Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көнбагышлар белән командалык итәм

Садак бистәсендә ветераннар өчен төзелгән йортында 90 яшен тутырган сугыш ветераны Петр Игнатьевич Чайкин инде өченче елын гомер итә. Бакча яратуы күренеп тора ветеранның. Алмагачлары, кара миләше үсеп килә, крыжовнигының инде җиләкләрен җыярлык - кызарып киләләр. Шунысы кызык тоелды - бакчаның шактый зур өлешен гаскәрләр кебек рәт-рәт төзелеп киткән сап-сары...

Садак бистәсендә ветераннар өчен төзелгән йортында 90 яшен тутырган сугыш ветераны Петр Игнатьевич Чайкин инде өченче елын гомер итә.

Бакча яратуы күренеп тора ветеранның. Алмагачлары, кара миләше үсеп килә, крыжовнигының инде җиләкләрен җыярлык - кызарып киләләр. Шунысы кызык тоелды - бакчаның шактый зур өлешен гаскәрләр кебек рәт-рәт төзелеп киткән сап-сары чәчәкле, буйга бик сузылган көнбагышлар биләп тора.

- Бу хәтле көнбагыш нигә Сезгә - дип сорыйм элеккеге офицер, рота командирыннан.

- Мин алар белән командалык итәм, - диде шаян ветеран.

РФ Президенты В.Путинның зур юбилее белән котлавын да хәрбиләрчә басып, горурланып тыңлады П.Игънатьевич. "Каян белделәр микән минем юбилейны", дип әллә чынлап, әллә шаяртып сорап куйды. Мандолинада уйнап күрсәтте. Үзен котларга килүчеләр - район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов, райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нурһади Гыйльфанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова белән күңеле булганча сөйләшеп, фикер уртаклашып утырды.

-Мин ил Президентыннан, бүгенге хөкүмәт җитәкчеләреннән бик риза. Тик кайбер проблемаларга карата кырысрак мөнәсәбәттә булырга кирәк. Йортым да бик ошый, рәхәтләнеп яшибез, бик зур рәхмәт моның өчен, -диде Петр Игнатьевич.

1942-1945 елларда авыр сугыш юлы үтеп, "Кызыл Йолдыз" ордены, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән минометчик-пулеметчик, тумышы белән Башкортстаннан булган Петр Чайкин Пермь өлкәсе Березники шәһәрендә яши, эшли. Пенсиягә җитәргә берничә ел кала гаиләсе белән Минзәләгә килеп төпләнә, райсобеста партком секретаре булып хезмәт куя. "Коммунизм таңы" район газетасының исемен алыштырыр вакыт җиткәч, "Минзәлә"-"Мензеля" вариантын ул тәкъдим итә. Үзенең варианты үткәнгә үзе дә бик горурлана. Газета коллективы өчен дә ул якын кеше.

- Әле яшисе дә, яшисе, менә бу бакчаны үстереп бетерәсем бар, -диде яшь күңелле, сәламәтлегенә бер дә зарланмаган 90 яшьлек ветеран. Әйе, оныклары белән зур-зур алмагачлар арасында хозурланып йөрергә насыйп булсын аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев