Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исерекләргә юлда урын юк

Автойөртүчеләрне ачыклау максатыннан махсус рейдлар безнең районда да уза. Шуларның берсендә без, "Татмедиа" ААҖнең "Минзәлә"ММҮ филиалы хезмәткәрләре дә, катнаштык. Ай саен безнең юлларда дистәләгән кеше юл-транспорт һәлакәтендә үлә. Нигездә, кеше гомерен өзүче һәлакәтләрнең күпчелеге транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү аркасында килеп чыга. Шул сәбәпле ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле...

Автойөртүчеләрне ачыклау максатыннан махсус рейдлар безнең районда да уза. Шуларның берсендә без, "Татмедиа" ААҖнең "Минзәлә"ММҮ филиалы хезмәткәрләре дә, катнаштык.

Ай саен безнең юлларда дистәләгән кеше юл-транспорт һәлакәтендә үлә. Нигездә, кеше гомерен өзүче һәлакәтләрнең күпчелеге транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү аркасында килеп чыга. Шул сәбәпле ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле рейдлар, тикшерүләр үткәрү ешайды. "2014 елның беренче 13 көнендә без 14 аек булмаган машина йөртүчене тоткарладык. Аларның транспортлары штрафстоянкага куелды, айнык булмаган йөртүчеләрнең үзләренә протокол төзелде. Әлеге кагыйдәне бозучыларга карата 1,6-2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган, шулай ук аларга 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килер", - дип хәбәр итә юл хәрәкәтенең иминлеген саклауны пропагандалау буенча инспектор Наил Ибрагимов. Әлбәттә, инспекторлар йөртүчеләрнең салмышлыгын гына тикшерми. Инспекторлар, нигездә, каешларын каптырмаган яки балаларны махсус креслосыз йөрткән шоферларны җаваплылыкка тарта. Тикшерүләр барышында халыкның мондый чараларга мөнәсәбәтен дә сораштырдык. -Бүгенге көндә руль артында алкоголь куллану зур җинаять дип уйлыйм, чөнки син үз гомереңне генә түгел, юлдагы башка кешеләрне дә куркынычсызлык астына куясың. Агым бик интенсив хәзер, әле аек килеш тә каушап калырга мөмкин, уйланып та китәргә ярамый. Юлда бик сак булырга, кагыйдәләрне бозмаска кирәк. Мондый рейдларны ешрак үткәрергә кирәк, - дип уртаклашты фикере белән машина йөртүче Илшат Мәүҗиев. Сан: Статистик мәгълүматлар буенча 2013 елда безнең районда исерек хәлдә машина йөртүчеләр тәгәрмәченнән 11 кеше җәрәһәтләнгән, 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев