Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иртәгә 16 май көнне изге Рамазан ае һәм Ураза башлана

Голәмәләр шурасының фәтвасы нигезендә 15 май көнне – беренче тәравих, 16 сы исә, беренче Рамазан. 15 июнь – Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме.

Фитыр сәдакасе узган елдагыча – 100 сум. Фидия – 200 сум, зәкятнең нисабы – 210 мең сум (бу алтын белән хисаплаганда, көмеш белән хисаплаганда 18 мең сум). Кемнең елга бер тапкыр да кулланышта булмый торган 210 меңлек акчасы, товары һ.б.сы бар икән, бу кеше зәкят бирергә тиеш, ул бай хисаплана, аның фитыр сәдакасы - 600 сум.

Быел Казанда Ифтар ашы ике көн рәттән булачак. 26 май көнне авыз ачарга ир-егетләр җыелса, 27 май кичендә ифтар мәҗлесенә гүзәл затларны көтеп калалар.

15,16,17 июнь – Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев