Минзәлә
  • Рус Тат
  • Көчәеп аякка басар чак

    2005 елда "Урожайный" совхозы банкротлыкка чыкты, ягъни таркалды. Авылны саклап калу максатыннан, җирлектә биш крестьян-фермер хуҗалыгы оеша. Шуларның берсе Иван Андреевич Шереметьев КФХсы була.

    Пай җирләре, хезмәт хакы ис­әбенә алынган ике трактордан башка авыл хуҗалыгы тех­никасы булмаган килеш эшкә керешү җиңел булмый, әлбәт­тә. Акрынлап авыл хуҗалыгы техникасы туплый башлыйлар, 2007 елда лизингка бер ДОН-1500, бер СК-5 "Нива-эффект" комбайны сатып алалар. МТЗ-1221 тракторын да кредит­ка алалар. Хәзерге көндә бу КФХның ике ДТ-75 чылбырлы тракторы, бер МТЗ-1221, бер Т-40, ике МТЗ-82 тракторы,

    бер ГАЗ-53 автомашинасы бар. Тагылма кораллар да җитәр­лек түгел иде. Лизинг-грантка КДН-2,1 печән чапкыч, печәнне җыю өчен ГВР-630 агрегаты, печән пресслау өчен ПРФ-140 агрегаты һәм КУН-10 төягечен алалар. Бу агрегатлар КФХга 1 млн 200 мең сумга төшә. Менә шулай 6 ел эчендә КФХның икъ­тисади-финанс хәлен ныгыту­да саллы гына эшләр башка­рылган. Аларның нигезе булып, иң беренче чиратта, хуҗалыкта җитештерү торакларына са­лынган инвестицияләр тора.

    Иван Андреевич авыл хуҗалы-гы проблемаларын белү белән бергә, үсеш перспективаларын да масштаблы төсмерли. Шуңа да фермерлыкта ярыйсы гына эш тәҗрибәсе туплаган фер­мер инвестицияләрне иң бе­ренче чиратта кайсы юнәлешкә туплау кирәклеген ачык белә.

    - 2010 елда бөртеклеләр ор­лыгын алыштыралар биредә. Күпчелек элита сортлар чә­челә. Элита орлыкны Актаныш районының Богады авылыннан алып кайталар. Беренче елда ук нәтиҗәләре яхшы була. Уз­ган ел шул орлыкларны чәчеп, алар 60 гектарлы арыш ба­суыннан 36 шар центнер, 320 гектарлы сабан бодаеннан 29 центнер, 70 гектарлы арпа ба­суыннан 38 әр центнер уңыш җыеп алалар. Уртача КФХ бу­енча һәр гектардан 34 центнер уңыш чыккан дигән сүз бу.

    2010 елда республикада гаилә фермалары оештыру буенча махсус программа кабул ител­де.

    КФХ җитәкчесе Иван Андре­евич озак уйлап тормады - бу программага алынып, 14х80 метрлы корпусны сафка бас­тырды.

    Район башлыгы Рәсим Сады­ков эшнең барышын һәрдаим контрольдә тотты. СТК "Лига" (җитәкчесе Николай Степанов) коллективы барлык эшләрне дә тиз һәм сыйфатлы башкар­ды. Ферманың түбәсен проф­настил белән яптылар. Биредә югары технологияләр кулла­ныла. Сөт суыткычны, су эчер­гечне, ТСН-160Б тирес түгү җайланмасын, сөтүткәргечне "ДАМИЛ - Агро" ҖЧҖдән 50х50 программасы буенча сатып алып куйдылар. Гаилә ферма­сының бер өлешендә 48 савым сыеры торачак, бер өлешендә - катнаш азык склады. Хәзер биредә 25 савым сыеры, 5 тана бар һәм 17 баш үгез симертү группасына куелган. Сыерлар­ны Тукай районының ПК "Камс­кий" хуҗалыгыннан сатып алып кайтканнар. Бүгенге көндә 4 сыер бозаулаган. Дәүләткә 150 килограмм сөт тапшыралар. Терлекләрне терлекче Николай Боков карый, сыерларны Ната­лья Фролова сава.

    Белүебезчә, терлекчелеккә юнәлтелгән капитал салулар­ның нәтиҗәсе үзен тиз арада сиздерми. Тармак үзенчәлек­ләренең табигый чагылышы бу. Әмма шунысы бәхәссез, хәзерге чорда иң перспектива­лы юнәлеш бу. Чөнки хәзерге вакытта бөртекле ашлык бәя­ләренең сатып алу бәясе таш­ка үлчим. Ашлыкны терлекнең ашказаны аша чыгарсаң, отыш­лы булганын бездә һәркем аң­лый башлады кебек. Фермер ит һәм сөт җитештерүне арттыру юнәлешендә эшлекле адым­нар ясаган, киләчәктәге план­нары белән уртаклашты. Мө­гезле эре терлекләр симертү өчен аерым 70 башка исәплән­гән тагы бер корпус төзергә уй­лый ул. Савым сыерларын да 50 башка җиткермәкче. Моның өчен ул узган елда 124 тонна яхшы сыйфатлы болын печәне, 1600 тонна берьеллык печән һәм җитәрлек күләмдә салам әзерләп куйган. Бүгенге көндә һәр савым сыерына 6 кг, симер­түдәге малларга 7 кг исәбеннән катнаш азык бирелә.

    Менә шулай, КФХ "Шереметь-ев"та булсын дип эшлиләр. Монда фермерның энесе Сер­гей Шереметьев, Александр Кузнецов, Вячеслав Крючков тырышып эшлиләр. Киләчәктә эш күләме арткач, биредә тагы 2 кешене эшле итмәкчеләр.

    Район җитәкчелеге фикеренчә, күп күләмдә акча бирелеп тө­зелгән гаилә фермасы, җитеш-терү объекты гына түгел, авыл-ның йөзен билгеләргә тиеш булачак. Яңа Маҗын авылында әнә шундый бер типтагы югары технологияләргә ия булган, ике гаилә фермасы барлыкка кил­де.

    Яңа Маҗын авылы фермерла­рына район җитәкчелеге ярдәм итеп тора. Җае чыккан саен район башлыгы Рәсим Сады­ков алар янына бара, хәлләрен белешә, аралаша, киңәшләрен бирә.

    Яңа Маҗын авылы фермерла­ры район җитәкчелеге, хөкүмәт ярдәмен тоеп яшиләр. Бер көчәеп китсәң, аякка бассаң, авырлыкларга каршы торып бу­лачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: