Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы ашлама

Тирес туфракның уңдырышлыгын арттыруда иң яхшы ашлама булып тора. Авыл хуҗалыгы культуралары үскән басуларда тирес туфракның уңыш белән чыккан туклыклы матдәләренең чыгуын киметә. ТР буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре үткәргән контроль-күзәтү чаралары һәм лаборатор тикшерүләр барышында терлекчелек һәм кошчылык предприятиеләренең туфракны органик калдыклар белән пычратуда потенциаль чыганак булып торуларына, тирестә, кош...

Тирес туфракның уңдырышлыгын арттыруда иң яхшы ашлама булып тора. Авыл хуҗалыгы культуралары үскән басуларда тирес туфракның уңыш белән чыккан туклыклы матдәләренең чыгуын киметә.

ТР буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре үткәргән контроль-күзәтү чаралары һәм лаборатор тикшерүләр барышында терлекчелек һәм кошчылык предприятиеләренең туфракны органик калдыклар белән пычратуда потенциаль чыганак булып торуларына, тирестә, кош тизәгендә булган авыру таратучыларның таралуына тап булалар. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы предприятиеләре терлекчелек фермалары төзегәндә күпме тирес һәм кош тизәге туплануын, аларны куллануны һәм утилизация юнәлешен исәпкә алырга тиешләр. Предприятиеләр тупланган тиресне һәм кош тизәген чыгару өчен тиешле күләмдә авыл хуҗалыгы басулары белән тәэмин ителергә тиешләр. Авыл хуҗалыгы басуларының мәйданы тирес һәм кош тизәген файдалану өчен предприятиеләрнең зурлыгына, тирестә һәм кош тизәгендәге туклыклы матдәләрнең күләменә, эшкәртелә торган культураларның төрләренә, туклыклы матдәләргә булган ихтыяҗларына, бу матдәләрнең авыл хуҗалыгыгы культуралары уңышы белән чыгарылуына, аларның туфракка кертелү срокларына һәм эшкәртелү алымнарына бәйле рәвештә исәпләнә. Файдаланырга әзерләнгән тирестә инвазион һәм инфекцион авыруларны таратучылар һәм чүп үләннәренең орлыклары булмаска тиеш Дуңгыз фермаларыннан һәм крестьян фермер хуҗалыкларыннан чыккан тирес калдыкларында әйләнә-тирәгә авыру таратучылар, чүп үләннәре орлыклары таралуын булдырмас өчен тирес башта өеп куелырга һәм 12 ай тотылырга, шул рәвешле кырларга тулысынча эшкәртелеп чыгарылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев