Минзәлә
  • Рус Тат
  • Хезмәт юлың озын булсын

    Бүгенге заманда өлкән яшьтәге кеше дөньялыктан туйган, тормыштан арган, үз эченә бикләнгән пассив кеше түгел. Пенсионерларның бер өлеше әле дә кирәкле, әле дә сафта

    "Лаеклы ялда булып та, яңадан эшкә чыгуыгызга нәрсә этәргеч бирде?" - дигән сорауга пенсио­нерлар болай дип җаваплады:

    Любовь Анатольевна Тито­ва, халык мәгарифе отлич­нигы:

    - Яшем буенча мин 2001 елда лаеклы ялга чыгарга тиеш идем, чынлыкта исә бары тик 2008 елда гына авыл хуҗалыгы техникумыннан пенсиягә чык­тым (ул чагында шулай уйлаган идем). Өч ел сәламәтлегемне ныгыту өстендә эшләдем. Бу чорда педагогик эшчәнлектән аерылып тордым дип әйтү дөрес булмас, әлбәттә. Үземә мөрәҗәгать итүчеләрне - шәһәр урта мәктәпләрендә укучылар­ны - БДИга әзерләдем. Узган елның 1 сентябреннән тулы­сынча сәламәтләнеп, авыл хуҗалыгы техникумының агро­номия, автомеханика, бухгалтер белгечлекләрен үзләштерүче 1 нче курс студентларына рус теле һәм социаль психология фәннәрен укыта башладым. Өч ел өзеклектән соң эшкә чыгуымның сәбәбенә килгәндә, иң беренче чиратта укытучы­ларга мохтаҗлыкны атар идем: техникум җитәкчелеге ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, каршы килмәдем, бераз акча эшләү дә комачау итми, әлбәттә. Әмма монысы - тышкы сәбәпләр генә. Ә сәбәпләр тирәндәрәк: мин балачактан сүзнең тылсым­лы көченә гашыйк, күп укыдым, бүген дә укыйм. Сүзнең илаһи көчен, матурлыгын, барлык нечкәлекләрен бары тик уку барышында гына аңлыйсың. Укучыларда һәм студентлар­да мин һәрчак сүзгә сак караш тәрбияләргә тырыштым, аны сөйләмдә дөрес һәм грамота­лы итеп кулланырга өйрәттем. Чынбарлык исә тискәре мисал­лар белән тулы: яшьләребез сүгенә (өстәвенә кайчак кызлар егетләрне уздыра), сөйләмнәре чүп сүзләр белән тулы. Димәк, рус теле укытучысына һәрчак эш бар дигән сүз. Гәрчә бүгенге яшьләр аз укып, күп вакытла­рын интернетта утырсалар да (дәрестә күбесенчә үзеңә көч куярга туры килә бит), үзеңне кирәкле итеп тою, тормыш казанында, яшьләр арасын­да кайнау - болар барысы да күңелгә рәхәт. Эш бик җаваплы, чөнки 1 нче курс укучыларын имтиханга әзерлисе бар. Яшь буын белән аралашып, тор­мыш тәҗрибәмнең тәрбияви көчен дә эшкә җигәргә туры килә, ул миндә иҗади энергия белән берлектә яши әле. Эш миңа шатлык һәм канәгатьләнү хисләре китерә, шушы ва­кытны, яшемне аңлап яшәү мөмкинлеге бирә. Аннары кол­лектив та миңа бик якын, юга­рыда әйтелгәнчә, мин бит ла­еклы ялга да шуннан киттем.

    Татьяна Николаевна Коробо­ва, хезмәт ветераны:

    Реклама

    - Пенсия яшендә мин җиде ел эшләдем. Бу болай булды. Миңа 1 нче урта мәктәп укучы­сы булып саналучы Олеся Де­нисова белән шөгыльләнергә тәкъдим ясадылар. Ә дәресләр тернәкләндерү үзәгендә уза иде. Мин аның белән 1-4 сый­ныфлардагы барлык предмет­лар буенча да шөгыльләндем, бала мәктәп программасыннан калышмасын өчен, бишенче елда биология, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен дә укыт­тым. Ә инде 8-9 сыйныфларда ул үз яшьтәшләре белән бергә - 1 нче урта мәктәптә белем ала башлады. Бу сәләтле кыз­ны районда белмәгән кеше юк­тыр. Хәзер ул авыл хуҗалыгы техникумының 2 нче курсында уңышлы гына укый. Без аның белән әле дә аралашып тора­быз. Илья Иванов белән ике ел шөгыльләндем - 1-2 сыйныф- ларда аңа да барлык фәннәр буенча белем бирдем.

    Яңадан эшкә чыгуымның сәбәпләре күп. Беренчедән, кеше хәленә керү, кызгану хисе, икенчедән, үзеңне кирәкле итеп тою, иҗади мөмкинлекләрне сарыф итәсе килү теләге булу. Өченчедән, өйдә үзеңне япа- ялгыз итеп хис итәсең, ә биредә - һәрчак кеше арасында.

    Редакциядән. Югарыда сурәтләнгән бу ике педагог та берничә буын укытучылар династиясе вәкилләре.

    Республиканың агросәнәгать комплексына югары квалифика­цияле белгечләр әзерләүгә өлеш керткәне өчен Любовь Анато­льевна ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Сәләтле шәхес үзен һәркайда таныта шул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: