Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эльмира Гареева: "Артист кеше универсал булырга тиеш"

Халкыбыз театр ярата. Театрлар да күп, ләкин тамашачыга үзе яшәгән урындагы, үзе белгән артистларның уены күбрәк ошый торгандыр. Ике дистә ел буе Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында иҗат итүче, күптән түгел Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган якташыбыз, Бикбау авылында туып-үскән Эльмира Гәрәева тамашачының игътибарын, ихтирамын казанган...

Халкыбыз театр ярата. Театрлар да күп, ләкин тамашачыга үзе яшәгән урындагы, үзе белгән артистларның уены күбрәк ошый торгандыр. Ике дистә ел буе Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында иҗат итүче, күптән түгел Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган якташыбыз, Бикбау авылында туып-үскән Эльмира Гәрәева тамашачының игътибарын, ихтирамын казанган артист.

Узган гасырның 90 нчы еллар уртасында Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап, Минзәлә театрына эшкә кайта. Табигый сəлəте, сөйкемлелеге, темпераменты белəн Эльмира Гәрәева театрда эшлəгəн беренче елларында ук таныла. Бер рольдəн икенчесенə күчə-күчə, яшь актриса сəхнə осталыгын тагын да чарлый.

-Эльмира ханым, инде шактый вакыт узган, театрда иҗат иткән елларыгызны барлап, бераз күзәтү ясарга да буладыр. Сезгә сәхнәгә менәргә кем дә булса этәргеч ясадымы, әллә үзегез дә кечкенәдән, артист булам, дип хыялланып үстегезме?

-Мәктәп елларында активлык күрсәтеп, төрле чараларда, "Театр һәм балалар"атналыклары уза иде, анда катнаша идем. Әмма җаным-тәнем белән "минем артистка буласым килә, минем театрда уйныйсым килә" дигән омтылыш булмады.

- Эчке халәтегезгә нинди рольләр туры килә? Шушы чорда иҗат иткән рольләрегезне барласак...

- Театрга килдем дә, гел комедия жанрында уйнарга туры килде. Рәлиф Кинҗәбаевның "Айгырыңны үтечкә бир"ендә җилбәзәгрәк Фәйрүзә, Мөдәрис Мосыйфуллинның "Акча кемгә кирәкми" әсәрендә - Блондинка... Ә бит минем дә үземне драма әсәрләрендә тоеп карыйсы килә, күңел шундый әсәрләрне сорый башлаган иде инде. Бәхетебезгә, театрга Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрыннан режиссер Ренат Әюпов килде. Ул Булат Сәлаховның "Яр" әсәрен куйды. Мин шунда гашыйк булган Кыз ролендә уйнадым. Еллар узса да, хезмәттәшләрем дә, "иң яхшы ролең иде ул синең драма әсәрләрендә" дип искә алалар. Шуннан соң башка драматик спктакльләр китте - "Сөннәтче бабай", "Өзелгән йөзем"... Алар миңа бик ошый, күңел халәтемә туры килә. Минем уйлавымча, артист кеше универсаль булырга тиеш. Ниндидер амплуа була ул, әмма мин үземне комедиядә генә уйнарга тиеш дип уйламыйм, артист иҗатында драма да, лирик, җырлы-биюле рольләр дә булырга тиеш. Җаныңны ачып, телгәләп сәхнәдән күрсәтмәсәң, сиңа тамашачы ышана димени?

-Артистка бәяне тамашачы бирә. Ә тамашачының үзенә килгәндә, нинди бәя бирер идегез? Халыкның зәвыгы үзгәрәме? Бәлки диапазонны рус телле тамашачыга борырга кирәктер?

-Туфан Миңнуллинның "Татар театры саф татар телендә уйнарга тиеш" дигән сүзләре бар. Яхшы итеп тәрҗемә ителгән спектакльләрне колакчыннар киеп тыңлау мөмкинлеге булгач, театрга рус телле тамашачы болай да килә. Без балалар аудиториясенә йөз белән борылып, Яңа ел әкиятләрен рус телендә куя башладык инде. Рус тамашачысы өчен Бөгелмә рус театры да килгәли. Сезон ачканда спектальләргә халык аеруча күп йөри. Замана үзгәргән саен, тамашачының зәвыгы дә үзгәреп тора. Театрга төрле буын вәкилләре килүен истә тотып, сценарийларны язганда моны күздә тотам...

-Вакытлы матбугатта яңа канун - театрлар турында яңа канун барлыкка киләчәге хакында язалар. Бу нисбәттән әле генә "Атна вакыйгалары"нда "Татар артисты аттестация узарга әзерме?" дигән мәкалә дөнья күрде. Әлеге проект театр коллективларына гына түгел, ә тамашачылар өчен дә яңалык алып киләчәк дип көтелә. Сезнең фикерне дә беләсе килә.

-Әйе, без бу турыда хәбәрдар. Әмма бу яңалык безне куркытмый, чөнки без өч-биш елга бер тапкыр булса да, аттестация үткәреп торабыз. Артистның белеменә, үсеш дәрәҗәсенә, уйнау осталыгына бәйле рәвештә, разряды да күтәрелә. Әлегә бу канунның бөтен нечкәлекләренә төшенеп бетмәсәк тә, борчылмыйбыз. Аннары театрда белем арттыру тенденциясе бара. Бу бик хуп. Бүгенге көндә алты артистның югары уку йортында белем алуы - моның ачык дәлиле. Шәхсән үзем дә Казан дәүләт мәдәният институтының "Драма һәм кино актеры" факультетына укырга кердем, беренче сессияне гел "5" кә тәмамлап, җиң сызганып эшләргә дип кайттым. Алда безне театрның 80 еллык юбилее көтә. Бу уңайдан куелчак ике спектакльнең берсе - якташыбыз Равил Сабырның "Ишәк чумары", анда минем ролем бар...


Акцент. Эльмира Гәрәева - Россия Федерациясе театраль әһелләре Союзы әгъзасы да, шәһәр һәм районның мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша. Яратып, балаларның күңел дөньясын аңлап, Яңа ел сценарийларын яза, күп кенә иҗади чараларның, театраль " капустник"ларның инициаторы һәм алып баручысы була. Театр көненә сценарийларны ел саен ул иҗат итә, алай гына да түгел, көчле темпераменты, затлы тавышы белән чараларны алып та бара.

Театр сәхнәсендә ул "Маша, Медведь +К" (2012 нче ел), "Маша и Медведь. Новые приключения" (2013 нче ел) балалар спектакльләрен куйды. Бер үк вакытта әлеге мультфильмның инсценировкасын да эшләде.


-Район халкы Сезне зур күләмле мәдәни чараларда, рәсми, милли бәйрәмнәребездә алып баручы буларак та белә. Бер генә тантаналы чара да Сезнең катнаштан башка узмый дисәк, дөресрәк тә булыр. Өстәвенә, аларга язылган сценарийлар да Сезнең хезмәт җимеше дип беләм...

-Алып бару эшен бик яратам. Училищеда алган белемнәрне театрда эшләү дәверендә чарладым. Рәзилә ханым Муллина белән күп кичәләр алып бардык, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, аның ярдәмен тоеп эшләдем. Хәзер инде үзем яшьләрне өйрәтәм. Сценарийлар байтак языла. Узган елгы сабантуйга Роберт Шәйхелович идеясе белән"Аркадий бакчасы" язылды, халыкка бик ошады. Минемчә халык безнең чыгышларны карар өчен дә килә сабантуйга. Аннары федераль сабантуйлар башлана, анда да мин алып баручы ролендә. Ел ахырында "Казан утлары" журналы коллективы белән очрашу уздырдык, бик әйбәт килеп чыкты. Барысын да күңел биреп, яратып башкарам.

-Театр коллективы - үзе бер гаилә. Гаиләнең иминлеге гаилә башлыгына бәйле. Роберт Шәйхелович беренче чиратта җитәкче, әмма идеяләргә, ниндидер башлангычларга ул юл яра. Аның турында, гомумән, остазларыгыз хакында да ишетәсе килә.

-Роберт Шәйхелович, тырыш, талантлы кешеләрне бик ярата. Беренче остазыбыз да ул, юнәлеш бирүче дә. Башка өлкәннәрнең дә киңәшләренә колак салам, тәҗрибәле артистларның киңәшләре дә асыл...

-Артист халкы беркайчан да үзеннән канәгать булып бетә алмыйдыр инде ул...

-Һич юк. Үзеңнән канәгать булу үсүдән, иҗат итүдән туктауга тиң. Минем өчен беренче урында эш. Мин бит әле артист улу өстенә труппа мөдире вазифасын да башкарам. Без яшь артистлар белән төрле чаралар әзерлибез, төрле аудитория алдында чыгыш ясыйбыз. Үсүдән туктарга ярамый, янып яшәргә кирәк.

-Балаларыгыз сәхнә юлын сайласа, нәрсә әйтерсез?

-Кызыма тугыз яшь, аның җырга сәләте барлыгын беләм. Биюгә дә сәләте бар, талантлы хореограф Роза Биктаһировада шөгыльләнә. Әле генә Чаллыда чыгыш ясап, беренче урынны яуладылар. Театрга йөрергә ярата, әмма артист булам дигән теләге әлегә юк, бәлки иртәрәктер дә... Улыбыз Ильяска 2 яшь ярым - өйдәге бар тормыш әлегә аның көенә корылган. Ирем Данис белән без акыл утыртып, аңлы рәвештә балалар үстерербез, тормыш итәрбез дип өйләнештек. Шуңа күрә бик күп яшь парлар кабатлаган кайбер ялгыш адымнар безне читләтеп үтте дип саныйм. Безнең барыбызны да минем әнием - Наилә туплап тора. Яшь чагын тулысынча миңа багышлаган булса, бүгенге көндә ул безнең зур гаиләбезнең төп терәге. Укырга китәмме, гастрольләргә чыгаммы, балаларымны ул карый, мин аңа чиксез рәхмәтле һәм бурычлы.Аллаһы Тәгаләдән аңа сәламәтлек сорыйм..

-Сәхнәдәге уңышның сере нәрсәдә?

-Артист ансамбльдә булып, үзенә генә хас образ тудыра ала икән - бу осталык.

Театр - үзенчәлекле урын. Биредә беренчелеккә омтылу аеруча көчле, көн саен барган аяусыз көрәштә төрлесе булгалый. Ә үз эшенә, театрга гашыйк, эшенә бөтен күңелен биргән, "башы белән чумган" Эльмира ханым каршылыкларны җиңә барып, яңа үрләр яулый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев