Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Конкретрак языгыз

"menzela.ru - "Минзәлә" газетасы сайтында кызык кына хатка тап булдык. Ул республиканың җиде районыннан җыелган авыл җирлекләре башлыклырының очрашуы уңаеннан язылып 26 апрельдә басылып чыккан "Семинар-киңәшмә" дигән мәкаләгә җавап рәвешендә бирелгән. Аноним булса да, аны игътибарсыз калдырып булмады. Анда менә нәрсә язалар: "Әйтегез әле, авыллардагы салым да салынмаган бөтен кешене:...

"menzela.ru - "Минзәлә" газетасы сайтында кызык кына хатка тап булдык. Ул республиканың җиде районыннан җыелган авыл җирлекләре башлыклырының очрашуы уңаеннан язылып 26 апрельдә басылып чыккан "Семинар-киңәшмә" дигән мәкаләгә җавап рәвешендә бирелгән. Аноним булса да, аны игътибарсыз калдырып булмады. Анда менә нәрсә язалар: "Әйтегез әле, авыллардагы салым да салынмаган бөтен кешене: балаларны, пенсионерларны самообложениегә тарталар. Әгәр бу салым булса, ул РФның салым кодексында юк. Нәрсә бу: ришвәтме, талаумы? Ни өчен аны Минзәлә шәһәре халкы түләми? Бездә милек, җир, авто, подоходный салымнар, НДС, НСП ( һәр сатып алынган икмәк һәм шырпы (18+5%) өчен), бердәм социаль, табышка салым плюс пенсия фондына түләү, коммуналкага, газ, электр өчен түләүләр бар, тагы акцизларны онытырга ярамый - һәр пачка сигарет өчен 20%, һәр шешә аракы өчен һәркайсы өчен 100 сумнан алып, сыра, бензин өчен литрына 2 сумнан. Ә һәр гаилә әгъзасына 100 сумнан самооблажение нәрсә өчен?Аны түләү мәҗбүри түгел, әмма авыл советы шуны таләп итә. Шуны беләсе килә: аны түләмәгән өчен нинди административ җәза каралган, нинди закон, статья, пункт, килешү нигезендә - әгәр алар килешенмәгән булса. Барлык район халкы исеменнән рәхмәт, ә чын хакыйкатьне беләсе килә". Кызганыч, автор үзенең кайсы җирлектә яшәвен әйтмәгән, югыйсә, шул җирлек башлыгы белән элемтәгә кереп тулырак җавап биреп булыр иде. Бүген безнең районда күпчелек авыл җирлекләре (әйтик, Кадрәктә ул күптән гамәлдә) самооблажение белән эшлиләр, әмма хат буенча фикер йөртсәк, автор яшәгән авыл җирлегендә аны гамәлгә кертергә тырышалар гына дип уйларга кирәк. Тик шунысы бар, самообложение бездә хәзергә бер генә тармаклы: фәкать су өчен генә акча җыялар, аның суммасы референдумда, җыенда билгеләнә. Сүз дә юк, начар нәрсә түгел бу, моның өчен акча түләргә теләмәүчеләрне санамаганда. Суны кулланасың икән, аңа түләргә кирәк, шәһәр халкы арасында аның өчен түләми калган кеше, йорт хуҗалыгы юктыр. Россия күләмендә самооблажение буенча (һәм ул суга акча җыю белән генә чикләнми) дистә елга кадәр эшләүче регионнар, җирлекләр бар. Башта аңлатып китик, нәрсә ул самооблажение? Ул 2003 елда гамәлгә кергән "РФда җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы №131 ФЗ нигезендә тормышка ашырыла. Авыл җирлегендә су өчен генә түләтү буенча түгел, әйтик, төрле ремонт эшләренә, зиратлар, коймалар, чишмәләр, күперләр төзәтергә акча кирәк икән, авыл советы референдум яисә гражданнар җыены үткәрә. Бу эшләрне башкарыр өчен 18 яше тулган һәр кеше башына түләнәсе акча суммасын билгели. Россиянең кайбер төбәкләрендә ул 100 сум, кайберләрендә 300 сум итеп билгеләнгән. Әгәр референдум, җыенда катнашкан авыл халкының яртысыннан артыгы акча җыюга, ягъни самооблажениегә риза була икән, ул үз көченә керә. Ә менә взнос түләмәгән өчен нинди җәза билгеләнүе турында закон юк, һәрхәлдә андый закон турында белмибез. Сайтка хат җибәргән автор акчаны ни өчен җыйганнарын да әйтмәгән - су өченме, төзекләндерүгәме? Су өчен икән, аны ничек түләмисең, син кулланган су бәясен авылдашларың түләмәс бит инде. Җирлекне төзекләндерү буенча халыктан акча җыюның башка юлы да бар.Ул "халык инициативасы" дип атала.Монда авыл советлары гел катнашмый. Халык җыен җыеп кем күпме булдыра, шул хәтле акча җыю турында карар чыгара, үзе үк бу акчаларның кая китүен контрольдә тота. Мондый юл белән районда берничә авыл җирлеге эшли, шуларның аеруча актив эшләгән Әтрәкле авыл җирлеге турында газетада күләмле материал басылды. Тагы шундый нәрсә бар, Россиянең кайбер регионнары түбәндәгене гамәлгә керткән: халык җыйган 1 сум акчага, әйтик, өлкә, республика, край хөкүмәте 3 сум куша (бу бюджет акчасы түгел), шулай булганда, җирлекләр өчен бүләк булыр иде бу. Тик безнең республикада хәзергә бу юк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев