Минзәлә
  • Рус Тат
  • Изгелек нуры чәчүче

    Кеше табигате белән шулай яратылган: гомере буе җиһанга, йолдызларга тартыла, илаһи мизгелләрендә күңеле белән галәм киңлекләрен коча. Талант ияләрен, кумирларыбызны да без, күк йөзендә балкыган йолдызларга тиңлибез, аларга тартылабыз, табынабыз. Шушы рәвешле күп вакыт үзенең саф күңелле, шәфкать тулы йөрәге, мөкатдәс эшләре белән янәшәбездәге балкыган җирдәге "йолдызларга" тиешле игътибар биреп...

    Ә андыйлар байтак. Түбәндә сүз шундый олы йөрәкле асыл затларның берсе хакында.

    Дистә елдан артык бер бүлмәдә кара-каршы утырып бергә эшләгән хезмәттәшең хакында га­ять күп язарга да, бөтен­ләй эндәшми калырга да мөмкин. Ничек утырасың бит. Һәр мәсьәләдә уртак тел табып, киңәшләшеп эшләргә дә, хезмәттәшең­нең чырае баш күтәргән саен күзгә чалынмасын өчен аркага арка куеп уты­рырга да була.

    22 майда үзенең күркәм го­мер бәйрәмен билгеләгән хезмәттәшебез, "Мин­зәлә" район газетасының баш редактор урынбаса­ры Асия Минзакир кызы Авзалова белән, йөз яше­рерлек гамәлләребез бул­мады, газета йөген уртак арбага җигелеп тартабыз.

    Асия ханым Аксубай районының Иске Кыязлы авылында крестьян га­иләсендә дөньяга килә. Биш бала арасында тәр­бияләнгән кыз күмәк га­илә хәстәрлекләрен үз иңнәрендә күтәрешеп, яшьтән хезмәткә өйрәнеп үсә. Әти-әнисе балала­рын да тормышта һәрчак кешелекле, миһербанлы, өлкәннәргә игътибарлы, кечеләргә кечелекле бу­лырга өйрәтә. Кызганычка каршы, әтисе Минзакир гына Асиягә 10 яшь тулган чакта гүр иясе була. Дөнья йөген әнисе, абыйлары, апалары һәм Асиягә тар­тып барырга туры килә. Ул чакта әнисенә биргән 2 гектар чөгендер җирен эшләү дә Асия җилкәсенә төшә. Чөгендер дигәннән моннан 20 еллар элек без­нең коллективка да район хуҗалыкларыннан чөген­дер җире бүлеп бирәләр иде. Бездә һәр кешегә 4-5 шәр рәт чөгендер тия иде. Аны җәй көне эшкәр­теп, көзен ала идек. Шул чөгендер алган мәлдә мәрхүм Миргасим абый, кара-кара бәләкәй генә Асия үзе чөгендер ара­сыннан күренми дә, чөген­дер чаклы гына булса да әллә кая ыргытып бәреп, безне әллә кая калдырып киткән, дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора.

    Асия 1979 елны урта мәк­тәпне тәмамлагач ике ел КамАЗның агрегатлар заводында эшләп ала, аннары Казан дәүләт уни­верситетының журналис­тика факультетына укыр­га керә һәм аны уңышлы гына тәмамлап "Минзәлә" район газетасына юллама буенча эшкә килә. Укыган вакытта телерадио үзәктә эшләгәнлектән аны ра­диоинформация бүлеге мөдире итеп билгеләп тә куя ул чактагы редактор Мөҗип Хәбриев. Шулай итеп Асия районда радио тыңлаучыларга төрле мәгълүматлар җиткерә, күренекле кешеләр белән әңгәмә оештыра, кыскасы татар теленең тәмен бе­леп, бөтен нечкәлекләрен тоеп, бөртекләп, җентек­ләп сөйли. Аннары аның тырышлыгын, булдыклы­лыгын искә алып соци­аль мәсьәләләр буенча, партия бүлеге мөдире, ре­дактор урынбасары итеп күчерә мөхәррир. Берара җаваплы сәркатип булып та эшләп ала. Аның соци­аль өлкәдә, авыл җирле­генә кагылышлы пробле­малы мәкаләләре дә игъ­тибарга лаек. Яшь журна­листларга менә кемнең мәкаләләреннән өйрә­нергә кирәк! Гаять катла­улы темаларга да үтемле, киң катлам укучыга аңла­ешлы итеп яза, мәсьәлә­не тулылыгы белән ачып сала. Объективлык, тирән аналитика, чын хакый­кать, тормышчанлык аның язмаларының асылын би­лгели. Асия Авзалова җан­лы мәкаләләр иҗат итә. Ихтимал, бу аның кызык­сынучан характерыннан, аралашучан, һәркем өчен ачык һәм киң күңелле бу­луыннан киләдер. Берәр авылга барса, аннан әллә нинди мәгълүматлар туп­лап, кайнап иҗат ителгән мәкалә яза, максатына ирешә, проблеманың асы­лына төшә. Асия ханым бүгенгәчә журналистның төп принцибына - объ­ективлыкка, чынбарлык хакыйкатькә һәм тел саф­лыгына тугры булып кала. Тел дигәннән әле бит ул мишәр кызы, мишәрләр­не тикмәгә генә татарның каймагы димиләр бит.

    Реклама

    Югыйсә, хезмәт юлын­да журналистны, аның карашларын үзгәртергә теләүчеләр аз булмый. Асиянең принципиальле­ге, гаделлеге һәм яхшы мәгънәдә кирелеге аерым оешма җитәкчеләренә тыныч шартларда үзләре­нең закон кысаларына сыймаган эш-гамәлләрен тормышка ашырырга ко­мачаулый. Туры сүзле журналистканы "ипкә ки­терергә" тырышулар да, кисәтүләр дә була. Әмма Асия ханым сынмый, сыг­ылмый, үзе булып кала. Һәм шушы рәвешле чи­рек гасыр дәвамында "Минзәлә" газетасының үз хәбәрчесе сыйфатында гаделлек һәм рухи-әхла­кый кыйммәтләр сагында тора.

    Редакциядә күп еллар эшләү дәверендә ул рес­публика күләмендә дә аб­руйлы журналистларның берсе булып танылды. ХIII журналистика конкурсы­ның "Бәллүр каләм"ендә Диплом һәм ноутбук белән бүләкләнде. Аннан башка министрлыкның, районның Мактау грамо­таларына, дипломнарга, рәхмәт хатларына ия ул.

    Асия Минзакир кызы ал­дынгы хезмәттәш булу белән бергә гаиләдә сөек­ле тормыш иптәше, кай­гыртучан ана да. Җәмә­гате Марат белән ике кыз үстерәләр, төпле тәрбия бирәләр.

    Авзаловлар тирә-юньдә­геләр өчен дә тату гаилә үрнәге булып тора. Биа­насы Әлфия ханым һәм биатасы Аркадий Алек­сеевич белән Асия ха­ным арасындагы ихлас, ихтирамлы һәм шәфкать тулы мөнәсәбәтләргә со­кланмаган кеше юк. Әти һәм әни белән кыз кебек, бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер-берсенә яр­дәмләшеп, хөрмәт күрсә­теп яши алар.

    Асия ханымга алдагы чорда да бик озак еллар "Минзәлә" газетасын төп­тән җигелеп тартырга, иң катлаулы темаларны да җиңел генә каләм очына алып, ару-талу белми ру­хиятебезне алга әйдәп барырга язсын. Алдагы көннәрдә дә шат яшәргә, күтәренке рухта калырга, тормыш сынауларына би­решмичә яшәргә язсын

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: