Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайсын сайларга – акчамы, дарумы

Ташламалы категория гражданнарны федераль бюджеттан сәламәтлек торышын көйләүдә зарури булган дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан бирле гамәлдә. Ташламалардан файдаланучылар һәр елны 1 октябрьгә кадәр гариза нигезендә үз фикерләрен белдерергә тиешләр. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукына ия гражданнарның программада катнашуларын, аларның санын билгеләгәннән соң, 2015 елның 1 гыйнварыннан ташламадан...

Ташламалы категория гражданнарны федераль бюджеттан сәламәтлек торышын көйләүдә зарури булган дарулар белән тәэмин итү программасы 2005 елдан бирле гамәлдә. Ташламалардан файдаланучылар һәр елны 1 октябрьгә кадәр гариза нигезендә үз фикерләрен белдерергә тиешләр.

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукына ия гражданнарның программада катнашуларын, аларның санын билгеләгәннән соң, 2015 елның 1 гыйнварыннан ташламадан файдаланучының айлык норматив суммасы 707 сум итеп билгеләнде.

Мәгълүматларга күз салсак, 10 ел дәвамында Татарстанда яшәүчеләрнең гомер озынлыгы 4 елга диярлек арткан. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында моны бушлай дарулардан файдалану мөмкинлеге барлыкка килүгә дә бәйләп карыйлар. Хирурглар ярдәме белән генә дәвалану очраклары елдан-ел кими, ә дарулар белән дәваларга кирәкле булган авырулар саны, киресенчә, арта гына бара.

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану яки компенсация алу - һәр авыруның үз эше. Программадан файдалану өчен 1 октябрьгә кадәр гариза язу кирәк, моның белән РФ Пенсия фонды шөгыльләнә. Әгәр дә авыру бу көнгә кадәр ташламалы дарулардан файдалана икән, аның шушы хокукы киләчәктә дә сакланып кала. Моңа кадәр компенсация алып, быелдан ташламалы дарулар алырга теләүчеләр гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.

aktanysh-rt.ru сайтыннан алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев