Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшләргә иренмәсәң уңышлар яулана ул, ди Воровский исемендәге авыл җирлегеннән Муллагалиевлар

Воровский исемендәге поселокта тырыш хезмәтләре белән башкаларга үрнәк булып торучы гаиләләр аз түгел, шуларның берсе - Тәнзилә һәм Хәсәнҗан Муллагалиевлар. Муллагалиевларның хезмәт юлы Воровский совхозында башланган: Тәнзилә Мирзаян кызы совхозда секретарь, Хәсәнҗан Салих улы автомобиль йөртүче булып эшли. Тәнзилә Мирзаян кызы халыктан сөт җые башлый, 22 ел буена шушы җирлектәге...

Воровский исемендәге поселокта тырыш хезмәтләре белән башкаларга үрнәк булып торучы гаиләләр аз түгел, шуларның берсе - Тәнзилә һәм Хәсәнҗан Муллагалиевлар.

Муллагалиевларның хезмәт юлы Воровский совхозында башланган: Тәнзилә Мирзаян кызы совхозда секретарь, Хәсәнҗан Салих улы автомобиль йөртүче булып эшли. Тәнзилә Мирзаян кызы халыктан сөт җые башлый, 22 ел буена шушы җирлектәге һәм шәһәрдәге шәхси хуҗалыклардан сөт җыя. Моннан 10 ел элек үзләренең шәхси эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр. Хәзер алар шушы җирлектән башлап Бикбау җирлегенә кадәрге авылларда яшәүчеләрдән сөт җыялар.

-Һавап торышы нинди булуга карамастан, шәхси хуҗалыклардан сөт җыярга чыгып китәләр Муллагалиевлар. Бер ел эчендә алар җыйган сөт 750 тоннага җитә. Әлеге гаилә грантта катнашып, молоковоз һәм сөтне кабат эшкәртү җиһазы алуга иреште. 40 ел буена тигез гомер кичерәләр, хезмәт сөючән өч бала тәрбияләп үстерделәр, өч оныклары тормышларына куаныч өстәп тора. Тәнзилә Мирзаяновна берничә ел буена авыл җирлеге депутаты булып сайланды. Муллагалиевлар гаиләсе авыл тормышы белән кызыксынып яши, спонсорлык ярдәме күрсәтеп, төрле чаралар уздыруга үзләреннән зур өлеш кертәләр, - диде Воровский исемендәге авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова әлеге гаиләнең хезмәтенә һәм тормышына бәя биреп.

-Иренмәсәң, тырышлыгыңны куйсаң, уңышлар яулана ул. Эшмәкәрләр, фермерлар - алар эш сөючән, үз максатларына ирешү өчен әллә нинди киртәләрне дә җиңәргә әзер кешеләр. Яңа гына эшмәкәрлек эшчәнлеген башлап җибәрүчеләргә төрле програмамалар эшли, тора-бара төрле программаларда катнашып, грант отарга, субсидияләргә ия булырга бөтен мөмкинлекләр бар хәзер, - ди Муллагалиевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев