Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомерем заяга узмады

Вакыт дигәнең аяусыз. Без чиксез горурлык һәм рәхмәт хисләре белән Бөек Ватан сугышы ветераннары дип атаган каһарманнар сафы елдан-ел сирәгәя бара. Шундый батыр йөрәкле затларның берсе - якташыбыз Николай Алексеевич Попов. Бу көннәрдә аңа 90 яшь тул­ды. Николай Алексеевич ак­тив җәмәгать эшлеклесе бу­ларак танылган шәхес. Ул районыбызның Мәлкән авы­лында туган....

41 нче елны Кызыл Армия сафларына алына ул. Хәрби комиссариаттан үзе белән берничә егетне һава-десант гаскәрләренә алалар, комис­сияне алар Бондюг шәһәрендә уза. Энгельс шәһәрендә ай ярым курсларда укыганнан соң, 19 яшьлек солдатны Мәскәүгә җибәрәләр. Биредә ул парашют, самолет төзелешен өйрәнә, беренче тапкыр парашюттан шунда - Тушино аэродромын­да сикерә, дүрт килодан артык авырлыгын югалта. "Ул чагын­да бер тапкыр сикергән өчен 25 сум бирелергә тиеш иде, әмма акчалата бирмиләр, лотерея билеты алырга кушалар иде", - дип көлә ветеран.

Сталинград янында каты сугышлар бара. Гвардия сер­жанты званиесендәге яшь сол­дат та Ростов-Дон юнәлешендә хәрәкәт итә. "Безнең артилле­рия арт-хәзерлек узуга, һөҗүмгә күчтек. Каты бәрелешләр ва­кытында сугыш кыры мәетләр белән тулы иде, әмма без фа­шистларга бирешмәдек", - ди Николай Алексеевич. Нәкъ шул чагында ул "Сугышчан батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.

Унбиш көннән соң аңа шундый ук тагын бер медаль тапшыры­ла. Әмма каты сугышлар ва­кытында аягы яраланып, яшь сугышчы ярты ел Әстерхан шәһәрендә госпитальдә ята. Аннан соң ул Красноармейск шәһәренә җибәрелә, зенит ар­тиллериясе командиры итеп билгеләнә. Шушы чорда "Ба­тырлык өчен" медале белән бүләкләнә.

Җиңүне солдат Эстониядә кар­шылый. Сугыш бетеп бер ай узганнан соң, туган якларына әйләнеп кайта. Гомере буе ул Дыреевка авылында яши. Ту­ган колхозында терлекче, рәис, парторг булып эшли. Мәскәүдә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. Бак­чачылык белән шөгыльләнә, мунча буралары әзерли.

Ел ярым элек "Ветераннарга - торак" программасы буенча Ни­колай Алексеевичка Нефтяник­лар бистәсендә йорт бирелә. Ул бүген дә шунда кызы Галина тәрбиясендә гомер итә.

Элеккечә җәһәт адымнар ат­лый алмаса да, утны-суны кичкән ветеран саф һавага, кояш җылысына, кошлар сай­равын тыңларга чыга. Кыз­ганыч, тыныч күк йөзен генә күрә алмый, берничә ел элек каһарман сугышчы сукырайган. Өлкән яшьтә булуга да кара­мастан, тормышка мәхәббәте зур, гомерем заяга узмады, ди ул. Башкача булуы да мөмкин түгел, кайгыртучан кызы, онык- оныкчыклары янәшәсендә го­мер итә бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев