Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңеле дә ап-ак кар төсле

"Минзәлә" газетасы да, "ТВ-Минзәлә" дә заман белән бергә үзгәрә, журналистларга да таләпләр катгыйлана бара, язмаларны, яңалыкларны параллель рәвештә үзебенең сайтка "элеп" барырга да өлгерергә тиешбез. Халыкка хезмәт итеп, без үрнәк, булдыклы шәхесләрнең язмышлары аша уңышка ирешү серләрен чишәбез, теге яки бу проблемаларны хәл итү юлларын эзләүгә өлешебезне кертәбез. Барлык катлам...

"Минзәлә" газетасы да, "ТВ-Минзәлә" дә заман белән бергә үзгәрә, журналистларга да таләпләр катгыйлана бара, язмаларны, яңалыкларны параллель рәвештә үзебенең сайтка "элеп" барырга да өлгерергә тиешбез.

Халыкка хезмәт итеп, без үрнәк, булдыклы шәхесләрнең язмышлары аша уңышка ирешү серләрен чишәбез, теге яки бу проблемаларны хәл итү юлларын эзләүгә өлешебезне кертәбез. Барлык катлам кешеләргә дә кызыклы, файдалы булырдай, гаилә белән укый торган басманың абруен саклап калырга, тапшыруларны эчтәлекле итәргә тырышабыз. Халык безне күзәтә, кирәк икән - кимчелекләребезне төртеп күрсәтә, рәхмәтен, хөрмәтен юллый. Шушы көннәрдә "Татмедиа" ААҖнең "Минзәлә" ММҮ филиалы каләм ияләренең берсе - бүлек мөхәррире Әлфинә Воробьева юбилеен билгеләп үтте. Башкалар хакында язып, башкаларның проблемаларын чишүгә каләм осталыгын салучы журналистның үз тормышы нинди, бүгенге дөньяга карашы ничек, нинди уйлар белән яши? Бу хакта "Минзәлә" газетасының 24 гыйнвар санында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев