Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Компьютерны кулланышка кертәләр

Районыбыз пенсионерлары компьютерны һәм Интернетны барлык нечкәлекләрен белеп үзләштерәләр, алар тиздән web-киңлекләренең тулы хокуклы әгъзалары булачак. Шушы көннәрдә Республика IТ-Олимпиадасының муниципаль беренче этабы 2 урта мәктәп базасында үтте.

Олимпиадада Өченче яшь Университе­ты филиалы һәм Интернет озын гомер проекты студентлары, семинар тыңлау- чылары катнаштылар. Компьютерны белү, үзләштерү хәзерге заманның ае­рылгысыз бер өлеше, көч сынашуда 13 кеше катнаша, алар үз группаларында лидерлар булдылар, йолдызлар да дип әйтергә була. Район буенча семинар- тыңлауларда 105 пенсионер компью­терны үзләштерде. Бүгенге олимпиа­даның җиңүчеләре апрель аенда Казан шәһәрендә узачак республика IТ-Олим­пиадасында район данын яклаячак, диде үзмәшгульлек үзәге директоры Татьяна Самигуллина.

Конкурста катнашучыларның һәрбер­сенә 7 биремне үтәргә кирәк булды. Алар текст документлары төзеп, таб­лица һәм автофигуралар белән эшләү, җыелган документларны саклау, элек­трон почта белән эшләү, ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан мәгълүмат алу буенча биремнәрне үтәделәр. Өл­кән кешеләрнең бөтенесенә дә әлеге биремнәрне үтәргә 2 сәгать вакыт би­релде. Олимпиадада катнашучылар­ның фикере буенча бирелгән биремнәр җиңелләрдән түгел иде.

Олимпиада биремнәрен тулысы белән Сәкинә Гобәйдуллина һәм Василий Лаишев үтәп чыктылар. Әлеге конкур­ста катнашучыларга химаяче "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Минзәлә бүлегенең призлары һәм серти

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X