Минзәлә
  • Рус Тат
  • Чыршысыз урман буламы?

    Үзебезне вәхшиләрчә тотудан туктамыйча, бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Проблема безнең үзебездә. Без үзебез шундый. Берәү дә килеп чәчәкле клумбаларны таптамый, яшь агач үсентеләрен йолкымый һәм тагын бик күп тискәре гамәлләр кылмый - барысын да үзебез башкарабыз. Моны тормыш дәрәҗәсенең түбәнлеге белән аңлатабызмы? Юк, ялгышасыз.

    Яңа ел! Шат йөзләр, күңел ачулар... Һәркемдә бәйрәм күтәренкелеге, һәр җирдә матурлык. Шәһәр-авыллар, йорт-фатирлар ямьләнә, шу-шы бизәкләрнең иң төп символы булып, Яңа ел чыршысы куела.

    Менә шушы күпне күргән агач турында сөйлә-шербез. Күз алдыгызга китерегез: картада күпме шәһәр-авыл исәпләнә, никадәр гаилә яши ул торак пунктларда, ә күпме оешма-предприятие бар! Күзалладыгызмы? Ә хәзер уйлап карагыз, никадәр чыршы кирәк, җитмәсә, һәркем матур, төз урман гүзәлен алып кайтырга тели. Исәбе-хисабы юк, күп, бик күп. Шушындый матурлыкны ел саен юкка чыгаралар, балта белән чабалар. Әгәр дә агач бизисегез килә икән, ул ишегалдында яисә урманда үсеп утырган булсын. Аның тирәли җыр җырлап, әйлән-бәйлән уйнарга була, моннан бернинди зыян да килми, нибары агачлар рәхмәт кенә әйтер. Бизәгез, янәшәсендә күңел ачыгыз, балаларга күрсәтегез, теләсә ниш-ләгез, әмма кисмәгез генә. Киләсе елларда да гүзәл булып торсын.

    Реклама

    Еш кына без «балаларга өйдә торган чыршы ошый» дип, үз миһербансызлыгыбызны акларга тырышабыз. Аңлатыгыз аларга, балаларыбыз бик зирәк, акыллы бит, һичшиксез, аңларлар алар. Бәйрәмгә гөл савытында сатыла торган чыршы сатып алырга, аны бизәп, бәйрәм табынына куярга була. Аннары кыш буе аның хуш исенә ләззәтләнеп туйгач, язын ишегалдына, дачага, һичъюгы урманга утыртып куярга, ничек матур булып үскәнен күреп куанырга була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: