Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшмәкәр Евгений Салмин үз хисабына балалар мәйданчыгы ясаган

Шәһәребезнең Первомайская урамында эшмәкәр Евгений Салмин ясаган мәйданчыкта балаларның шат авазлары яңгырап тора Үз йортлары каршында балалар мәйданчыгы ясап кую фикере ничек туды дигәч, Евгений Ивановичның болай да ачык йөзе тагын да яктырып киткән кебек булды. -Үзебезнең балалар да күп, дүртәү: зурысы, Оксана, Казанда эшли, улыбыз Виталий 11 нче сыйныфта,...

Шәһәребезнең Первомайская урамында эшмәкәр Евгений Салмин ясаган мәйданчыкта балаларның шат авазлары яңгырап тора

Үз йортлары каршында балалар мәйданчыгы ясап кую фикере ничек туды дигәч, Евгений Ивановичның болай да ачык йөзе тагын да яктырып киткән кебек булды.

-Үзебезнең балалар да күп, дүртәү: зурысы, Оксана, Казанда эшли, улыбыз Виталий 11 нче сыйныфта, ә кечкенәләре 3-5 яшьлек Кирилл белән Виолетта балалар бакчасына йөриләр. Балаларга уйнар өчен безнең тирәдә мәйданчыклар булмагач, алар аптырап йөрмәсеннәр, һавада уйнасыннар, көч тупласыннар, чыныксыннар дип аларга мәйданчык ясарга булдым, - диде ул.

Шундый фикерен тормышка ашырыр өчен башта аңа бу урынның ун КамАЗдан артык чүбен түгәргә, аннары ком кайтарырга туры килә. Шулай итеп шактый иркен, 8 сутыйлы мәйдан хасил була.

Мәйданчыкта таучыклар, атынгычлар, "гөмбәчекләр", комлыклардан тыш нәниләрнең игътибарын җәлеп итә торган ун төрдән артык җайланмалар урнаштырылган. Аларның күбесе кулдан ясалган, алар арасында металлдан, агачтан ясалганнары да бар. Шатлык утраучыгы дип атарга булыр иде әлеге мәйданчыкны. Зуррак балалар турында да кайгыртылган, волейбол уйнау өчен шартлар тудырылган. Мәйданчыкка куелган гади генә агач кәүсәсе дә утырып ял итү урынына әверелгән. Балалары белән килүче әти-әниләргә өсте ябулы эскәмиягә утырып ял итәргә була.

Бераз күтәренке мәйданчыкта, умарта (күршеләре биргән) белән ат арбасы (Канонерка авылыннан алып кайткан) янәшәсендә, агачтан ясалган җил тегермәне сихри бизәк өстәп тора. Эшмәкәрнең биредә авыл өе ясап куярга нияте бар (мөгаен ул умартачы өе булыр).

Дөресен генә әйткәндә, Евгений Иванович бик тә тыйнак кеше булып чыкты, аның турында минзәләлеләргә үзенең йөрәк җылысын кушып агачтан могҗизалар тудыручы, оста сынчы буларак танылган Ренат Нәҗмиев сөйләде.

Иң сокландырганы шул, балалар мәйданчыгын ясаганда Евгений Иванович кемгә мөрәҗәгать итмәсен (алар арасында шәһәр оешмалары җитәкчеләре дә, эшмәкәрләр дә бар), һәркем кулыннан килгән кадәр ярдәм итә. Шуңадыр инде, "бу мәйданчык бер төркем энтузиастлар көче белән ясалды дип языгыз", - дип кабатлады ул. Без аның төзергә, матурлык тудырырга, үзеңнән соң якты эз калдырырга кирәк дигән максат куеп яшәүче кешеләрнең берсе булуына инандык.

Арабызда киң күңелле, ярдәм кулы сузарга әзер торучылар аз түгел дигән фикергә киләсең. Ренат Һадиевич үзе дә балалар сыман азга гына да сөенүчән, башкаларга ихлас күңелдән ярдәмгә ашыгучы кеше. Евгений Салмин аннан агач тегермән ясап бирүне үтенгәч тә сөенеп ризалаша.

Мәйданчыкны уратып эленгән фонарьларда кичен утлар яна. Электрүткәргечләр сузып әлеге фонарьларны урнаштырырга шәһәрдәге энергетиклар ярдәм иткән. Күрше ихатадагы бинаның бер як стенасы мәйданчыкка туры килә, аның стенасына балалар дөньясын чагылдыручы рәсем-пано ясалган, монысы Балалар иҗат йорты хезмәткәре Ольга Анатольевна Гыйләҗетдинова иҗаты. Беседка -"Чиста шәһәр" бүләге. Агачтан ясалган җайланмаларга эшмәкәр Айрат Бадыкшановның хезмәт көче кергән.

Әлеге мәйданчыкны ясауга чыгымнар күп киттеме дигән сорауга эшмәкәр "акчада мени хикмәт, балалар өчен дип тырыштык" дип җавап кайтарды.

Безнең өстәмә

Әлеге мәйданчыкта уйнарга тирә-яктагы урамнардан да балалар җыела. Шуларның кайберләре белән сөйләшеп алдык.

Катя, 8 яшь (Изыскательләр урамы, 3/13):

-Вахитов урамында әбием яши, бирегә килеп уйнарга яратам, дуслар да таптым.

Азалия, 9 яшь, Розалина, 7 яшь (Вахитов урамы):

-Монда көн саен уйныйбыз, атынгычта атыну ошый, дусларыбыз белән һәрчак биредә очрашабыз.

Таня, 11 яшь (Октябрьская урамы):

-Күп вакытта атынабыз, бруста йөрибез, әйләнгечтә бөтереләбез, турникта тартылабыз, туплы уйнап алабыз. Монда барысы да ошый, күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев