Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике йорт төзеләчәк

Шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендәге 4 нче комплексында менә бер ай инде төзүчеләр кайнаша: биредә, яъни 4/8Аһәм 4/8Бадреслары буенча өчәр катлы ике йорт төзеләчәк. Әлеге төзелешне ТРПрезиденты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияли, заказчысы - "СтройИнвестПро ектСтрой+"ҖЧҖ, подрядчысы -"Мензелинская ПМК"Мелиорация" ҖЧҖ.

Авария хәлендәге тулай торак­та яшәүчеләр өчен төзеләчәк йортның нигез чокыры казыл­ган. Хәзерге вакытта төзүчеләр теле белән әйтсәк, монолит­ный пояс эшләү өчен әзерлек бара, моның өчен төзелеш материаллары кайтарыла. Подрядчы оешма җитәкчесе Олег Ильин әйтүенчә, шушы көннәрдә йортның нигезен са­луга керешәчәкләр.

Ә менә социаль ипотека про­граммасы буенча салыначак (4/8Б йортында) йорт төзү учас­тогында эшләр кайнап тора. Хәзерге вакытта биредә унбиш кеше эшли. Төзүчеләр йортның нигезен салып, цоколь күтәрүне тәмамлап киләләр, монолитный пояс буенча эшләр төгәлләнеп килә.

Янәшәдәге су трассасыннан траншея казып йортка су кертү эшен дә башлап җибәргәннәр. Траншея казу эше экскаватор­чы Рөстәм Кирилловка тапшы­рылган.

Мастерлар Дмитрий Вышенс­кий, Евгений Петров төзелеш материаллары белән бернин­ди дә тоткарлык юк, барысы да кайтарып торыла, иртәдән кичкә кадәр берөзлексез эшли­без, дип җавап бирделәр.

-Әлеге 36шар фатирлы ике йорт та өчәр катлы, икешәр подъ­езддан торачак, һәрберсенең гомуми мәйданы 1510 кв.м., бер фатирның уртача мәйданы - 41 кв.м булачак. Социаль ипоте­ка буенча төзелә торган 4/8Б йортын быел декабрь аенда, икенчесен киләсе елда март аенда тапшыру планлашты­рыла, - диде безгә төзелеш барышына контрольлек итеп торучы оешманың баш инже­неры Рәҗәп Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев