Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гражданнарны тузган торактан күчерү

Җирле үзидарә органнары социаль наем килешүе буенча моңа кадәр яшәгән торак бинасына тәңгәл булган, закон таләпләренә туры килә торган, барлык шартлары да булган торак бирергә тиеш. Торак законнарына бәйле рәвештә, социаль наем килешүләре буенча яшәгән торак-лары яраксыз, ремонт яисә реконструкция ясау мөмкин түгел дип табылган очракта чиратсыз торак бирелә. РФ...

Җирле үзидарә органнары социаль наем килешүе буенча моңа кадәр яшәгән торак бинасына тәңгәл булган, закон таләпләренә туры килә торган, барлык шартлары да булган торак бирергә тиеш. Торак законнарына бәйле рәвештә, социаль наем килешүләре буенча яшәгән торак-лары яраксыз, ремонт яисә реконструкция ясау мөмкин түгел дип табылган очракта чиратсыз торак бирелә. РФ Хөкүмәте билгеләгән тәртип буенча күпфатирлы йортны авария хәлендә яисә сүтәргә, реконструкция ясарга тиешле дип табу карар кабул иткән орган өчен нигез булып тора. Әгәр дә социаль наем буенча бирелгән йорттагы торак сүтәргә тиешле икән, йортны сүтү карары чыгарган дәүләт хакимият органы яисә җирле үзидарә органы бу йорттан чыгарылган гражданнарга социаль наем килешүе буенча кулай шартлары булган башка торак бирергә тиеш. Башка урынга күчерелү сәбәпле бирелә торган торак шушы торак пункт-тагы шартларга яраклашкан, уңайлыклары булырга, гомуми мәйданы буенча моңа кадәр булган торак мәйданынан ким булмаска, билгеләнгән таләпләргә туры килергә һәм шушы торак пункт чикләрендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев