Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Донецктан Минзәләгә кадәр араны – автостоп белән!

Кайтыр юлның беренче иртәсе тиз үтте. Миңа бөтен Донецк шәһәрен әйләнергә туры килде. Бер сәгатьтән трассага чыгып җиттем, уңайлы урынга барып җитәр өчен, мин тагын күпмедер вакытны югалттым. Аның каравы, озак басып торырга туры килмәде, Славянскига баручы автобус туктады. Мин автобус йөртүчене бушлай барам дип, кисәттем, миңа урын тәкъдим иттеләр....

Кайтыр юлның беренче иртәсе тиз үтте.

Миңа бөтен Донецк шәһәрен әйләнергә туры килде. Бер сәгатьтән трассага чыгып җиттем, уңайлы урынга барып җитәр өчен, мин тагын күпмедер вакытны югалттым. Аның каравы, озак басып торырга туры килмәде, Славянскига баручы автобус туктады. Мин автобус йөртүчене бушлай барам дип, кисәттем, миңа урын тәкъдим иттеләр. Шәһәрдә йөрү өчен, мин тагын бер ярым гривень бетердем. Нәтиҗәдә шулай килеп чыкты, Украинага 2 гривень алган идем, аннан 30 дан артык алып кайттым. Мин ике магистраль кисешкән: Ростов -Киев һәм Донецк-Харьков арасына килеп чыктым. Кул гына күтәргән идем, шундук җиңел машина туктады, йөртүчесе бик күп сөйләде һәм файдалы киңәшләр бирде. Юл азагында , Харьков янында шалтыратырсың дип, ул үзенең телефон номерын бирде. Ул мине калдырып киткән җирдә бер машина да туктамады, бөтенесе дә Россиягә ашыга иде, хәтта Татарстанга кайтучы ике машинаны да күрдем. 15 минуттан соң мин барыбер машинага утырдым, ул Мәскәүгә кайта иде. Тиздән без чиккә килеп җиттек, чикне чыгар алдыннан без салкын чәй сатып алдык, дөресрәге ул алды: үзенә һәм миңа. Таможняда проблемалар булмады, ярты сәгатьтә үттек, бу гаҗәпләнерлек хәл булды. Киләчәктә таможняны җәяү үтәргә киңәшләштек, алай иткәндә тиз дә, чират та юк. Бер сәгатьтән соң Белгород шәһәре янына килеп җиттем. Евгенийга шалтыраттым, ул мине төн кундырырга ризалашкан иде, үземнең килеп җитүем турында әйттем, ул җидедә генә буш буласын әйтте. Әле сәгать ике генә иде, мин алдан планлаштырганча шәһәр үзәгенә юл тоттым. Шәһәрнең матурлыгын карауны өлкә Думасы бинасы мәйданыннан башладым. Аңа каршы колонналар белән ясалган һәйкәл тора, анда кыскача шәһәр тарихы сурәтләнгән. Каршы якта театр, аның янында Щепкин һәйкәле. " Тәреле чувак" янына барырга куштылар, ул "чувак" дигәне князь Владимир булып чыкты. Мәйданда сабын куыклары очыручы кыз бала һәйкәле тора иде. Кичке тугызда мин фатирга кайтып җиттем, минем запаслар тагын тотылмаган килеш калды: миңа пылау тәкъдим иттеләр, аны рәхәтләнеп ашадым. Кичке аш вакытында без рәхәтләнеп сөйләштек. Евгений беренче тапкыр автостоп белән 32 яшендә йөри башлаган һәм шуннан соң ул эше мөмкинлек бирсә, еш кына йөри икән. Әңгәмә вакытында мин аңа Минзәлә күпере төшкән магнит бүләк иттем. Шунда Минзәлә шәһәре аңа ят түгелллеге ачыкланды, анда аның бабасының абыйсы яши булып чыкты. Шәһәрне чыгар һәм машина туктатыр өчен ярты сәгать вакыт үтте. Егет Иске Оскол шәһәренә товар алып кайта иде, без тиз кайтып җиттек. Шәһәр турында бер-ике сүз әйтәм: тыныч шәһәр, истә калдырырлык урыннары булмады. Ул башка шәһәрләргә ошамаган, үзәген күрмәдем, чите матур, якты, яшеллеккә күмелгән. Воронеж, Монда мин Россия өлкәсе үзәгенә хас булган тыныч гадәти булган районнарны гына күрдем. Тамбов трассасы тулы иде, тукталыш урыннары калдырылмаган, мин кул күтәреп утыра алмадым. Җәяү киттем, юлда юл эшчеләреннән сораштым, алар булыштылар. Ярты сәгать җәяү барганнан соң, уңайлы урын сайлап, Газель машинасы туктаттым Киләсе юлчы мине Тамбов һәм Воронеж өлкәләре чигенә хәтле алып барды. Ул мине бер кафе янында калдырып китте, монда мин бик озак басып тордым. Самарага кайтучы (йөртүченең исеме Анатолий) белән мин Сызрань шәһәренә хәтле кайттым,. бу шәһәр миндә бик матур тәэсирләр калдырды, ә тукталыш күренешләре яңаларын өстәде. Алар арка формасында иде. Мине гаҗәпкә калдырган матур фигуралар да бар иде. Сызраньда аңлашып бетмичә миңа кирәкле биш километр калган Ульяновск чатына барып җитә алмадым. Анатолийга магнит бүләк итеп, үз юлым белән киттем. Юлдагы соңгы көнемне мин булдыра алганча тизләттем, өйгә якынлыкны тойдым, тизрәк Минзәләгә кайтып җитәсем килде. Ульяновск трассасында Баулыга кадәр ремонт бара иде, киләсе елга анда юл яхшы булыр дип өметләнәм. Бу юлы Казанны әйләнеп тормадым, шәһәр транспортына утырып чыктым. Юлда очрашкан автостопер белән бер -ике сүз алыштык, ул Урта Азиядән Мәскәүгә кайта иде, мин аңа трассага юл күрсәттем. Нәтиҗәдә мин Минзәләгә кичке алтыда кайтып җиттем. Бу баруның нәтиҗәсе минем өчен сәяхәтнең яңа төре - автостоп белән яңа ачыш булды. Ул уңайлы һәм кызыклы, күп яңалыклар белергә мөмкинлек бирә, самолетлар белән очканда һәм поездлар белән йөргәндә мондый дөньяны болай иркен күреп булмый. Минем планда быел кыш көне Уфага һәм Свияжскига бару. Җәй көне автостоп белән бөтен Украинаны, Харьковтан алып Львовка кадәр әйләнеп чыгасым килә һәм ул тормышка ашар дип ышанам. Сүземне төгәлләп шуны әйтәсем килә, минем көндәлекләрне укып сәяхәт итәргә теләгән кешегә "кытыршы юллар" телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев