Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайнар нокталарда хезмәт итүчеләрне искә алалар

Әфганстанда-75, Чечняда-168, Таҗикстанда-12, Грузиядә-8, Көньяк Осетия Һәм Төньяк Осетиядә 3әр хәрби бурычын үтәгән райондашыбызны 14 февраль көнне иртәнге сәгать 8 дә шәһәребезнең хәрби комиссариаты янында көтәләр. Кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр Иркәнәш авылында Әфганчы ветераннар һәйкәленә, Воровский авылында җирләнгән әфганчы Дамир Латыйпов, Иске Маҗын авылында җирләнгән әфганчы Александр Кириков каберенә чәчәкләр...

Әфганстанда-75, Чечняда-168, Таҗикстанда-12, Грузиядә-8, Көньяк Осетия Һәм Төньяк Осетиядә 3әр хәрби бурычын үтәгән райондашыбызны 14 февраль көнне иртәнге сәгать 8 дә шәһәребезнең хәрби комиссариаты янында көтәләр.

Кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр Иркәнәш авылында Әфганчы ветераннар һәйкәленә, Воровский авылында җирләнгән әфганчы Дамир Латыйпов, Иске Маҗын авылында җирләнгән әфганчы Александр Кириков каберенә чәчәкләр салып искә алачаклар. Аннары Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында әфганчыларның һәрберсенә юбилей медальләре тапшыру тантанасы булачак. Шунда ук алар үзләре борчыган сорауларга район хастаханәсе, Пенсия фонды, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, хәрби комиссариат, район хакимияте вәкилләреннән җавап алачак. Алар алдында район үзешчәннәре, Алабуга шәһәреннән килгән "Шурави" ансамбле дә чыгыш ясаячак. Соңыннан шәһәребезнең Ленин исемендәге паркында мемориалга чәчәкләр салачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев