Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда WorldSkills Russia 2014 дип аталган эшмәкәрлек идеяләренең һөнәри чемпионаты узды

Һөнәрләр һәм эшмәкәрлек идеяләре буенча милли чемпионат - үз хезмәт юлларын, карьераларын һәм эшмәкәрлек тормышларын башлап җибәрүче амбициоз яшьләр өчен үзара ярышыр, аралашыр һәм бер-береңә ярдәм итү өчен яңа платформа булып тора. Республиканың һәр районы күргәзмәдә катнашты. "Казан ярминкәсе" территориясендә йортлар төзелде, балчыктан савыт-саба ясадылар, тимерчеләр үз хезмәтләрен күрсәттеләр, итек...

Һөнәрләр һәм эшмәкәрлек идеяләре буенча милли чемпионат - үз хезмәт юлларын, карьераларын һәм эшмәкәрлек тормышларын башлап җибәрүче амбициоз яшьләр өчен үзара ярышыр, аралашыр һәм бер-береңә ярдәм итү өчен яңа платформа булып тора.
Республиканың һәр районы күргәзмәдә катнашты. "Казан ярминкәсе" территориясендә йортлар төзелде, балчыктан савыт-саба ясадылар, тимерчеләр үз хезмәтләрен күрсәттеләр, итек бастылар, тал чыбыгыннан йорт җиһазлары үрделәр. Безнең районнан Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Ольга Гыйләҗетдинова һәм бар кешегә дә билгеле алтын куллы остабыз Ринат Нәҗмиев катнашты.
Алар командировкага китәчәкләрен белү белән тиз арада җыендылар һәм юлга чыктылар. Аларның хезмәтләрен белгечләр: художниклар, дизайнерлар, чемпионатны оештыручылар югары бәяләделәр. Ольга Гыйләҗетдинованың балчыктан ясалган сыбызгылары, лампалары, уенчыклары экспертларны, дәрәҗәле кунакларны, катнашучыларны битараф калдырмады.
Минзәлә районы - талантлы кешеләр шәһәре. Күпләр тал чыбык, тукыма, агач, балчык белән эш итәләр. Бәйлиләр, тегәләр...
Балалар иҗат йортының ике генә педагогының эше буенча безнең район хакында тулы күзаллау тудырып булмый.
19-20 май көннәрендә күргәзмә павильонына Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм чит илдә дә танылу тапкан "Мебелев" фирмасының карават-машиналары куелды. Кунаклар кечкенә генә шәһәребездә шундый югары класслы мебель җитештерүебезгә шаккаттылар. Менә кайда ул кешегә кирәкле товар җитештерүче һәм "Кулланучылар өчен эшлибез" шигаре белән хезмәт куючы яшьләр.
Ләкин күңелдә төер калды, чөнки район үзен яшьләр, студентлар, яшь эшмәкәрләр шәһәре буларак күрсәтә алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев