Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Иван хуҗалыкны төптән җигелеп тарта

«Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы механизаторы гомеренең 40 елдан артыгын игенче һөнәренә багышлаган.

Агрофирма механизаторлары коллективында, нигездә, практик тәҗрибәләләре зур булган һәм эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кешеләр хезмәт куя. Шуларның берсе-Иван Урошников, быел аңа 63 яшь тула. Иван Урошниковка карата хуҗалыкны төптән җигелеп тарта дигән сүзне еш кулланалар. 

Чыннан да, бар эшне дә булдыра торганнардан ул. Язгы һәм көзге кыр эшләре чорында да хуҗалыкта аңа тиңнәр юк. Иң мөһиме, үзенә йөкләнгән һәр эшне ул югары сыйфат белән башкарырга гадәтләнгән. Иңендә 44 еллык тәҗрибәсе булган механизатор ал-ял белми эшли. 

Ул Николаевка авылында туып үскән, җирле мәктәптә белем алган, шунда механизатор һөнәрен үзләштергән. Иванның әтисе Николай, әнисе совхозда төрле эшләрдә эшли. Иван кечкенә чакта аларга булыша , үсә төшкәч Николаевкада 8 сыйныфны төгәлләгәч Минзәлә шәһәрендәге СПТУ-52 дә электр һәм газ белән эретеп ябыштыру белгечлеге алып чыга. Аннары Минзәлә автомәктәбендә шоферлыкка укыгач Ямашев исемендәге совхозда ГАЗ-53 автомашинасын йөртә. Армия сафларында Польшада хезмәт итеп кайтканнан соң туган авылыннан аерылмый. Төрле маркадагы тракторларда эшли. 

— 1979 елдан, тракторчы таныклыгы алгач, белгечлек буенча эшли башладым, — дип сөйли алдынгы механизатор. —Һәм үзем өчен башка һөнәрне күз алдына да китерә алмыйм. — Узган ел безгә яңа универсаль йөк төягеч кайтты. Җитәкчелекнең аны миңа ышанып тапшыруына мин бик шат, техника яхшы, җайлы, кешеләр өчен, уңайлы эш өчен эшләнгән. 

Аның хезмәт биографиясе кыска: авылда трактор йөртә, Совхозда механизатор булып эшли, совхоз таркалгач, яңа оешкан «Мензелинские зори» агрофирмасына күчә. Техниканың төрле маркаларында, төрле эшләрне башкарырга туры килә аңа. Шикәр чөгендере алу вакытында автомашиналарга чөгендер төйи, җәй көне амбардагы ашлыкны автомашиналарга төяп озата. Хәзерге вакытта «Мониту» төягечендә хуҗалыкка кайткан минераль ашламаны бушату белән мәшгүль.

Тырыш хезмәтләре өчен аңа Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы бердә тикмәгә генә бирелмәгәндер шул. Әле аның өстенә район башлыгы биргән Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазъләре дә бихисап.

Күп еллар дәвамында хуҗалыкта кыр эшләре батыры буларак, макталган тракторчыны авылда хөрмәт итәләр. Ул тракторны, агрегатларны карап, саклап эшләтә. Хуҗалык җитәкчеләре яңа төягечне аңа тапшырып ялгышмаганнар. Хезмәттәшләре һәм белгечләрдән Иван Урошников турында уңай фикерләр генә ишетергә мөмкин.

Гаиләсе дә эшчән, тәртипле аның. Иван Николаевич эштә генә түгел гаиләдә дә үрнәк әти, тормыш иптәше Валентина белән балалар үстереп олы тормыш юлына озаттылар. 

Алар үз хуҗалыгында ике бозау, тавыклар асрый. Бакчасында төрле яшелчәләр үстерә. Алдынгы механизатор район газетасын күп еллардан бирле алдыра. Аның яраткан шөгыле детективлар, романнарны да яратып укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев