Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайгы чит була алмый

Васильевлар гаиләсендә зур кайгы. Бу хәлнең тулы трагизмын сүз белән генә аңлату мөмкин түгел, чөнки 33 яшьлек шундый яшь кешенең - дүрт кечкенә бала анасының үлемен кабул итү мөмкин түгел. Ирексездән ничек шундый хәл була алды да, ничек Аллаһы Тәгалә күзен йомып, шушындый гаделсезлеккә юл куйды икән дип уйлыйсың. Коточкыч...

Васильевлар гаиләсендә зур кайгы. Бу хәлнең тулы трагизмын сүз белән генә аңлату мөмкин түгел, чөнки 33 яшьлек шундый яшь кешенең - дүрт кечкенә бала анасының үлемен кабул итү мөмкин түгел.

Ирексездән ничек шундый хәл була алды да, ничек Аллаһы Тәгалә күзен йомып, шушындый гаделсезлеккә юл куйды икән дип уйлыйсың. Коточкыч зур кайгы, бөтен район борчыла, бу гаиләнең кайгысын уртаклаша. Лилия Васильеваны мин күптәннән беләм, шунлыктан бигрәк тә бу кайгы мине битараф калдыра алмады. Кулыма каләм алып, редакциягә хат юлларга мине бөтенләй башка вәзгыять, төгәлрәк әйткәндә, бу үлем турындагы күпсанлы имеш-мимешләр, гайбәтләр мәҗбүр итте. Интернетта халык ни тели, шуны яза, гайбәт тарата, бу вакыйгага үзләренә ни ошый, шуны өсти. Шундый фикер туа, болар үзләре операция бүлмәсендә булган да, нәрсә булганын күреп торган диярсең. Минем аларга:"Кешеләр, сез ни кыласыз!" дип әйтәсем, юк, әйтәсем түгел, кычкырасым килә. Акылыгызга килегез, беркем өстеннән дә хөкемдар булмагыз! Мондый саташуны ишетәсе дә, укыйсы да килми. Берни аңламаган, гап-гади кешеләр бу вакыйганы телдән-телгә сөйләп, һәркайсы ни дип булса да үзеннән өстәгән. Болай да чыгырыннан чыккан халыкны шулай тынгысызларга ярыймыни! Вәзгыятькә профессионаллар ачыклык кертсен, моның өчен медицина экспертлары, бәйсез экспертлар бар. Үлемнең сәбәбе турында нәтиҗәне ачулы халык төркеме түгел, бары тик компетентлы кешеләр генә ачыклый ала. Тормыш ул - бик кадерле, гади нәрсә түгел. Без барыбыз да көндәлек мәшәкатьләр, проблемалар белән яшибез. Алла сакласын, берәр җиребез авыртып китсә, без кая чабабыз? Шул ук хастаханәгә, бүген өстенә пычрак аткан дәвалану урынына киләбез. Табибларга чабабыз, елыйбыз, ялварабыз, өметләнәбез, ак халатлы коткаручыларга барабыз. Уйлап карагыз, шундый авырулар күпме арабызда! Эшләре җиңелме аларның, шундый хезмәт өчен күп акча алалармы? Мәкаләмне укып, медикларны яклый бу дип уйламагыз. Мин гаделлек яклы. Гаепле икән, җәзасын да алырлар. Табиблар бернинди чара күрми басып торганнардыр дип уйламыйм. Иманым камил, булдыра алганча коткарырга тырышканнар. Үземә дә унөч ел элек шушы бала тудыру йортында эшләргә туры килде, операция залында да эшләдем. Ни дип әйтим соң, бүгенге көндә хастханәдә эшләүчеләрнең күбесе күңел кушуы буенча эшли, кеше сәламәтлеге сагында тора. Аз хезмәт хакына бары тик фанатиклар гына эшли ала. Үзем дә өч бала анасы, төпчек улым шул ук кесарев кисеме аша Мәдинә Габделхаевна ярдәме белән дөньяга килде (ә бит мин дә яшь түгел), ул - яхшы квалификацияле табиб. Ә хирургларны әйтәсеңме, шул исәптән баш табиб Павел Стоногин да - барысы да тәҗрибәле белгечләр. Күпме кеше аларга рәхмәтле. Ягез, һәркайсыбыз үз эшебез белән шөгыльләник. Кем әйткәндәй, кем нәрсәгә укыган. Медикларны "пресслау"дан туктыйк, тикшерү органнары шөгыльләнсен. Әле менә күршем керде дә: "Син нәрсә, акылыңнан яздыңмы, әллә халыкка каршымы син?" - ди. Кешенең гаебе ачыкланмыйча торып, аны гаепле дип булмый, гаепсезлек хакында презумпция бар, ниһаять. Ягез, бергәләшик тә, зур кайгы кичергән бу гаиләгә ярдәм итик. Бушка сүз сөйләгәнче, монысы яхшырак булыр. Аз сөйләп, күп эшләргә, конкрет гамәлләр кылырга кирәк. Бу вакыйгага нокта куярга иртә әле. Максатым, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, шул ук интернеттан файдалана белмәүчеләр өчен мәсәлән. Табиб этикасы дигән төшенчәне аңлап, вәзгыятькә комментарий бирмәүче теге якны да ишетегез. Җәмгыятебезне томаналыктан, ялганнан, имеш-мимешләрдән арындырырга кирәк. Гаделлек телисез икән, арттан йодрык күрсәтеп, башкаларга пычрак атып, астыртын рәвештә түгел, аңа законлы юл белән ирешергә кирәк. Әйе, җәмгыятебез авыру һәм надан. Бунтарьлык рухы халык аңын томалый. Нәрсә телисез сез, кешеләр? Бәлки революция, гражданнар сугышы кирәктер сезгә? Яптылар ди бала тудыру йортын, я булмаса, Минзәләдә бөтенләй хастаханә булмасын ди. Шуннан кемгә файда? Никадәр халык Чаллыга йөрерме? Ә авыру кисәк башлана, тормыш куркыныч астында, санаулы минутлардан кешенең үлеп китүе бар... Кешеләр, сез үзегез һәрчак гаделме, намуслымы, шуны уйлап карагыз әле. Мәкаләмне ошатмаучылар да табылыр, әлбәттә. Миңа инде "син кем яклы", дип әйтүчеләр табылды. Алга таба интернетта үз исемемә пычрак сүзләр укыячакмын. Мин изгелек һәм дөреслек яклы. Дөньябыз талаш, гауга белән тулы, әмма анда миһербанлыкка, яратуга да урын бар. Изге кыйммәтләр турында онытмагыз, кешеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев