Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көндезге вакытны нәтиҗәле куллану өчен

Русиянең Дәүләт Думасында кышкы вакытка күчүне кире кайтаручы канун икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде. Быел октябрь азагында Русия кышкы вакытка күчәчәк. Яңа канун нигезендә вакыт зоналары тугыздан унга кадәр артачак. Яңа зонага Удмуртия һәм Самара өлкәсе керәчәк. Анда сәгать Мәскәү вакытыннан бер сәгать алда булачак. Әлеге вакыт зонасына Татарстанның...

Русиянең Дәүләт Думасында кышкы вакытка күчүне кире кайтаручы канун икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде.

Быел октябрь азагында Русия кышкы вакытка күчәчәк. Яңа канун нигезендә вакыт зоналары тугыздан унга кадәр артачак. Яңа зонага Удмуртия һәм Самара өлкәсе керәчәк. Анда сәгать Мәскәү вакытыннан бер сәгать алда булачак. Әлеге вакыт зонасына Татарстанның да керү ихтималы булган.

Сәгатьне елына ике тапкыр, ким дигәндә 110 илдә күчерәләр. Әлеге системаны көндезге вакытны нәтиҗәле куллану өчен ХIХ гасырда Яңа Зеландия галиме тәкъдим иткән булган. Русиядә сәгатьне 1917 елда күчерә башлаганнар, әмма бу бер елдан туктатылган. 1930 елда вакыт бер сәгатькә алга күчерелгән. Язгы-кышкы вакытка күчү 1981 елда кире кайтарылган булса да, 2011 елда ул чордагы президент Дмитрий Медведев "сәгать күчерү кешеләргә стресс", дип бу чараны туктаткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев