Казан журналистлары Минзәләдә кунакта
“Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары вәкилләре Минзәлә педагоглары белән очраштылар.
Журнал вәкилләренең Минзәлә белән танышулары район мәктәпләренең директорлары һәм алдынгы укытучылары белән очрашудан башланды. Очрашу район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин катнашында Минзәлә гимназиясендә узды.
Педагоглар журналларның балаларны тәрбияләү һәм укыту процессында нинди роль уйнавы белән уртаклаштылар, редакция оештырган бәйгеләрдә актив катнашып алган тәэсирләре турында сөйләделәр.
Журналистлар бүгенге көндә 260 бала тәрбияләнүче “Шатлык” балалар бакчасында да булдылар. Минзәлә гимназиясе (235 бала белем ала) укытучылары белән танышып, җанлы әңгәмә куерттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев