Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Грант отып юллы булдылар

Авыл җирлекләренең соңгы дүрт елдагы эшчәнлекләренә ясалган нәтиҗәләр буенча Воровский исемендәге авыл җирлеге белән Тауасты Байлар авыл җирлеге узган ел 1 миллион сумлык грантка ия булганнар иде. Әлеге средстволар нинди максатларга тотылган соң? Әлфия Латыйпова, Воровский исемендәге авыл җирлеге башлыгы: - Воровский авыл җирлегендә әлеге грант акчасы авыл эчендәге Центральная,...

Авыл җирлекләренең соңгы дүрт елдагы эшчәнлекләренә ясалган нәтиҗәләр буенча Воровский исемендәге авыл җирлеге белән Тауасты Байлар авыл җирлеге узган ел 1 миллион сумлык грантка ия булганнар иде. Әлеге средстволар нинди максатларга тотылган соң?

Әлфия Латыйпова, Воровский исемендәге авыл җирлеге башлыгы:

- Воровский авыл җирлегендә әлеге грант акчасы авыл эчендәге Центральная, Заречная урамнарындагы юлларга вак таш җәюгә тотылды. Моннан тыш Әлмәт шәһәренең "Нефтегаз" оешмасы Набережная урамына ком җәйде. Узган ел авыл җирлегенә бирелгән ВАЗ Шевроле-Нива автомобиле дә безне бик сөендерде, шулай ук янгын сүндерү машинасы кайтарылды, ул Александр Чумаков карамагына тапшырылды.

Моннан тыш дәүләт программасы нигезендә Олег Ильин җитәкчелегендәге "ПМК "Мелиорация" ААҖ бистәдәге "Раскулачено" буасын төзекләндереп куйды, моның өчен 1 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Авыл кешеләре буаның тирә-юнен чиста тотарга кирәклеген һәрчак исләрендә тотарлар дип ышанам.

Илшат Мәүҗиев, Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы:

-Грант акчасына Дәвек авылында мәчеттән башлап зиаратка кадәрге 2,5 км юлга вак таш салдырылды. Моннан тыш авыл җирлегенә ВАЗ Шевроле-Нива автомобиле дә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев