Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Иркәнәш авылы фельдшерлары зарын кем тыңлар?

Иске Иркәнәш авылы фельдшер акушерлык пункты авыл клубы бинасының бер бүлмәсенә урнашкан. Биредә яз-көз, җәй айларында яңгыр яуганда түшәмнән су үтә. Яңгыр яуган вакытта фельдшерлар бүлмәләргә савыт-саба куеп торалар. Түшәмнән су үткәч түшәмнең акшарлары купшакланып беткән. Аларның икенче катында авыл җирлеге урнашкан иде. Аларда түбәдән су үтү сәбәпле башка бүлмәгә...

Иске Иркәнәш авылы фельдшер акушерлык пункты авыл клубы бинасының бер бүлмәсенә урнашкан.

Биредә яз-көз, җәй айларында яңгыр яуганда түшәмнән су үтә. Яңгыр яуган вакытта фельдшерлар бүлмәләргә савыт-саба куеп торалар. Түшәмнән су үткәч түшәмнең акшарлары купшакланып беткән. Аларның икенче катында авыл җирлеге урнашкан иде. Аларда түбәдән су үтү сәбәпле башка бүлмәгә күчтеләр.

Бүлмәләр кысан, җылылык юк дәрәҗәсендә, килгән авыл кешеләре салкын коридорда көтеп торалар. Гомумән алганда, монда фельдшерларга эшләү һәм авыруларга хезмәт күрсәтү өчен шартлар юк. Шулай булса да авыл фельдшерлары авылдашларына хезмәт күрсәтә. Иске Иркәнәш авылында 115 йорт бар, аларда 240 кеше яши, шуларның 108е өлкән яшьтәгеләр. Ә Яңа Иркәнәш авылында 34 кеше гомер кичерә, җәй көне бу авылда да "дачник"лар күбәя. Иске Иркәнәштә мәктәпкәчә яшьтәге балалар-12 бала бар, башлангыч мәктәптә -8 бала укый, Татар Мөшегесенә укырга 12 бала йөри. Әлеге мәсьәлә буенча Район ветераннар советы җитәкчесе Заһир Зыятдинов Иске Иркәнәш авылында булып кайтты һәм булышырга вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X