Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кояш гомере телим сиңа, Минзәлә!

Районда Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, якташыбыз Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган фестивальгә әзерлек бара.

18 апрель көнне шагыйрә иҗатына га­шыйк җаннар иртәнге сәгать унга кадәр үк "Юбилейный" спорт комплексының китапханә урнашкан өченче катындагы балконында "алдынгы позиция"ләрне алдылар.

Район китапханәләрендә, мәктәп-клуб­ларда узган "Кояш гомере телим" исемле нәфис сүз һәм җыр башкаручыларның беренче сайлау туры узганнан соң, үзәк китапханә "Минзәлә" мәгълүмат- мөхәррият үзәге белән берлектә II турны әзерләде. Көн дәвамында конкурсантларның һәм кунакларның өзлексез агымы бәйгенең җитди булуы­на ишарә ясый.

Китапханә директоры Әлфия Нәбиева Гөлшат Зәйнашеваның татар әдәбиятында тоткан ролен ассызык- лап, шигърият яратучы балаларны һәм өлкәннәрне тәбрикләп, кичәне ачып җибәрде. Бу кояшлы матур көн аллы- гөлле шарлар, купшы киемнәр белән тагын да бизәлде.

Жюри әгъзалары - Р.Гәрәй исемендәге ба­лалар китапханәсенең беренче директоры Лениза Якиева, район мәдәният сараеның сән-гать җитәкчесе Нәзилә Нуруллина, район ки-тапханәсе методисты Марсельеза Липина, "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге вәкиле, шушы юллар авторы дүрт сәгать дәвамында апрель кояшы астында ярыйсы гына кызынып, бик җаваплы гамәл ал­дында калдылар: чарада катнашкан йөздән артык чыгыш ясаучы арасыннан җиңүчеләрне билгеләргә кирәк.

Бу бәйрәм районда яшәүчеләрнең шагыйрә иҗатына битараф бул­мауларын ачык күрсәтте, ә аның "Аерылмагыз!", "Сәяхәтче җыры"н залда утыручылар да, жюри­дагылар да башкаручы­га кушылып җырлады. Татарларга хас булган­ча, милли бердәмлек рухы тамашачының көн-дәшләренә ярдәм итеп утыруында, кунакларның җылы чыгышында һәм конкурстан тыш та күңелләрдән ургы­лып чыккан хисләрен җиткерергә теләүдә ча­гылды. Минзәләлеләр-нең һәм шагыйрәнең күңел кыллары аваздаш икән. Наратлыкичүдән килгән кадерле кунак Рөстәм Әхмәтханов тамашачыга шагыйрә сүзләренә үзе иҗат иткән "Гармунчы солдат" җырын башкарды. "Автор-баш­каручы" номинациясендә җиңгән, шагыйрәнең "Ки­чегеп килгән мәхәббәт" шигыренә көй язган Рау-шания Гыймаева-Титова акапеллага җыр башкар­ды, соңыннан шагыйрәгә багышлап язган шигырен жюрига бүләк итте.

Шигырь конкурсында "Ак күгәрчен" шигыре белән Ләйсән Вәлиева I урын­ны алды (гимназиянең 9 сыйныф укучысы), "Ана йөрәге" өчен Людмила Шимановская - II (1 нче урта мәктәп), Мәүлидә Билалова (Тупач) һәм Ләйлә Гыймадиева (Тау­асты Байлар) III урынны бүлештеләр.

Музыкаль жанрда 2 нче урта мәктәптән Роксана Майорова - I урында, ме­дицина училищесыннан Айзирә Хамадишина - II, Юрий Асанов (техникум) һәм Әтрәкле башлангыч мәктәбенең вокаль трио­сы III урынны бүлеште.

Татар Мөшегесеннән иң яшь башкаручылар Са­мат Камалов һәм Рузил Гариповлар, өлкән башка­ручылар - Аю авылыннан мандолинада уйнаучы Гөлзәфирә Нуриева (66 яшь), Наратлыкичүдән Римма Мәрданова (56 яшь) мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. 3 нче урта мәктәптән Алсу Ха­нова иң оригиналь чыгыш ясаучы дип табылды.

Конкурста актив катнаш­каннары өчен гимназия- дән "Энҗе бөртекләре", Диана Хәкимова (1 нче урта мәктәп), Айгөл За­рипова (Усай), Гүзәлия Сәхәбетдинова (Дәвек), медицина училищесы коллективы, Николай Ни­колин (кадет интернат-мәктәбе), Лилия Кәбирова (Гөлек), Лилия Латыпова (3 нче урта мәктәп), Рали­на Хамматова (2 нче урта мәктәп) бүләкләнделәр.

"Татмедиа" ААҖнең "Минзәлә" МРҮ филиа­лы бәйрәмнең иганәчесе булды, җиңүчеләргә би-зәкле бокаллар, китаплар һәм DVD-дисклар тапшы­рылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев