Минзәлә
  • Рус Тат
  • Исламда террорга урын юк

    Терроризм - ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр зарар күрер. Максаты - кешеләрне үтереп һәм имгәтеп, җәмгыять эчендә курку тудыру, һәм бу газап һәм куркуны кулланып, төрле вәхши сәяси максатларга ирешү. Бу көнгә кадәр төрле идеологияләр терроризмны кулланганнар: Франсуз инкыйлабын тормышка ашырган Якобинчылар меңнәрчә кешене гильотина аша...

    Терроризм - ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр зарар күрер. Максаты - кешеләрне үтереп һәм имгәтеп, җәмгыять эчендә курку тудыру, һәм бу газап һәм куркуны кулланып, төрле вәхши сәяси максатларга ирешү.

    Бу көнгә кадәр төрле идеологияләр терроризмны кулланганнар:

    Франсуз инкыйлабын тормышка ашырган Якобинчылар меңнәрчә кешене гильотина аша үткәреп "Бөек террор чоры" белән терроризм төшенчәсен иң беренче буларак кулландылар.

    Америкада барлыкка килгән кавемче Ку Клукс Клан оешмасы 1870ләрдән алып бик күп гаепсез кешене бары тик кара тәнле булганнары өчен мәрхәмәтсез рәвештә газаплады һәм үтерде.

    Кавемче террор 1930ларда фашист Алманиясында дәүләт сәясәте хәленә килде. Фашистлар үзләренә каршы булган һәркемгә карата канлы террор алымнарын кулланды.

    Италияда Кызыл Бригадалар, Алманияда Кызыл Гаскәр төркеме күп тапкырлар шартлауларны, кораллы һөҗүмнәрне һәм җинаятьләрне тормышка ашырды. Испанияда уртага чыккан ЭТА оешмасы, яки Төркиядә барлыкка килгән һәм 30 мең кешене рәхимсез рәвештә үтергән ПКК һәм бүлүче террорист оешмаларның иң канлылары...

    Ләкин, соңгы елларда Дөнья күләмендә башка террор турында сүз йөртелә ки, бу бөтенләй ялгыш бер төшенчә.

    Бу төшенчәнең исеме "Ислам терроры"...

    Бу төшенчә ялгыш, чөнки Исламда террорга урын юк.

    Аллаһ Коръәндә бөтен мөселманнарга Дөньяга тынычлык, хозур һәм кардәшлек китерүләрен әмер иткән.

    Ислам әхлагы террорның чыганагы түгел, чишелешедер.

    Хөрмәтле Аднан Октар Голландия газетасына биргән репортажында бу теманы шулай ачыклады:

    Исламда катылык юк, басым юктыр. Шайтаннан Аллаһка сыенамын, ачык аять бар. Бу Аллаһның хөкемедер, диндә көчләү юк. Исламияттә шәфкать һәм мәрхәмәт тә иң югары дәрәҗәдә. Мәсәлән, Исламда җинаять эшләгән берәр кешенең, берәр кеше үтерүченең җәзасы - үлем, ләкин карагыз, соңрак килүче аятьтә Аллаһ Тәгалә: "гафу итсәгез сезнең өчен тагын да хәерлерәк", - дип әйтә. Ягъни бу хәлдә бер мөселманның тагын да хәерлесе булган килеш, хәере аз булган нәрсәне эшләве мөмкин түгел. Хәерлерәген сайлар. Шулай итеп, җинаять эшләүче кешене дә хәтта гафу итәр. Мондый диндә ничек җәберләү була алсын? Гафу итүчәнлеге бу кадәр югары булган, бу кадәр мәрхәмәткә таянган диндә җәберләү ничек булсын?

    Мөселманнарга башка дин әһелләренә карата да гүзәл әхлак күрсәтү, аларның да яхшылыгы өчен тырышу җаваплылыгы йөкләнгән.

    Мөселманнарга бер Коръән аятендә, куылган шайтаннан Аллаһка сыенамын:

    "Сез кешеләр өчен чыгарылган хәерле бер өммәтсез. Яхшылыкны әмер итәр, начарлыктан тыяр һәм Аллаһка иман итәрсез..." (Али-Гыймран сүрәсе, 110)- диелә.

    Бер башка аятьтә исә, Аллаһ мөселманнарга үзләренә начарлык эшләгәннәргә дә хәтта яхшылык белән каршылык бирүләрен әмер итә, куылган шайтаннан Аллаһка сыенамын:

    "Яхшылык белән начарлык тигез булмас. Син иң гүзәл рәвештә начарлыкны ерагайт, ул вакыт күрерсең ки, синең белән дошман булган кеше, әйтерсең лә якын дус булган." (Фуссиләт сүрәсе, 44)

    Җир йөзендә кан түгү, сугыш һәм фетнә чыгару - Аллаһ ләгънәтләгән бөек гөнаһлардан.

    Нәтиҗәсе: Бер Коръән аятендә Аллаһ бу гөнаһларны эшләүче кешеләр хакында шулай боера, куылган шайтаннан Аллаһка сыенамын:

    "Ләкин кешеләргә золым иткән һәм җир йөзендә көчләү һәм хаксызлыкта булганнар өчен җәзалы юл бар. Менә алар өчен рәнҗетүче бер газап бар." (Шура сүрәсе, 42)

    Гаепсез кешеләрне үтерү Исламга күрә иң бөек җинаятьләрдән берсе. Шулай ки, бер аятьтә болай боерыла, куылган шайтаннан Аллаһка сыенамын:

    "Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кебек булыр..." (Маидә сүрәсе, 32)

    Гаепсез кешеләр тормышына Коръәндә бирелгән бу әһәмият Пәйгамбәребез (с.г.в.) дәвереннән башлап бөтен Ислам тарихы буенча күзәтелде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) гаепсез кешеләрне гел саклап килде һәм моңа игътибар итте. Һичбер вакыт үз-үзләрен саклау сугышларыннан тыш сугыш башламады. Бу сугышларда исә гаепсез кешеләргә тимәскә, һичбер җирне харап итмәскә, чиркәү һәм синагогаларга ихтирам күрсәтергә дип гаскәр башлыкларына әмер итә иде. Бу гаделлек һәм татулык бөтен Ислам тарихы буенча күрелде. Аурупа дәүләтләрендә татулык һәм хозурны таба алмаган христиан һәм яһудиләр моны Ислам җирлекләрендә тапты.

    Шулай итеп, Ислам тынычлык һәм хозур дине. Бөтен кешеләргә яхшылык һәм гаделлек белән мөгамәлә итү һәм җир йөзендә фетнәгә каршы көрәшү - мөселманның вазыйфасы.

    Бу фетнәләрнең башында дәверебезнең иң бөек золымнарыннан саналган терроризм урын ала.

    Терроризм һичбер гаебе булмаган кешеләрне максат буларак алыр...

    Кечкенә балаларны рәхимсез рәвештә үтерер...

    Кайберләрен үксез һәм ятим калдырыр...

    Шәһәрләрне җимерер...

    Гаиләләрне бетерер...

    Миллионнарча кешене газап эчендә буар...

    Терроризм кайвакыт христианнарга, кайвакыт мөселманнарга, кайвакыт та яһудиләргә һөҗүм итәр..

    Өстәвенә, кайбер террористлар эшләгән җинаятьләрен сүздә дин өчен дип тормышка ашырып, күп кенә кешенең дингә карашын начарлаштырырга тырышырлар.

    Коръәнне, Тәүратны һәм Инҗилне укучы кешеләрнең ихласлы, җитди һәм кешелекне яратучы, Аллаһтан куркучы һәм Аллаһны сөюче булулары бик әһәмиятле. Шулай булганнарында, Аллаһны яратучы кешеләр булганында, Аллаһтан курыккан кешеләр булганында бик гүзәл, камил нәтиҗәгә ирешелер. Ягъни, бу Инҗилне сәер рәвештә юрап, тарихта бик күп кеше үтерелгән. Тәре сәфәрләре корылган. Миллионнарча кешене үтергәннәр. Инҗилне яңлыш юрау нәтиҗәсендә яһудиләр дә шулай Тәүратны яңлыш юрап, ун меңнәрчә, йөз меңнәрчә кешеләрне үтергәннәр, һәм олы геноцид ясаганнар. Ягъни бу вакыйгалар ул китапны укучы кешенең башында акылы булмаганлыгы белән бәйле. Югыйсә, ни Тәүратта да, ни Инҗилдә дә, ни Коръәндә дә золым әмер ителмәс. Кешеләргә тынычлык, кардәшлек һәм ярату әмер ителер.

    Диндә исә бөтенләй террорга урын юк. Бер Коръән аятендә белдерелгәнчә, куылган шайтаннан Аллаһка сыенамын:

    "Аллаһ золым итүчеләрне яратмас" (Али-Гыймран, 140)

    Бер башка аятьтә исә, террорны кулланучылардан, ягъни җир йөзендә фетнә чыгаручылардан шулай әйтелер, куылган шайтаннан Аллаһка сыенамын:

    "...җир йөзендә фетнә чыгаручылар, ләгънәт нәкъ алар өчен, һәм яман йорт булган Җәһәннәм дә алар өчен" (Рәгыд сүрәсе, 25).

    Нәтиҗәдә: Бу сәбәптән, бөтен хакыйки мөселманнар террорга каршы көрәшергә тиеш. Бөтен дөньяга ишеттерергә һәм күрсәтергә тиешләр ки:

    Ислам тынычлык һәм мәрхәмәт дине, һәм Ислам террорны ләгънәтләр!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: