Ишегалдын иң яхшы бизәгән өчен акчалата бүләк
Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ» агентлыгы кыш көне ишегалдын иң яхшы бизәү буенча «Ә безнең ишегалдында — 2025» бәйгесен игълан итте.
Конкурска гаризалар 18 гыйнварга кадәр кабул ителә. Бәйгедә шәхси йортларда яшәүчеләр дә, күп фатирлы йортларда торучылар да катнаша ала.
Моның өчен Яңа елга бизәлгән үзегезнең ишегалдын фотога яки видеога төшерергә һәм зур булмаган аңлатма язарга кирәк.
Фото яки видеоны ВКонтакте социаль челтәрендәге битегезгә #аунасводворе2025 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Бәйгедә катнашу өчен кулланучының профиле ачык булырга тиеш.
2025 елның 19нчы гыйнварыннан башлап 29 гыйнварга кадәр «Татар-информ» сайты һәм Telegram-каналында иң үзенчәлекле итеп бизәлгән ишегалды өчен тавыш бирергә мөмкин.
Нәтиҗәләр 5нче февральдә игълан ителә. Иң күп тавыш җыйган өч катнашучы җиңүче була. Аларга акчалата бүләк тапшырыла.
Искәртеп узабыз, Татарстанда территорияләрне бизәү буенча конкурс республика Иҗтимагый палатасы химаясендә һәм «Татар-информ» агентлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев