Юрий Исламов кыйбласына тугры калды
Хезмәт юлын гади терлекчедән башлап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигына чаклы күтәрелеп, районыбызның мәртәбәле, республикабызның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Юрий Исламов 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп уза.
Юрий Исламовның хезмәт юлы туган ягында дуңгызлар тәрбияләүдән башлана. Өч ел шушы дуңгызчылыкта эшләгәннән соң ул Минзәлә автомәктәбендә шоферлыкка укый, аннары аны Совет Армиясе сафларына алалар. Хезмәт итеп кайтканнан соң туган ягына кайтып ГАЗ-51 автомашинасында хуҗалыкка кирәк булган йөкләр ташый, ерак юлларга йөри. 1978 елда Казан шәһәрендәге ветеринария институтына көндезге бүлеккә укырга керә,1983 елдан 30 лет Победы" колхозында баш ветеринария табибы булып эшли башлый.
1986 елны ул эшләгән колхозны икегә бүләләр һәм ир-атның оештыру сәләтен күреп «Марс» колхозына рәис итеп куялар. каушап калмыйча, җиң сызганып эшкә тотына. Мөшегедә һәм Калтакта матди базаны киңәйтү, иң мөһиме-кешеләр күңеленә юл табуны максат итеп куя. Беренче эшләгән аенда ук Мөшеге һәм Калтак машина трактор паркларында ташландык гаражларны җылытудан башлый. Ул үз хуҗалыгында булган кече авыл Филимоновкага игътибар бирә, биредә ике фин йорты сатып алып, клуб сала. Авылда ике өй сатып алып башлангыч мәктәп һәм медпункт булдыруга ирешә.
Юрий Мусаевич Рус Мөшегесе, Филимоновка авылларына юл күтәртә, Татар Мөшегесе, Калтак авылы урамнары яхшылап күтәртелеп ком җәелә. Мөшегедә, Калтакта терлек торакларын капиталь ремонтларттыра, яңарта, тимер улаклар куела. 1987 елда гына да хуҗалыкта өч җәйге лагерь төзелгән. Ул вакытта Калтакта җәйге лагерьда сыерларны кул белән сауган булганнар, Калтакта сыерлар саны 100 баш булган булса, 1988 ел азагына сыерлар саны 300 башка җиткән. Мөшегедә ындыр табагында өсте ябулы ток төзелеп бетеп асфальтланган,30 тонналы үлчәгеч сафка баскан. Ак он тарттыра торган тегермәнне кире торгызган.
1987 елда Мөшегедә моңарчы күрелмәгән рекордлы уңыш алына, бер гектардан 24 центнер уңыш чыга, ашлык тапшыру йөкләмәсен күпкә арттырып үти. Мөшегенең 50 гектарлы бер арпа басуы 51 центнер уңыш бирә. Район игенчеләре шул басуда биш мәртәбә семинар уздыралар. Юрий Мусаевич кешеләргә ярдәм итеп, эшне оештыра белүе, кирәк чакта ярдәм кулы сузуы белән абруй казанды. Ниһаять кешеләр аңа ышанды.
Юрий Мусаевич үз кыйбласына тугры калып, җирне нәтиҗәле файдалануны, күбрәк ашлык, ит, сөт җитештерүне, авыл халкының мәнфәгатен кайгыртып, социаль-көнкүреш проблемаларны хәл итүне һәрвакыт алга куеп эшли. Шулай яхшы гына эш күрсәткән кеше бөтен кешегә дә ярап бетә алмый,көнләшүчеләр дә күп була. Юрий Мусаевич эшен калдырып, производствога якын буларак туган ягында баш зоотехник булып эшләүне якын күрә. Хуҗалыкта нәсел эше белән шөгыльләнә, читтән кайткан таналар белән нәтиҗәле эш алып бара, терлекчеләр белән берлектә таналардан 26 литр сөт алуга ирештеләр. Юрий Мусаевичның эшләгән эшләрен күреп, ул чактагы район башлыгы Мәхмүт Фаттахов 2001 елның 1 сентябрендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә баш зоотехник итеп эшкә билгели. Биредә дә эшен күрсәтә блде. Ул баш зоотехник булып эшләгән елларда колхоз-совхозлар бөлгенлеккә төшкән булалар. Бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкларны эре инвесторлар үз карамагына алалар.2006 елның 1 октябрендә Юрийны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальнигы итеп билгелиләр. Район 2008-2009 елларда ашлыкның тулай җыемы буенча республикада беренче бишлеккә керә.
Карап торуга Юрий Мусаевич бик тыныч холыклы, басынкы кеше сыман, рәхәтләнеп аралаша, тик торганда бәхәскә дә керми. Ә менә хуҗалык итүдә берәр яңалык турында белсә, аны тормышка ашыру, эштә куллануга кертү өчен теләсә нинди дәрәҗәле кешеләр белән бәхәскә керә, акыллы нәтиҗә ясый белә иде. Юрий Исламов-алга карап эшли белүче җитәкче булды. Ул иң элек, һәр эшнең, һәр кыласы гамәленең ничек буласын уйлап фикер йөртүчән.
Юрий Мусаевичның башкарган эшләре, үрнәк итеп куярдай кылган гамәлләре байтак. Шуңа да фидакарь хезмәте өчен ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия авыл хуҗалыгы, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының,район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, «Казанның 1000 еллыгы» медале, «Авыл хуҗалыгын исәпкә алганда фидакарь хезмәте өчен» медале бирелде.
Гаиләсендә дә бәхетле, сокланырлык Юрий Муса улының. Тормыш иптәше ягыннан теләктәшлек, бер-берсен аңламаса, яхшы тыл булмаса, ул бу эшләрдә нәтиҗәле хезмәт күрсәтә алмаган булыр иде,шуның өчен дә ул Гөлзаһидәгә бик рәхмәтле. Җәмәгате Гөлзаһидә ханым аның ышанычлы таянычы, киңәшчесе. 44 ел бергә, аны һәр адымда аңлап гомер иткән тормыш иптәше Гөлзаһидә белән ике бала үстереп, югары белем алырга ярдәм иттеләр. Улы Рөстәм әтисе гомерен багышлаган хезмәтен дәвам итә. «Август-Минзәлә» ҖЧҖне җитәкли, гаиләле.
Рөстәм Исламов («Август-Минзәлә» ҖЧҖ җитәкчесе):
— «Кечкенә чакта әти-әнигә гел булышып үстем. Әти-әни фермада эшләгәндә алар янына бара идем. Ул эшләгән ферманың , колхозның ни белән шөгыльләнгәнен күреп үстем һәм әтинең һөнәрен сайлап ялгышмадым. Әти күрсәткән юлдан тайпылмыйча баруыма бер дә үкенмим. Әти әйтә иде, авыл хуҗалыгында технологияләр елдан-ел зур үсеш алачак. Бу тармакка әле белгечләр бик күп кирәк булачак» —дигән сүзләре дөреслеккә чыкты. Башта зоотехник, аннары «Органик групп» ҖЧҖнең Байлар бүлекчәсен җитәкләдем һәм менә «Август-Мөслим» компаниясе оешкач Мензелинское ОСПсында урынбасар, җитәкче булып эшләдем. Хәзер дә әти белән киңәшләшеп эшлим. Улым Сәйдәш гимназиядә белем ала. Үскәч авыл хуҗалыгында эшләргә уйлап тора. Ә кызым Лилия төзүче булырга хыяллана. Улы әтисе, бабасы юлыннан китте, династия дәвам итә. Оныклар да авыл хуҗалыгында эшләмәс дип кем әйтә ала?! Рөстәм максатчан, төпле фикерле һәм гаилә җанлы булуы белән аерылып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев