Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китапханәләр вакытлы матбугат алдыра

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы агымдагы елның беренче яртысына илледән артык төрдәге газета-журналларга язылды. Район бюджетыннан бүлеп бирелгән 41 мең сумнан артык акча 32 данә район газетасына язылу мөмкинлеге бирде. Республика бюджетыннан 317 мең сумнан артык акча бирелгән. 29 авыл китапханәсенең һәрберсенә берәр федераль газета ("Труд" яки "Российская газета"), бер республика...

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы агымдагы елның беренче яртысына илледән артык төрдәге газета-журналларга язылды.

Район бюджетыннан бүлеп бирелгән 41 мең сумнан артык акча 32 данә район газетасына язылу мөмкинлеге бирде. Республика бюджетыннан 317 мең сумнан артык акча бирелгән. 29 авыл китапханәсенең һәрберсенә берәр федераль газета ("Труд" яки "Российская газета"), бер республика басмасы ("Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан") килеп торачак. Болардан тыш шәһәр һәм район халкы китапханәләргә килеп "Казан утлары", "Сөембикә", "Мәйдан", "Чаян", "Гаилә һәм мәктәп", "Түгәрәк уен", "Идел" журналларын, "Мәдәни җомга", "Татарстан яшьләре", "Шәһри Казан" газеталарын укый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев