“Ipad за подписку” конкурсында җиңүчеләр мәгълүм булды

"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте агымдагы елның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясе кысаларында әбүнәчеләр өчен "Ipad за подписку" дигән акция оештырган иде. Ул агымдагы елның 12 маеннан 30 июненә кадәр чорда күпләп газета-журналларга язылучылар арасында үткәрелде. Әлеге конкурста 120 әбүнәче катнашты. Шушы араларда конкурста җиңүчеләр мәгълүм булды. Иң зур бүләк -...
"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте агымдагы елның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясе кысаларында әбүнәчеләр өчен "Ipad за подписку" дигән акция оештырган иде. Ул агымдагы елның 12 маеннан 30 июненә кадәр чорда күпләп газета-журналларга язылучылар арасында үткәрелде.
Әлеге конкурста 120 әбүнәче катнашты. Шушы араларда конкурста җиңүчеләр мәгълүм булды. Иң зур бүләк - Apple iPad 4 Retina иясе кем соң? Ул Түбән Камадан Нурзия Мирзахова. Нурзия Рәшитовна 2483,22 сумлык газета-журналларга язылган. Конкурста катнашучыларның 50се кызыксындыру призларына ия булды, алар башкаларга караганда кимендә өч төрле матбугатка алданрак язылучылар. Шундый әбүнәчеләр арасында районыбызның Түбән Тәкермән авылыннан укытучы булып эшләүче Миләүшә Фәррахова да бар. Миләүшә 1110 сумлык газета-журналларга язылган. Җиңүчебезгә кызыксындыру призы шушы көннәрдә булып үткән авыл җыенында, барлык авылдашлары каршында тапшырылды.
Миләүшә конкурс хакында район газетасыннан укып белгән, "Гаилә һәм мәктәп" журналының тышлыгында да күргән.
-Мин болай да вакытлы матбугатка күп язылам, ләкин конкурс тагын да ымсындырды, бәлки Ipad отармын дип өметләндем. Бу яртыеллыкта 7 төрле матбугатка язылдым. Кызларым кечкенәләр әле, Зөлфиягә 8 яшь, Сәриягә 4 яшь, шуңа күрә аларга дип тә, эшемдә кулланырга дип тә балалар өчен журналлар алдырам. Гаиләбез белән "Гаилә һәм мәктәп", "Тылсымлы куллар", "Непоседа", "Тридевятое царство", "1000 советов" журналларын, "Көмеш кыңгырау", "Акчарлак", "Ирек мәйданы" кебек газеталар укыйбыз. Иң беренче "Минзәлә" газетасына язылып куям. Ирем Алмаз да, кайнанам Зөлхидә дә көтеп алабыз газета-җурналларны. Дөресен әйткәндә, өебездә бер Ipad бар иде инде, конкурста җиңсәм, анысын мәктәптә кулланырмын дип уйлаган идем. Шуңа күрә конкурс нәтиҗәләрен көтеп тордым, гел җиңеп чыгармын кебек тоелды. Конкурс оештырылса, тагын катнашырга исәбем бар. Китаплар өчен дә, редакция биргән "ТАТМЕДИА" логотибы төшерелгән сувенир кружка һәм үзебезнең район турындагы китаплар өчен дә бик зур рәхмәт!
Фәрүсә Юмаева, Югары Тәкермән почта бүлекчәсе начальнигы:
Миләүшә Фәррахова Түбән Тәкермән авылында яши, Югары Тәкермән төп гомуми белем бирү мәктәбендә 17 ел башлангыч сыйныфларны укыта. Ул авылдагы иң актив әбүнәчеләребезнең берсе.
САН
Югары Тәкермән авыл җирлегендә 370 хуҗалыкта 900гә якын кеше яши. Бу яртыеллыкта тәкермәнлеләр 733 данә газета-журналларга язылган (план үтәлеше 106 процент). "Минзәлә" газетасын 68 гаилә алдыра. Безнең уйлавыбызча, азрак!
Рәсем астына: "ТАТМЕДИА" ААҖ бүләкләре өчен Миләүшә Фәррахованың сөенече эченә сыймады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 гыйнвар 2021 - 14:58М-7 юлында зур бөке хасил булды Бүген иртән иртәнге 9лар тирәсендә Мәскәү-Уфа юлының 1103 километрында йөк автомобильләре һәм җиңел автомашиналар катнашында юл транспорт һәлакәте булды.00
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Бикбау авылында бер ир-ат янып үлде 14 гыйнвар көне кичке 7 сәгать тирәсендә Бикбау авылында янгын чыкты.00
-
14 гыйнвар 2021 - 14:15"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының яңа елдагы беренче саны иртәгә чыга! 5 биттә - укучыларыбыз өчен эксклюзив бүләк - яңа 2021 елга календарь!00
-
9 гыйнвар 2021 - 10:58Татарча дөрес сөйләшергә өйрәнәбез Кышкы спорт төрләренең берсе булган чаңгы спорты турында язганда матбугатта ике төрле сүзтезмәне кулланалар икән: чаңгыда шуу һәм чаңгы шуу. Әле ярый "чаңгы белән шуу" түгел инде. Икесе дә дөрес сыман тоелган вариантларның кайсы татар теле кагыйдәләренә туры килә соң?00
-
8 гыйнвар 2021 - 05:00Хокук, әхлак кысаларыннан чыкмау үзебездән башлана Бервакыт берәүдән кызык та, кызганыч та сүз ишетергә туры килде берәүдән: “Нужәли шул хәтле төрмәгә утырасы килә аларның – инде ничәсен тоттылар, ә алар һаман алалар, үзләштерәләр”.00
-
8 гыйнвар 2021 - 04:45Лупповның әзер күлмәкләр кибете урнашкан бина Кибет бинасы 19 гасыр ахырында төзелгән. Шәһәрнең иң матур биналарының берсе. Әлеге архитектура һәйкәле - классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә.00
-
8 гыйнвар 2021 - 03:17Бер ел буена чир тагып җәфаладылар... Сүзем белер-белмәс көе иремә корнавирус чирен тагучылар турында булыр...00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:50Сез кышкылыкка нәрсәләр әзерлисез? Әлеге сорау белән без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:24Акча күктән яумый. Моның өчен тырышырга һәм... сабыр булырга кирәк Уңайлы урында, шәһәр үзәгендә урнашкан «Минзәлә-информ» филиалы бинасын берничә эшмәкәр арендалый. Алар төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баралар. Бу юлы без шәхси эшмәкәр Марат Җәләловның «Online» реклама остаханәсе эшчәнлегенә тукталдык. Быел остаханә үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтә.00
-
5 гыйнвар 2021 - 06:14“Әйдәгез дус яшик” Бездә эшенә карата түбән хезмәт хакы түләнгән өч әһәмиятле һөнәр бар. Ул – кешеләргә хезмәт күрсәтүче, шул ук вакытта кадерсез – укытучы, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре. Эшләү өчен бу һөнәрләр өчен аерым белем кирәк.00
-
4 гыйнвар 2021 - 21:05Минзәләдә балаларның кышкы каникуллары күңелле уза Минзәлә елгасының яр буенда район мәдәният йортының иҗат коллективы “Күңелле каникуллар” дигән музыкаль күңел ачу чарасы үткәрде.00
-
3 гыйнвар 2021 - 08:46Аппарат куйгач аны карап та торырга кирәктер Шәһәребез кибетләре яннарына су ала торган аппаратлар урнаштырдылар.00
-
24 декабрь 2020 - 09:00Тәкермәндә Яңа елга әзерлек бара
-
11 ноябрь 2020 - 16:51Хәерле кич. Рүзилә Гатауллина сүзләре, Альберт Латыпов көе, җырлый Наталья Чепкасова
-
20 гыйнвар 2021 - 10:17Минзәләдә минималь хезмәт хакы 15400 сумга җиттеЯңалык бюджеттан тыш сектор оешмаларына кагыла00
-
19 гыйнвар 2021 - 18:11Минзәләнең иң билгеле абыстайларының берсен соңгы юлга озаттыларКәндидә Хәбибуллинага быел 95 яшь туласы иде00
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)91600
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64116500
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.78700
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.93500
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.123700
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064112100
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.317400
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.306700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика