Исерек машина йөртүчеләр хакында аноним рәвештә телеграм ботка хәбәр җибәрергә мөмкин
Шулай ук 8(85555) 3-29-85 телефоны аша Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча дежур частенә дә хәбәр итәргә була
Моның өчен телеграмдагы “Госавтоинспекция Мензелинского района” каналына язылырга кирәк.
Минзәлә районында агымдагы елның 7 аенда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 кеше зыян күргән. Исерек машина йөртүчеләр катнашында була торган юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан телеграм канал булдырылды. Анда аноним рәвештә хәбәр җибәрү өчен бот ссылкасы күрсәтелгән. Әлеге бот мәгълүматны ЮХИДИ хезмәткәрләренә җибәрәчәк.
Шулай ук 8(85555) 3-29-85 телефоны аша Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча дежур частенә дә хәбәр итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев