Иркәнәшлеләр игелекләр кылып яшиләр

Иркәнәш мәхәлләсендә быелгы Рамазан аеның һәр көне бәйрәм кебек үтте. Мәчеттә һәркөн фарыз, вәҗип, сөннәт һәм таравих намазлары укылды. Авыз ачу мәҗлесләре үткәрелде. Аеруча 23 нче июль көнендә, мең айдан да кадерле булган кадер киче мәҗлесе, мәчет тулы мөселманнар катнашы белән үтте. Укытучы Вәсимә Гәрәева ярдәме белән укучы балалар ата-аналарына,...
Иркәнәш мәхәлләсендә быелгы Рамазан аеның һәр көне бәйрәм кебек үтте.
Мәчеттә һәркөн фарыз, вәҗип, сөннәт һәм таравих намазлары укылды. Авыз ачу мәҗлесләре үткәрелде. Аеруча 23 нче июль көнендә, мең айдан да кадерле булган кадер киче мәҗлесе, мәчет тулы мөселманнар катнашы белән үтте. Укытучы Вәсимә Гәрәева ярдәме белән укучы балалар ата-аналарына, әби-бабаларына ислам диненең нигезләрен, Аллаһ Тәгалә, фәрештәләр, пәйгамбәрләр каршындагы бурычларын аңлаттылар. Намаз уку, ураза тоту кебек гыйбадәтләрнең әһәмиятен шигъри юллар белән төшендерделәр. Район күләмендә оештырылган дини олимпиадада җиңүче булган Алинә Галимова белән Ләйсирә Мингазовага район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәтнең бүләге - кесә телефоны тапшырылды.
Рамазан ае төгәлләнгәч, мәчеткә барып җәмәгать белән Гает намазы уку бик кадерле мизгел. Бу көнне иртәнге 6 тулганчы мәчет халык белән тулды, алар арасында өлкән буын гына түгел, яшьләр дә, яшүсмерләр дә бар иде. Намаз имам-хатыйп Рәис Кәбировның вәгазе белән башланды. Котлау сүзләре белән авыл ветераннар советы рәисе, депутаты Ягъфәр Хафизов чыгыш ясады. Ул мөфти Камил хәзрәтнең, район башлыгы Айдар Салаховның һәм район мөхтәҗсибе Җәүдәт хәзрәтнең котлауларын укыды. Ике рәкагать бәйрәм намазы укылды. Хөтбә сөйләгәннән соң мәхәллә әгъзалары Зөфәр Газизов, Рәзиф Салахов коръән сурәләреннән аятьләр укыдылар. Имам Рәис Кәбиров Рмазан аенда зәкять, гошер, фитр, нәфел садакалары бирүчеләрне исемләп атап чыкты, теләкләр теләде.
Намаз төгәлләнгәч, мәчеттә әзерләнгән бәйрәм ашы үткәрелде. Бәйрәм ашы үткәрүгә Рәзиф Салахов бер баш сарык, депутат Рәис Кашапов 2 мең сум, Фәйрүзә Фазлиева, Мирфаяз Мирзаянов, Рәмилә Галиева, Ягъфәр Хафизов 500әр сум акча, Шакуровлар гаиләсе 3 кг бал биргәннәр иде, башкалар да буш кул белән килмәделәр. Бәйрәм табынына Диләрә Зарипова, Гөлнара һәм Айсылу Кәбировалар, Элина Салахова бик тәмле аш-су әерләделәр.
Ашка дога кылганнан соң намазда катнашкан бар халык Иркәнәш зиаратына юл алды. Анда Имәнле авылына нигез салынганнан алып 1949 елга кадәр җирләнгән, әмма су басу зонасына эләгү сәбәпле, 1970 елда сөякләрен казып алып, Иркәнәш зиаратына күмелгән каберлекләр бар. Шушы каберлеккә рәшәткә һәм таш кую булды. Бу эшләр Рафаяз Каюмов тәкъдиме белән башланды, аның теләге тормышка ашты. Әлеге рәшәткәне авылыбыз кияве Мәгъсүм Фәттахов ясатырга вәгъдә иткән иде, ул сүзендә торды. Истәлек ташын ясатуны Илгиз Каюмов башкарды. Рәшәткәне көйләү, урнаштыру эшләрендә Илгиз Шакуров, Рәзиф Салахов, Кәшби Рафиков, Камил Миңнеханов, Гаяз Галимов һ.б.лар катнаштылар. Истәлек ташы куйганда Имәнле авылында туып үскән, бүгенге көндә Минзләдә яшәүче остабикә Кәнделҗинан Хәбибуллина бу каберлектә кемнәрнең җәсәде барлыгын аңлатты, авыл имамы Рәис Кәбиров киләчәк буынга вәсиятнәмәне укып чыкты һәм аны шешә эченә салып, таш астына урнаштырды. Аннан коръән укып, кабер ияләренә дога кылынды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 17:23“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2022 ел, 12 август саны анонсы Эт чемпион булырмы, әллә сукбаймы – барысы да аның хуҗасыннан тора. Токымлы этләр асраучылар турында газетаның 4 битендә укыгыз.24500
-
7 август 2022 - 09:13"Самолёт бозлана башлады": Минзәлә районында туып-үскән Рамил Гаязов күктә очканда килеп чыккан иң штаттан тыш хәл турында сөйләде Якташыбыз Рамил Гаязов - Яр Чаллы шәһәренең "Свободное небо" дельтаклубы җитәкчесе турында, 2022 елның 5 августында чыккан "Минзәлә"- "Мензеля" газетасында укыгыз.33500
-
5 август 2022 - 10:10"Минзәлә"- "Мензеля" газетасының 2022 елның 5 августы саны анонсы Үз практикасында Минзәлә район үзәк хастаханәсе хирургларына төрле очраклар белән очрашырга туры килә. Аларның уникаль операцияләре турында 1-2 биттә укыгыз.42400
-
28 июль 2022 - 16:24"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 29 июль 2022 ел саны анонсы Быел “Минзәлә” газетасының 105 еллыгын бәйрәм итәбез. Шул ук вакытта якташ һәвәскәр тарихчыбыз Геннадий Семенов газета чыга башлау 1887 елга барып тоташа дип фаразлый. Бу хакта 5 биттә укыгыз.42700
-
26 июль 2022 - 15:13Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.36700
-
25 июль 2022 - 16:14“Заиковский” хуҗалыгы тагы бер тракторга баеды “Заиковский” хуҗалыгы ел саен авыл хуҗалыгы техникаларын яңартып тора.49101
-
22 июль 2022 - 10:32"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 22 июль 2022 ел саны анонсы Район башкарма комитеты үзмәшгульләр һәм кече, урта бизнес вәкилләре белән нинди эшчәнлек алып бара? Бу хакта 1 биттә укыгыз.43500
-
14 июль 2022 - 15:32“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы 15 июль 2022 ел саны анонсы Түбән Юшады авылында зурлап Ивану (Иван Купала) бәйрәме үткәрелде. Бу хакта 1 нче биттә укыгыз.51800
-
7 июль 2022 - 15:31“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 8 июль, 2022 ел саны анонсы Николаевка авыл җирлегендә 145 буйдак. "Бәлки, аларга кәләшләре шәһәре Ивановога барырга кирәктер", дигән сорауны бирә мәкаләнең авторы Дилфас Галиев. Бу хакта – 8 биттә укыгыз.54000
-
6 июль 2022 - 14:35Менә ичмасам җиләге дә җиләге! Гөлсинә һәм Сәгыйрь Билаловлар көн саен үз участогыннан 75-80 граммлык җиләк җыялар.59000
-
6 июль 2022 - 08:16Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк. Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.46400
-
13 август 2022 - 20:19Әтрәкле авылында Фаттаховлар шәҗәрәсенә багышланган очрашу.
-
11 август 2022 - 19:15"Август" компаниясенең Минзәлә ОСП бүлекчәсендә августа һәр көн алтын бәясендә
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
12 июль 2022 - 10:19
-
15 август 2022 - 16:19Минзәлә районы комбайнчыларының 15 август, 2022 датасына эш күрсәткечләреФотода "Мензелинские зори" агрофирмасының "Кадрәк" җитештерү комплексы комбайнчысы Марсель Миннемухаметов10400
-
15 август 2022 - 15:54Минзәлә районында уракның 45 проценты тәмамРайон авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы19782гектарда игеннәр суктырылган8500
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә82000
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)169900
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64238800
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.153500
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.171400
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.227300
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064222200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика