күзенә операция ясатса да, күзлексез укый, - ди Анна Прохоровна.

-Изге юлларда йөр, эшләрең уң булсын, кызым, - ди Настя түти саубуллашканда.

Портретка штрихлар. Настя түти беренче тапкыр кияүгә чыгу тарихын искә алып узды: "Үземне кулга күтәреп диярлек алып киттеләр. Баштан ук сүз кичереп куйган идем: ир дигәнем юаш, җебегән булса, бер көн дә тормыйм дип. Шулай килеп чыкты да, өч көннән иремне ташладым да кайттым да киттем". Үзе әйтмешли, шатырдап торган Настядан моны көтәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев