Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшләреннән канәгать калдылар

Күптән түгел ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Россельхознадзорның) ТР буенча идарәсе вәкилләре - җирләр контроле бүлегенең дәүләт инспекторы Флүр Фаррахов, орлык контроле бүлегенең эксперт-белгече Назыйм Сәхәбетдинов, эксперт белгечләр - Зөбәер Солтанов, Әнәс Гумеров Минзәлә районында булып киттеләр.

Әлеге вәкилләр башта Минзәлә дәүләт ат конюшнясын тикшерделәр. Алар анда базаны, складларны карап чыкты­лар, бухгалтерия документлары белән таныштылар. Складларда бернинди химикатлар, пестицидлар, ашламалар юк. Гомумән, Минзәлә дәүләт ат конюш­нясы химикатлар, пестицидлар куллан­мый, ашламаны да заводтан алып кайту белән басуга кертә. Ә менә ремонтлан­ган тырмаларның сыйфаты начар, тешләре төрле якка карап тора.

Монда атлар яхшы шартларда тәрбия­ләнә, малкайларга ашарга азык җитәр­лек күләмдә бирелә. Ат конюшнясы карамагында 216 гектар җир исәпләнә, шуның 139 гектарын күпъеллык үлән, 50 гектарын бодай били, 25 гектар җир ел саен парга калдырыла. Биредә бо­дай орлыгын Тукай районыннан алып кайтып чәчәләр, орлык буенча Назыйм әфәнде үз киңәшләрен бирде. Атлар­га ике елга җитәрлек күләмдә азык тупланган. Күпьеллык үләннәрнең һәр гектарыннан 25 шәр центнер печән җыеп алынган. Аннары без Әтрәкле авыл җирлегенә юл тоттык.Бу җирлек­кә 7 авыл карый, биредә барлыгы 1219 кеше яши. Җирлектәге халык белән чүпләрне җыю, утильләштерү өчен ки­лешү төзелгән. Минзәләдән икенчел чималны килеп алып китәләр. Киләчәк­тә пластик шешәләр, пыяла шешәләр­не аерым җыю өчен халыкка пакетлар таратып бирергә планлаштыралар. Го­мумән, җирлектә икенче чималны җыю буенча зур эш башкарырга уйлыйлар. Авыл җирлеге территориясе чикләре билгеләнмәгән, җирләрне регистра­цияләүнең кадастр номерлары күрсә­телмәгән, аларны эшләп бетерәсе бар, ди авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизьянов. Инспектор Флүр Фәрра­хов авыл җирлеге башлыгына җирдән нәтиҗәле файдалану буенча үзенең төпле киңәшләрен бирде. Җирлектә 4 гаилә фермасы төзелгән, шуның ике­се дуңгызчылык буенча эшли. Алар фермерлар Илдус Миңнегулов, Айдар Исламов белән әңгәмә үткәрделәр, әлеге фермерларга Африка чумасын булдырмас өчен эшлекле тәкъдим­нәрен җиткерделәр, дуңгызларны ябык режимда саклауны мәҗбүри итеп куй­дылар. Җирлектәге биотермик чокыр моннан 3 ел элек төзелгән, әле ул җир­лек карамагына тапшырылмаган. Аның тирәнлеге 9 метр тәшкил итә, капкасы бар, тирә ягы койма белән әйләндереп алынган. Ветеринария таләпләре буен­ча биотермик чокыр икәү булырга тиеш. Терлек үләксәләрен башта берсенә 3 ел салырга, аннары икенче чокырга салырга кирәк. Биотермик чокырларга терлек үләксәләрен 50х50 см зурлык­та тураклап салырга кирәклеген дә әйтте белгечләр. Шулай ук биотермик чокыр янына баручы юл каты түшәмә­ле булырга тиеш, әлеге кагыйдә үтәл­мәгән, койманың биеклеге дә ике метр булырга тиеш, биредә ул 1 м 30 см дан артмый. Калган таләпләр буенча био­термик чокыр ГОСТ таләпләренә җавап бирә. Россельхознадзор инспекторла­ры авыл халкыннан сөт җыю, лейкозлы, туберкулезлы сыерлар, бруцеллозлы малларны тикшерделәр, сукбайлыкта йөрүче этләр барлыгы белән дә кызык­сындылар.Шулай ук шәхси йортлар­дагы малларны язгы, көзге прививка, вакцинация һәм диагностик тикшерү графигы белән таныштылар. Җирлектә себер түләмәсе бармы, юкмы икәнле­генә ачыклык керттеләр.

Гомумән алганда, тикшерүчеләр җир­лектәге эшләрдән канәгать калдылар, җирлектә эшләрнең уңай баруына инандылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев