Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше китә – җыры кала...

Ап-ак карлы салкын кыш көнендә туып, шулай укап-ак кыш көнендә арабыздан китеп барган Марселебезгә быел 54 яшь тулган булыр иде. Вафатына бер ел тулган шушы көннәрдә Казанда "Уникс"залында иҗатташ дуслары 29 гыйнварда зур итеп аны искә алу кичәсе үткәрергә җыеналар. Йөзгә якын җырлар иҗат иткән, яшәү чорында үз җырларыннан торган...

Ап-ак карлы салкын кыш көнендә туып, шулай укап-ак кыш көнендә арабыздан китеп барган Марселебезгә быел 54 яшь тулган булыр иде. Вафатына бер ел тулган шушы көннәрдә Казанда "Уникс"залында иҗатташ дуслары 29 гыйнварда зур итеп аны искә алу кичәсе үткәрергә җыеналар. Йөзгә якын җырлар иҗат иткән, яшәү чорында үз җырларыннан торган берничә кассета чыгарган иҗатташ дуслары башкаруындагы бу җырлар якташыбыз виртоуз баянчы, композитор Марсель Ивановның якты истәлеге булып калыр.

Татар халкындагы бу гыйбәрә, әйтерсең лә, арабыздан вакытсыз китеп барган районыбызның Чулпан авылы егете, татар эстрадасында озак еллар баянчы булган, композитор Марсель Ивановка да атап әйтелгән кебек.

Марсельны мин биш яшеннән бирле Ивановлар нәселенә килен булып килеп кушылган вакытлардан беләм. (Ул иремнең туганнан туган энесе иде. В.Х) Кечкенәдән үк терекөмеш кебек тере, бөтерчек, сап-сары чәчле, зәңгәр күзле бу малай, дүрт ел Чулпан авылында башлангыч мәктәптә әнисе Хәдичә ападан белем алганнан соң, бишенче класска Минзәлә шәһәренә китеп укуын дәвам итә, берүк вакытта Минзәлә сәнгать мәктәбендә баян классында укый. Укуын тәмамлагач, алга таба Түбән Кама музыка училищесында белем өсти. Аннан соң Казан дәүләт консерваториясендә искиткеч музыка белгече, профессор Владимир Сергеевич Федотов классында укый. Егетнең искиткеч сәләтен бәяләп остазы аны консерваториядә укыганда ук төрле фестивальләргә, конкурсларга йөртә һәм шул чакларда ук Марсель укытучысының олы ышанычын аклап, төрле дәрәҗәдәге җиңүләр яулый, дипломнар белән бүләкләнә. Яшьлек дәрте ташып торган, эшчән, хисчән бу тырыш егет инде уку елларында ук, күп кенә шигъри юлларны моңга салып, җырлар яза башлый. Аның сәнгать эшчәнлеге үзе кебек үк яшь, әле сәхнәгә аяк кына басып килә торган Зөфәр Хәйретдинов, Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдиновалар иҗатының да чишмә башы булып тора, дисәм дә ялгыш булмастыр. Күп кенә җырчыларга сәхнәдә чыгыш ясаганда ул баянчы гына түгел, алар өчен берсеннән берсе моңлы матур истә калырдай җырлар иҗат итеп тә ул татар эстрада сәнгатенә хезмәт итә. Ул чорларда язылган һәм халык арасында киң популярлык казанган, әле бүген дә зур сәхнәләрдән яңгырый торган Алсу Хисамиева башкаруындагы "Китмә син", Венера Ганиева репертуарындагы "Сагындым бәгырькәем", Рөстәм Закиров яратып җырлый торган "Минзәлә юллары", Зөфәр Билалов җырлый торган "Китмә миннән" һәм башкаларны искә төшерүдә җитә. 1990 еллардан башлап ул зур күләмле оештыру эшләре белән шөгыльләнә башлый. Әйтик, Түбән Камадагы "Җидегән чишмә" иҗат берләшмәсенең эшчәнлеген киңәйтүдә һәм аны югарырак күтәрүдә аның роле бик тә зур. Шул елларда эстрада тарихында беренче мәртәбә сәхнәгә аяк басучы һәм инде сәнгатьтә ныклы адымнар белән басып торучыларны - 40-50 ләп җырчыны бергә туплап, һәр елны "Яшьләр җыены" дип аталган киң масштаблы чаралар белән Татарстанның барча районнарында чыгышлар ясый. Шул чорларда сәхнәгә ныклап кереп баручы Хәния Фәрхи, Газинур Фарукшин, Рәсим Низамов ирешкән уңышлары өчен аңа бүген дә рәхмәтле. Шуннан соңгы елларда ул Түбән Кама "Мунча ташы" әдәби юмористик театр белән тыгыз элемтәдә торып һәр елны аларның Казанда "Уникс"та уза торган ике атна дәвам итә торган чыгышларын оештыра. Аларның гына түгел, күп кенә сәнгать кешеләренең иҗади кичәләрен (Рөстәм Зәкуан, Ринат Мөслимов һәм башкаларны) оештыруда зур көч куя. Ул үзенең күп җырларын Ринат Мөслимов, Рөстәм Зәкуан сүзләренә иҗат итә. Үзенең радиодан, телевидениедән булган чыгышларында да, тамашачылар да, телевидениедә барган "Яшьлегем чишмәләре" дип исемләнгән тапшыруларда да Марсельның җыр сүзләренә - текстларына бик тә талымлы, таләпчән булуын ассызыклап билгеләп үтәләр. Шуңа күрә дә ул иҗат иткән җырларны (Рөстәм Закиров башкаруында"Кыр казларын бергә каршылыйк", Резидә Шәрәфиева җырлый торган "Тәгәри лә китте йомгагым", Айгөл Бариева белән Зөлфәт Зиннуров башкара торган "Классташым", Асылъяр башкаруындагы "Сер", Вадим Захаров башкаруындагы "Талкыш", Алия Исрафилова репертуарыннан "Син дип тибә йөрәгем", Булат Нигъмәтуллин, Нәфкать Нигъмәтуллин, Зөһрә Шәрифуллина башкаруындагы ул иҗат иткән бик күп җырларны күрсәтергә була. Әйе, Марсельның җырларын җырлап күренекле җырчыларыбыз "Татар җыры"лауреатлары булдылар, "Алтын барс" сыннарына ия булдылар. Аның җырлары бүген дә Мәскәүнең Кремль сәхнәләрендә дә яңгырыйлар. Иҗатының чәчәк аткан чорында ул һәрвакыт юлда, гастрольләрдә йөрде. Кайткан чакларында аны шатланып, сагынып каршы алучы, аны җаныннан дә артык яратучы хатыны Лилия, алма кебек ике баласы Динара һәм Гадел, туксаннан узган газиз әнисе, мәгариф ветераны Хәдичә апа булды.

Әмма аяусыз үлем көтмәгәндә-уйламаганда якты йөзле, шундый киң кырлы шәхесне безнең арадан тартып алды. Аны соңгы юлга озатканда хушлашырга килгән гади кешеләрдән туганнары, эстрада артистлары, коллективлары, консерваториядә укыткан остазы Владимир Сергеевич Федотов һәм башкалардан торган халык ташкыны аның ни дәрәҗәдә хезмәт итүенә, сәнгать дөньясында хөрмәт казануының ачык мисалы булып тора. Эшләре бик тыгыз булса да Марсель Иванов һәр елны диярлек туган авылы Чулпанга әти-әнисе нигезенә кайта, һәр яктан авылны урап алган менә-менә аның өстенә аварга торган агачлы урманнарда булып, җиләк, гөмбә җыярга, хуш исле мунча себеркесе әзерләгәндә иҗади рухын баета иде. Ул үтә дә, тыйнак, аз сүзле, тирән белемле, юмор хисле, ачык йөзле, ныклап фикер йөртә белүче сәнгать кешесе иде. Аның күп очракларда карьера ясау мөмкинлеге булса да, ул һәрнәрсәгә үзе ирешергә тырышты, кемгәдер аркаланмады. Казанга барып консерваториягә укырга керүе хакында да аның әнисе ягыннан туганнан-туган абыйсы ул чакларда педагогия институтының музыка факультетында эшләүче, баянчы, атказазанган мәдәният хезмәткәре Рәгъде Халитов та соңыннан гына ишетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев