Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиләк җыеп керем алып буламы?

6 сутый бакча: файдагамы, әллә артык мәшәкатьме? Чиләк-чиләк җиләк сатучы, бакча нигъмәтләре белән сәүдә итүчеләр белән аралашып, аларга шундый сораулар бирдек. Луиза Идиатуллина: -Җәй - җиләк вакыты. Шәһәр янындагы бакчамны ташламыйм әлегәчә, гәрчә башкалар ташлап бетерсә дә. Хәрәкәт булсын дип йөрүем. Бакчамда барлык җимеш агач-куаклары үсә, карлыганның гына да берничә...

6 сутый бакча: файдагамы, әллә артык мәшәкатьме? Чиләк-чиләк җиләк сатучы, бакча нигъмәтләре белән сәүдә итүчеләр белән аралашып, аларга шундый сораулар бирдек.

Луиза Идиатуллина:

-Җәй - җиләк вакыты. Шәһәр янындагы бакчамны ташламыйм әлегәчә, гәрчә башкалар ташлап бетерсә дә. Хәрәкәт булсын дип йөрүем. Бакчамда барлык җимеш агач-куаклары үсә, карлыганның гына да берничә төре бар. 4,5 сутый җиремә бәрәңге, кишер, чөгендер утыртам, фасоль үстерәм. Бакчага автобус йөртә, 13 сум түләп йөрибез. Кызганыч, үземә дип үстергән уңыштан кеше җыеп киткәннән соң вак-төяге генә кала. Зелпе куагыма кемдер ияләште, бер ел да җимешен җыя алганым юк. Керем юк, әмма матди ягыннан бигрәк күңел халәтем ул минем.

Роза Мочалова:

-Ирем белән икебез дә пенсиягә чыктык. Бик рәхәтләнеп җиләккә йөрибез. Балачакка кайткан кебек булдык. Элек әниләр бөтен урам халкын ияртеп китәләр иде. Җиләк җыюның рәхәтлеген сүз белән аңлатып бетерә торган түгел - чүгәләп тә, утырып та, ятып та җыйдык хуш исле җиләкләрне. Күпләр бу кәсептән керем ала, ә безгә бу күңел рәхәтлеге бирә. Табигать белән аралашудан шатлык, канәгатьлек табасың, күңел тынычлыгы кичерәсең, үзеңне ышанычлырак тоясың. Бакчабыз бар, яшелчә, җиләк-җимеш тә җитәрлек. Әле беренче тапкыр җиләк сатарга чыктым менә.

Нина Щербина:

-Пенсия кечкенә, аз булса да файда булыр дип чыгам базарга. Кызыл карлыган сатам, кыйммәт түгел, яратып алалар. Әле генә үзем үстергән кыярны килосын 40 сумнан сатып бетердем. Чәчәкләр сатыр чак җитә, күп итеп үстерәм мин аларны.

Тамара Нижурина:

- Иш янына куш булыр дип йөрүем. Пенсия акчасына гына карап торсаң, авырга туры килә. Җир җиләге җыйдык, аз булса да керем булсын дим. Чиләген 350 сумнан сатам, алдагы көннәрдә дә саттым. Яшь бәрәңге саттым, сарымсак алып чыктым бу юлы.

Нурия Гаптенурова:

-Бакчабызда виктория, .карлыган - җиләк-җимеш, яшелчә күп үстерәм. Оныкларыма ярдәм булсын дим, бабаем да булыша, мине китереп куя, алып китә. Җир җиләген дә җыйдык, Иске Маҗын ягында бик уңган. 1 литрлы 20 банка әзерләп куйдым. Карлыганым да бар, ныклап пешсен әле, аны да алып чыгармын.

Миңлекамал Давлетова:

-Кирәк-яракка акча кирәк, пенсиям 6 мең сум, җитенкерәми. Бакчамдагы викторияне 700-800 белән дә саттым, файдасы бар. Бакчамда кыяр, помидор, җиләк-җимеш күп үсә, эше дә күп, әлбәттә. Җир җиләге җыярга да өлгерәбез, биш литрлы чиләген 350 сумнан саттым. Бабаем вафатына бер ел булды, шул мәшәкатьләр белән йөрдек, кергән акчалар табын әзерләргә бик ярап куйды.

Күңел биреп башкарган хезмәт табыш китерми калмый. Базарда сату итүчеләрнең һәркайсы керем булсын, файдасын күрим дип тырыша бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X