Минзәлә
  • Рус Тат
  • Дәүләтовлылар сыната торганнардан түгел

    Нәсим Дәүләтов үз бизнесын абыйлары белән халыктан бәрәңге җыеп чит шәһәрләргә сатудан башлады. Аннары ул җир алып, эшкәртеп, бәрәңге утыртырга кереште. Аңа башта 50 гектар җир бирделәр. Җиң сызганып тотынучыга башта ул да җитеп тора. Бактың исә, көчен кызганмыйча, тир түгеп эшләүче булып чыга фермер. Өч бертуган Дәүләтовларның гайрәте 50...

    Нәсим Дәүләтов үз бизнесын абыйлары белән халыктан бәрәңге җыеп чит шәһәрләргә сатудан башлады. Аннары ул җир алып, эшкәртеп, бәрәңге утыртырга кереште. Аңа башта 50 гектар җир бирделәр. Җиң сызганып тотынучыга башта ул да җитеп тора. Бактың исә, көчен кызганмыйча, тир түгеп эшләүче булып чыга фермер. Өч бертуган Дәүләтовларның гайрәте 50 генә түгел, 300 гектарны да эшкәртерлек. Шулай итеп, фермер абыйлары белән Нәсим җирләрне бәрәңге утырту өчен киңәйтә. Инде хәзер фермерның җирләре 250 гектардан артып киткән. Бәрәңге белән беррәттән чөгендер, кишер, суган да үстерә. Кишер үстерергә ул өч ел элек тотынды, аны чәчү өчен чәчкеч, җыеп алу өчен Даниядән алты миллион сумга махсус комбайн сатып алды.Хәзерге вакытта озынлыгы 60, киңлеге 18, биеклеге 8 метрлы махсус кишер склады төзи башлаганнар. Анда суыткыч җиһазы урнаштырачаклар. 2010 елгы корылыктан соң бәрәңге, кишер басуларын сугару өчен 50-50 программасы буенча агрегат алды. Быел Күгәш басуын сугару өчен Шилнә фермерлары белән берләшеп буа буганнар. Җыеп кына әйткәндә, вакытында сөрәләр, чәчәләр, утырталар, вакытында уңышын җыеп алалар. Кишерне укудан кайткач фермерның улы Камил чәчкән, ул дәрестән кайткан арада барлыгы 35 гектар кишер чәчәргә өлгергән. Менә бит, булырдайның яшь чагыннан ук күренә, дип тикмәгә генә әйтмиләр. Шуның өстенә ул уку алдынгысы да, шахмат ярышында да районда аңа тиңнәр юк. Ә бәрәңгене "Валтер" тракторы белән фермерның олы улы Шамил утырта. Шамилнең операторы - Үзбәкстаннан килгән егет Әделҗон Уринов. "Гримме" бәрәңге утырткыч һәр механизмның эшләвен күзәтә. Аның алдыннан ХТХ 215 тракторына фреза тагып Рәис Сәйфиев ташбака адымы белән барып эшкәртә, шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки җирне яхшылап, мамык кебек йомшартырга кирәк. Бәрәңге орлыгын складтан МТЗ 1221 тракторына арба тагып авыл хуҗалыгы техникумында укучы студент Риназ Шакиров берөзлексез ташып тора. Шакировлар абыйлы-энеле, берсе - Ринаты да шушы фермер хуҗалыгында хезмәт куя. - Бу егетләр миндә өченче сезон эшлиләр, бик тырыш егетләр, - дип мактап та алды Нәсим әфәнде. Ә складта бригадир Рифат Гәрәев, ул бәрәңгене төяп җибәрүне, ашлама, химикатлар, ягулык-майлау материаллары җибәрүне оештыра. Кыш көне бәрәңге, кишер сортировкалауда, юуда Әлфия Латыйпова, Резедә Билалова һәм үзбәк егетләре хезмәт куйганнар. Алар орлык бәрәңгесе әзерләгәннәр һәм башка төрле эшләр белән шөгыльләнәләр. Хәзер Әлфия ханым фермер хуҗалыгында эшләүчеләргә ашарга пешерә, Зөлфия ханым ризыкларны басуга алып барып ашата. Быел да бу хуҗалык 180 гектарда бәрәңге утыртты. КФХда бәрәңгенең Эмпало, Невский, Ред Скарлетт сортлары игелә. Хәзер фермер хуҗалыгы бәрәңгенең, кишернең рәт арасын эшкәртүгә әзерләнә. Нәсим Дәүләтов үз эшен, технологиясен тирәнтен өйрәнгән кеше. Ул һәр культураның үзенчәлеген яхшы белә. "Дәүләтов" КФХсы узган ел яхшы уңыш алган. Бәрәңгене бер гектардан - 180, кишерне гектарыннан 300 центнер. Быел да өметләре зурдан. Җиргә фәнни нигездә тиешле ашламасын керткәннәр, хезмәтләре бушка китмәячәк дигән сүз. Кайчандыр эшне бәрәңге җыюдан башлаган Нәсим Дәүләтовның алга карап эш йөртә белә торган кеше икәнлеге ачык күренә. Язгы чәчү, бәрәңге алу вакытында сезонлы эшләүчеләргә хезмәт хакын мулдан түли ул. Үзбәкстаннан килгән егетләр дә зарланмый. Нәсим үзе дә алардан канәгать, иртәнге җидедән кичке җидегә чаклы эшлиләр, хәмер белән дус түгелләр, алар белән бернинди проблема юк, ди. Менә шулай "Дәүләтов" КФХсы булсын дип эшли, районның бюджет учреждениеләрен, "Чаллы икмәге" кибетләр челтәрен бәрәңге, кишер белән тәэмин итеп тора. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: бер гектардан керем алу буенча районда, республикада аңа тиңнәр юк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: