Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше язмышлары безгә бәйле

Кеше дөньяга килеп, үз районының ЗАГС бүлегендә туу турында таныклык алганнан соң гына үз иленең тулы хокуклы гражданины була. Гомумән алганда, үз гомерендә бер кеше дә ЗАГС бүлеген читләтеп узмый. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова белән очрашып әңгәмә кордык.

- Анна Петровна, әйтегез әле, ЗАГС бүлегенең эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

- ЗАГС бүлегендә никахлашу турындагы гаризаларны без дүшәмбе көннән башлап җомгага кадәр кабул итәбез. Никахка дәүләт теркәве турындагы мондый гаризаларны законнарны һәм гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге эшчәнлекне җайга салучы норматив актларны тиешенчә белүче ике белгеч кабул итә.

Күпләр өчен ЗАГС никахлашуларны теркәүче орган буларак кына күзаллана, әмма ул бик күп башка функцияләр дә башкара. Бу аббревиатура үз эченә никахлашуны теркәү, аерылышу, уллыкка (кызлыкка) алу, баланың атасын билгеләү, баланың тууын теркәү, кешенең үлүен теркәү, исем алыштыру, документларга төзәтмә кертү, документларны кабаттан бирү, белешмәләр бирү һәм башкаларны эченә алган гражданлык хәле актларын язучы орган дип шәрехләнә. Эшебезгә бәя теркәлгән актлар саны буенча түгел, ә хезмәткәрләрнең профессиональлеге, аларның нәкъ менә үз төбәгендә гаилә законнарын ни дәрәҗәдә үтәүләре буенча бирелә. Без ТР Юстиция министрлыгы идарәсенә карыйбыз. Аларның тикшерү нәтиҗәләре буенча республика территориясендә теге яки бу ЗАГС бүлегенең эше бәяләнә.

Безнең хезмәткәрләр гражданнарга чит ил террито-рияләреннән документларын соратуда ярдәм итәләр, таныклыкларны кабаттан бирәләр, гражданлык хәле актларына дәүләт теркәве турында мәгълүматлар һәм белешмәләр тапшыралар, акт язуларына үзгәрешләр, төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертәләр. Туучылар санын арттыру кебек дәүләт сәясәтен тормышка ашырудан да читтә калмыйбыз - гаилә абруен ныгытуга, ана һәм ата булуның дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән эшчәнлек алып барабыз. ЗАГС бинасы эчендә уздырылган чаралар арасында юбилярларны олылау, яңа туган балаларны тантаналы төстә теркәү һәм башка шундый чаралар бар. Безнең хезмәткәрләр эшчәнлегендә вак-төяк әйберләр юк, чөнки гражданлык хәле актларына дәүләт теркәве уздыру барышында төзелгән документларны кеше үз гомере буена йөртә бит... Нәкъ менә шуның өчен дә һәр хезмәткәр юридик яктан грамоталы булырга, гаилә, гражданлык, гражданлык-процессуаль кодексларны, кануннарны белергә тиеш, ә иң мөһиме - мөрәҗәгать иткән һәркемгә игътибарлы, ихтирамлы булырга, аларның проблемаларын аңлап эш итәргә тиеш. Кешенең алдагы язмышы һәм иминлеге безнең эшчәнлеккә бәйле һәм без моны яхшы аңлыйбыз.

- Аеруча җанлылык сизелгән айларда өйләнешергә теләүчеләр теркәлү вакытын сайлау проблемасы белән очрашалар. Дөрестән дә, теләүчеләр күп бит. Бу нисбәттән ни әйтерсез?

- Гыйнвар-март айларында язылышучыларның саны уртача 5-15 пар булса, "кызу" айларда андыйлар саны өч дистәдән дә артып китә. "Рейтинглы" август-сентябрь айларында безнең районда гына түгел, ә бөтен илдә туйлар ыгы-зыгысы булган чорда теркәлү өчен никахлашырга теләүчеләр җәй буе гариза тапшыралар. Бу чорда бүлек белгечләре тыгыз режимда эшлиләр, чөнки көненә тантаналы шартларда 8-12 пар теркәлә. Шуның өчен дә әгәр ихтыяҗ туа икән, бүлек эш көнен озынайтырга әзер һәм 18 сәгатькә кадәр теркәлергә була.

- Еш кына яшьләр арасында никахлашуны теркәмичә, гражданлык никахы белән генә дә яшәргә була дип фикер йөртүчеләр очрый. Бу очракта үзеңә йөкләмәләр алып тору да таләп ителми, тиз арада аерылышырга да була дип уйлый алар. Никахлашуга дәүләт теркәве узу нинди өстенлекләр бирә?

- Гражданлык никахлары ныклымы-юкмы, бу турыда бернинди статистик мәгълүмат та юк. Ә инде рәсми язылышуга килгәндә, ел саен Минзәләбездә 215-230 яңа гаилә туа. Никах өйләнешү-челәрнең мөлкәти һәм мөлкәти булмаган шәхси мәнфәгатьләрен яклау максатларында рәсмиләш-терелә. "Гражданлык никахы" дип аталучы никахның хокукый әһәмияте юк. Россиядәге гаилә кануннары никахлары гражданлык хәле актлары язылу органнарында рәсмиләш-терелмәгән затлар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне якламый. Иң беренче чиратта мәхәббәт, үз гаиләңне булдыру теләге яшьләрне никахлашуга этәрә. Минзәләдә никахлашучылар арасында иң популяр яшь - 18-30 яшь. Кызганычка каршы, аерылышучы гаиләләр дә күп. Бүгенге көндә теркәлгән гаиләләрнең 40 проценттан артыгы таркала.

- Электрон хезмәтләр күрсәтәсезме?

- Безнең ЗАГС бүлегенә гариза бирү чынлыкта бик катлаулы түгел. 2010 нчы елның сентябреннән ТРның бөтен территориясендә никахны теркәү вакытын онлайн-броньлау буенча сервис хезмәте эшли. Бу хезмәттән файдалану өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталына керү зарур.

- Яшьләр гариза тапшырганда нинди каршылыклар туарга мөмкин?

- Паспорт белән проблема килеп туарга мөмкин. Практикага нигезләнеп, өйләнешергә теләүчеләргә шуны искәртәсе килә: 20 яшь тулгач, паспортны алыштыру таләп ителә. Әгәр дә кеше икенче тапкыр никахлаша икән, аның моңа кадәр булган никахы таркалу турында рәсми документ ЗАГС аша рәсмиләшкән, юридик яктан расланган булырга тиеш. Күпләр аерылышу турында суд утырышы булгач, никах таркалган дип уйлый, әмма бу алай түгел.

Никахлашу тантанасының ни кадәр күңелле булуы бүлек белгечләренә генә бәйле түгел. Без ЗАГСка өйләнешүчеләрнең иң якын туганнарын, дусларын чакырырга, тантанага билгеләнгән вакытка, соңга калмыйча килергә тәкъдим итәбез.

- Никах теркәлү белән яңа өйләнешүчеләрнең гаиләне тулыландыру теләге уяна. Елына уртача никадәр яңа туган бала теркәлә?

- Агымдагы елның 11 аенда 340 нарасый теркәлде инде. Балаларның 82 проценты никахлашкан ата-ана гаиләсендә туган. Ел саен яшь гаиләләрдә туган балалар саны 2-3 процентка арта бара.

- Рәсми рәвештә үз исемеңне, фамилияңне, атаңның исемен алыштыру мөмкинлеге барлыгы һәркемгә дә мәгълүм түгел. Моның өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?

- "Гражданлык хәле актлары турында"гы ФЗнең 58 маддәсе нигезендә 14 яше тулган гражданның исем-фамилиясен, атасының исемен алыштырырга хокукы бар. Балигъ булмаган зат исемен алыштырырга теләгән очракта, бу гамәл бары тик ата-ананың икесенең дә, я булмаса попечителе, уллыкка алучының рөхсәте белән генә башкарыла ала. Исем алыштыруны үтенеп язган гариза белән бергә түбәндәге документлар да тапшырыла: гариза тапшыручының туу турында таныклыгы; никахлашу турында таныклык; гариза бирүче аерылышканнан соң моңа кадәр булган фамилиясенә күчәргә теләгән очракта, аерылышу турында таныклык; балигъ булмаган балаларның туу турында таныклыклары.

- Соңгы елларда заманага ияреп, яңа традицияләр барлыкка килмәдеме? Әйтик, никахлашуны ЗАГС бинасында тантаналы шартларда түгел, парашют куполы астында, яисә өйдә рәсмиләштерү мөмкин гамәлме?

- Бүген бу бик актуаль тема. Урынга чыгып теркәлүгә һәрчак сорау булды. Әмма ЗАГС - дәүләт хезмәте, ул кануннарга нигезләнеп эш итә, РФ Юстиция министрлыгына буйсына, шуның өчен дә безнең хезмәттә иң мөһиме - никахны кануннар нигезендә теркәү. Сүз дә юк, гражданнар бу вакыйганы ЗАГС бинасыннан читтә дә уздыра ала, әмма бу бары тик теркәлү кенәгәсенә имзаларын куеп, дәүләт документын алганнан соң гына мөмкин.

- Соңгы вакытта модага кереп киткән, "тылсымлы" саннар белән бәйле даталарда язылышу гадәтенә мөнәсәбәтегез нинди?

- Үзара мөнәсәбәтләрне һәм гаилә өчен җаваплылыкны ниндидер датага яисә сынамышларга ияреп билгеләү үз-үзен акламый, әлбәттә. "Санлы" никахлар арасында да аерылышучылар юк түгел. Сүз уңаеннан, бездә 12.12.12 көнендә язылышучылар булмады. Ә менә 21 декабрь көнне андыйлар байтак. Минзәләлеләр "кыямәт көне"ннән курыкмый, күрәсең.

- "Минзәлә" газетасын укучыларга, безнең мәгълүмати порталга керүчеләргә әйтер теләкләрегез бармы?

- Барлык район халкына, әлбәттә, иң беренче чиратта сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт телим, мәхәббәтне гаилә тормышының ахырынача, озак еллар сакласыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев