Минзәлә
  • Рус Тат
  • Изгелекнең савабын алыр

    Узган елгы Рамазан ае да безнең Дусай Кичү авыл халкының күңелендә матур тәэсирләр калдырган иде. Шуны истә тотып, авылдашларыбызга бездән дә бер бәйрәм күчтәнәче булсын дип, авылга кайтып мәчеттә Ифтар мәҗлесе үткәреп килдек.

    Биредә безне ачык йөз белән Зәйнәп Васил кызы Ситдикова каршы алды, аның янәшәсендә авылыбызың яшүсмер кызларын күрү безне бик шатландырды. Шушы кыз­лар белән бергәләшеп табын хәстәрен күргән арада мәчет яңалыклары турында да сөйләшеп алдык. Узган елдагы­ча быел да биредә һәр көнне ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килә икән. Аны гадәттәгечә Гер­мес Фәсхетдин улы (мәчетне торгызуда баш­лап йөрүчеләрнең бер­се) башлап җибәргән. Авылдашларыбыз Хәсән абый белән Кәримә апа Латыйповлар, Юсия апа Хафизованың уллары Ай­дар белән Илдар түшкәсе белән итен китерсәләр, акчалата өлеш кер- түчеләр дә байтак булган. Үзләре мәчеткә килеп, мәҗлесне тулысы белән үз өсләренә алучылар быел тагы да арта төшкән. Ураза ахырына якынлаш­канда, аерым көннәргә сыешмагач, икешәр- өчәр гаилә берләшеп тә үткәрүчеләр булган. Быел Мәлкән авылыннан килеп, Минзәлә, Чаллыдан кай­тып мәҗлес үткәрүчеләр дә күбәйгән.

    Көн дә ифтар мәҗлесләре үткәрелү белән бергә, Рамазан аенда мәчетне торгызу эшләренең дә ак­тивлашып китүе сизелә. Әле шушы көннәрдә генә мәчет территориясен бик матур профнастилдан әйләндереп алганнар. Коймага материал алырга шушы авыл кешеләре ак­чалата саллы гына өлеш керткәннәр, күршедәге Яңа һәм Иске Мәлкән авылы кешеләреннән дә акча җыеп башкарганнар аны. Төзелеш материал­ларын Чаллыдан кайта­ру чыгымнарын Рифкать Әхмәтшин үз өстенә ал­ган. Бик тиз арада, 3 көн эчендә, Мөдәрис Ахунов белән Зөфәр Гыймади­ев мәчет территория­сен шушы профнастил белән әйләндереп тә ал­ганнар. Бу эштә Рамил Шәйхетдинов та үзеннән зур өлеш керткән.

    Ифтарда авылның имам- хатыйбы Әзһәр хәзрәт Коръән сүрәләрен укы­ды, шушы изге айда мөмкин кадәр күбрәк изгелекләр кылырга өндәде: "Изгелеккә ча­кыручы да шул изгелек­не эшләүченең савабын алыр", - диде ул пәй- гамбәребез Мөхәммәт Мостафа салаллаһу гәләйһи вәсәлләмнең сүзләре белән. Мәчеткә җыелган халыкка шак­тый ук үтемле вәгазь сөйләнде, сораулар­га җаваплар бирелде. Вәгазьнең асылы Рамазан аеның барлыкка килүенә, бу фарыз гамәлнең фазыйләтләренә багыш­ланган иде. Берәүнең: «Ифтарга ураза тотмаган кешегә дә барырга ярый­мы?» - дигән соравына Әзһәр хәзрәт: «Ураза тот­маган кеше булса да, ул чакырган кешегә, ифтарга хөрмәт йөзеннән авыз ачу мәҗлесенә килергә тиеш. Ул анда Коръән сүзләрен ишетеп, вәгазьләнеп китәр. Бәлки ул кеше иф­тарга килеп, оялып, иртәгә ураза тота башлар»,-дип җавап бирде. Инде Ура­за ае тәмамланып килсә дә, гошер, зәкят, фитыр, фидия сәдакаларына да аңлатмалар бирел­де. Бу сәдакаларны яр­лыларга, белем алучы шәкертләргә, кыскасы, мохтаҗларга бирергә кирәклеген тагын күңелләребезгә беркетеп куйдык. Азан әйтелеп, ахшам намазы укылгач, сый-нигъмәтләрдән авыз ачылды, аннары ястү, тәравих, витр намазлары укылды.

    Ифтар мәҗлесен үткәрергә кайткач, биредә үткәрелгән һәрбер мәҗлесне әзерләшеп, аннары савыт-сабаны да җыештырып йөрүче җитез, остарып беткән кызларны күреп хәйран калдык. Шушы мәҗлескә өлеш кертүләренә үзләре дә сөенә-сөенә йөри тор­ган Алия белән Гөлия Гай­синаларга, Айгөл белән Эльвира Салиховалар, Алина Смирнова, Гүзәлия З а һ и д у л л и н а л а р г а , кибеттән ризык, ко­лонкадан су ташып то­ручы егетләр Булат Заһидуллин, Адель Смирновка, Ильмир Аль­мухамметовка һ.б.ларга Аллаһның рәхмәтләре яусын, үз изгелекләре үзләренә әйләнеп кайт­сын!

    Әйе, ифтар мәҗлесләре - дингә тартылуның бер ча­расы. Шушында вәгазьләр сөйләнелә, Коръән укы­ла, догалар кылына. Иң мөһиме - тоткан уразалар, Рамазан аенда теләгән теләкләребез кабул бул­сын иде, дип без кайтыр юлга чыктык.

    Мин ифтардан соң Әзһәр хәзрәт белән кыскача гына гәпләшеп алдым. Шунысы сөенечле, мәчеткә электр кертүгә ирешелгән. "Әле мәчетебездә эшләр би­хисап әле. Иң беренчесе - мәчет бинасын сайдинг белән тышлау. Моның өчен материалы да кай­тарылган инде, осталар табып эшләтү өчен та­гын беркадәре чыгымнар таләп ителә... Аннары газ, су кертү мәсьәләсен хәл итәсе бар. Янкорманы эшләтеп чыгу, территори­яне төзекләндерү, агач­лар утырту уйлары белән яшибез", диде ул. Булыр, эшләнер алары да, күп эшләр башкарылган, бергәләп тотынганда кал­ган эшләр дә тәмамланыр.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: