Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәләле Фәгыйм Лутфрахмановның мактанырлыгы бар: үстергән бәрәңгеләренең авырлыгы килодан да артып китә!

Быел 77 яшьлек бабайларга уңыш елмая дип бу сүзне чын мәгънәсендә әйтергә мөмкин. Әле күптән түгел генә дәү гөмбәләре белән мактанырга Иван Иванович килгән булса, бу юлы аның яшьтәше Фагим ага Лутфрахманов килеп керде. Кулында зур бәрәңге. -Быел бәрәңге гаҗәп уңды, һуш китмәле, - ди ул шатланып. - Карагыз әле,...

Быел 77 яшьлек бабайларга уңыш елмая дип бу сүзне чын мәгънәсендә әйтергә мөмкин. Әле күптән түгел генә дәү гөмбәләре белән мактанырга Иван Иванович килгән булса, бу юлы аның яшьтәше Фагим ага Лутфрахманов килеп керде. Кулында зур бәрәңге.

-Быел бәрәңге гаҗәп уңды, һуш китмәле, - ди ул шатланып. - Карагыз әле, менә аның берсе: авырлыгы 1 кг 200 грамм. Мондыйны күргән юк иде әле. Барысы да шушының чамасы.

-Эче куыштыр моның ... - дигән җөмләне әйтә башлауга ук ул:

-Юк, юк, башкаларын ашап карадык, алай түгел, куыш булса, ул бу чаклы авыр да булмас иде, - дип җавап кайтарды.

Йорт яннарындагы 4 сутый бакчадан мул уңыш җыеп алганнар. Нинди сортлар утыртасыз дигәнгә дә ул гади генә итеп: ак, кызыл бәрәңге инде, гадәти юл белән утыртабыз, артык технологияләр кулланмыйбыз диде.

Фәгыйм ага Лутфрахмановка 77 яшь, ә хезмәт стажы - 64 ел(!). Ул 12 яшьтән үк эшли башлаган һәм бүгенге көнгә кадәр хезмәт сафында.

-Гомер буе экскаваторда эшләдем. Су керткән дәвердә райондагы күп авылларга траншеяны мин казыдым, - ди ул озын хезмәт юлы турында кыскача гына. Хәзер исә Себер якларына эшкә йөри икән. - Эштән туктармын инде, әби "җитәр" ди бит, югыйсә эшләр идем әле - ди ул янәшәсендә басып торган тормыш иптәше Нәкирә апага шаяртулы караш ташлап.

Фагим агага һич тә үз яшен бирмәссең, егетләр кебек әле ул. Эшчән кеше - имәндәй дип әйтүләре нәкъ менә шундый хезмәт сөюче кешеләр турында, күрәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев