Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык синоптигы – һава торышы турында

Балтачның Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, безгә сыерчык бураны килгән.

“Ул иртәрәк булырга тиеш иде. Быел яз соңарып килү аркасында, сыерчык бураны да ике атнага соңрак күзәтелә. Хәтерләсәгез, былтыр февраль аенда ук җылытты. Быел исә кар апрель башында гына эри башлады. Гамәлдәге яз 1976 нчы елда күзәтелгән һава торышына охшаган шикелле. Ул елны җәй көне урып-җыю вакытында яңгырлар яуды, дөрес, күбесенчә төнлә, бу исә эшкә бераз комачау итте. Быел яздан җәйгә тизрәк күчәчәкбез. Күзәтүләргә караганда, майның беренче яртысында җылы булачак. Икенче яртысында исә салкынча һава торышы көтелә. Чын җәй июнь уртасында башланачак. Бу – былтыргыга караганда иртәрәк. Узган ел июльдә генә җылытты. Быел яшелчә, төшле җиләк-җимеш уңачак”, - ди Әмир Шәрәфиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X