Хуҗамәт РМЗсы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашты
“Хуҗамәт ремонт-механика” заводы Башкортостан Республикасының Уфа шәһәрендә узган “АгроКомплекс” халыкара агросәнәгать форумында катнашты.
Әлеге күргәзмәдә “Хуҗамәт ремонт-механика” заводы АҖ ашлык чистарту машиналарының киң ассортиментын тәкъдим итте. Әлеге завод яңа гына чыга башлаган МЗК-7 трейр блогын да алып барды. Бу завод шулай ук ашлык чистарту машиналары һәм җайланмалары чыгару, ашлык чистарту комплекслары төзү һәм реконструкцияләү, тракторлар һәм комбайннарның двигателен капиталь ремонтлау, аларның частьләрен һәм агрегатларын төзекләндерү һәм торгызу буенча тиешле хезмәтләр күрсәтә. Күргәзмәдә заводның белгече Ринат Әхметгараев төрле ашлык чистарту машиналарының өстенлеге турында бәян итте. Безнең “Хуҗамәт ремонт-механика” заводы җитештергән ашлык чистарту машиналарын һәм җайланмаларын Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерактагы чит илләрдә дә кулланалар.
Бу күргәзмәдә Башкортостан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм “Хуҗамәт ремонт-механика” заводы АҖ арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев