Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Компенсация алыр өчен балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең ата-аналарыннан документлар җыела

Шәһәр бакчаларына социаль яклау хезмәткәрләре чыгып, белешмә-документларны җыйды. Июль аенда шәһәрдәге 10 балалар бакчасыннан 115 бала өчен компенсация түләүгә документлар тапшырылды. 2014 нче елга кадәр гаилә кереме 1 кешегә 10 мең сумнан ким булган гаиләләргә беренче бала өчен - 20, икенчегә - 50, өченче балага 70% өлеше социаль яклау бүлеге...

Шәһәр бакчаларына социаль яклау хезмәткәрләре чыгып, белешмә-документларны җыйды. Июль аенда шәһәрдәге 10 балалар бакчасыннан 115 бала өчен компенсация түләүгә документлар тапшырылды.

2014 нче елга кадәр гаилә кереме 1 кешегә 10 мең сумнан ким булган гаиләләргә беренче бала өчен - 20, икенчегә - 50, өченче балага 70% өлеше социаль яклау бүлеге аша киер кайтарыла иде. Бу хәзер дә шулай. Быелның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларына түләүләр артты. Шул сәбәпле, гаилә кереме бер кешегә 20 мең сумнан ким булган гаиләләр өчен өстәмә компенсация түләү кертелгән иде. Аны алга таба да алу өчен документларны яңартыр чак килеп җитте. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның беренче яртыеллыгына 2695 балага компенсация түләнгән, гомуми сумма 2 171 233 сум тәшкил итә.

Ә авыл бакчалары азкомплектлы, ягъни аларга 20 дән ким бала йөргәнлектән, балаларның әти-әниләре социаль яклау бүлегенә үзләре килеп, документларны июль ахырына кадәр тапшырырга тиеш. Нинди документлар кирәк соң? Беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр баланың туу турында таныклык нөсхәсен, балалар бакчасы белән килешү кәгазен, 3 айлык керем хакында белешмә, бакча өчен түләнгән квитанция, банкта ачылган счет номерын тапшырыла. Гаилә хәле үзгәрмәгән булса, бары тик паспорт, соңгы өч айның хезмәт хакы турында белешмә генә тапшыралар. Ата-аналар шуны истә тотсыннар иде: июль аенда белешмәләрне тапшырып өлгерә алмасалар, бу ай өчен компенсация түләнми.

Физик мөмкинлекләре чикле, ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар балалар бакчаларына бушлай йөри.

Акцент

Шунысын дә искәртергә кирәк, документларда азык-төлеккә бәя дә күрсәтелгән. Күпчелек моны бутап, аерым акча дип кабул итә. Продуктларга бәянең ата-аналар түли торган акчаның гомуми суммасына кергәнен аңларга кирәк. Баланы бакчада тоту өчен республика бюджетыннан аена 9 мең сум акча тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев