Минзәлә
  • Рус Тат
  • Күп балалы гаиләләр өчен

    ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертелү уңаеннан күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү тәртибе турында аңлатуны сорап, без финанс-бюджет һәм җир-милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Ләйсән Якуповага мөрәҗәгать иттек.

    - Ләйсән Назифов­на, бушлай җир учас­токлары кемнәргә һәм нинди максатлар өчен бирелә?

    - Бушлай җир учас- токлары район тер- риториясендә даими яшәүче, җир участогы алуга гариза бирү да­тасына гаиләсендә 18 яше тулмаган өч һәм ан­нан да күбрәк балалары, шул исәптән үги бала­лары, уллыкка, тәрбиягә алган балалары булган гаиләләргә бирелә. Та­гын бер үзенчәлек: әгәр Россиядә әлеге закон гамәлгә кергәнче (бу 2011 елның 17 июне) гаиләдәге өлкән балага 18 яшь тул­маган булса, бу гаиләгә дә бушлай җир бирелә. Мондый җир участокла­рын торак, дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык, яшелчәчелек, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен файдаланырга мөмкин.

    - Күп балалы гаиләгә җир участогы алу өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?

    - Җир участогы алу өчен ата-ананың берсе шушы мәсьәлә буенча җир-милек палатасына гариза белән мөрәҗәгать итә. Интернет хезмәтеннән фай­даланучыларга, гаризаларны электрон рәвештә тутырган­нан соң, 30 көн эчендә безнең палатага килеп, законда таләп ителгән документларны комиссиягә тапшырырга, гари­зага кул куярга кирәк. Әгәр дә бу эш бер ай эчендә башка­рылмаса, гаиләне исемлеккә кертү мәсьәләсе хәл ителми. Гариза биргән көннән алып бер ай дәвамында гариза бирүчене җир участогы алуга хокукы бул­ган гражданнар исемлегенә кертү мәсьәләсе карала, анна­ры гаиләне бу исемлеккә кертү турында карар кабул ителә һәм әлеге гражданинга уникаль исәп номеры бирелә.

    - Гариза белән бергә нинди документлар тапшырырга кирәк?

    - Гариза бирүченең паспор­ты, аның иренең (хатынының) паспорты, язылышу турында таныклык, балаларның туу ту­рында таныклыгы, баланы ул­лыкка алу турында суд карары, опекунлык яки попечительлек билгеләү турында акт, опека һәм попечительлекне башка­ру турында килешүне алып килергә кирәк.

    - Районда бу законны тор­мышка ашыру максатында нинди эшләр башкарыла?

    - Район Советы карары белән күп балалы гаиләләргә биреләсе җир участокларының күләме билгеләнде. Шәһәрдә шәхси йорт төзелеше өчен ул - 10 сутый, авыл җирендә - 15, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен - 20, бакча­чылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү, дача төзелеше өчен 6 сутый бирү карала. Рәсмиләштергән вакытта ул барлык гаилә әгъзаларына бүленә.

    - Районда бушлай җир кишәрлеге алырга хокуклы гаиләләр саны күпме?

    - Социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга ка­раганда, агымдагы елның 10 апреленә бездә шундый 340 гаилә исәпләнә. Хәзерге ва­кытта 203 гариза керде. Аларга уникаль исәп номерлары би­релде. Әлеге исемлек белән ТРның муниципаль берәмлек­ләр порталы аша танышырга була.

    - 23 нче мартта узган респуб­лика киңәшмәсендә ТР Пре­зиденты Рөстәм Миңнеханов: "Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карар нигезендә, күпбалалы гаиләләрне тү-ләүсез җир участоклары белән тәэмин итү инженер­лык челтәрләре өчен акча­лар бүлеп бирүне күздә тот­мый. Шуңа күрә җирләрне әзер инфраструктурага якын урыннан бүлеп бирү - проб-лемадан чыгуның төп юлы буларак карала. Күпбалалы гаиләләргә җир участокла­рын чиста кырдан түгел, торак пунктлардан, район үзәкләреннән, әзер инфра­структурадан ерак булмаган урыннардан бирегез. Чаллы белән Казаннан тыш, барлык муниципалитетларда моның өчен бөтен шартлар бар", - дип белдерде. Безнең район­да мондый гаиләләргә учас­токлар кайдан бирелә?

    - Районда бушлай җир кишәрлеге алырга хокуклы 340 гаилә санала, дидек. Әгәр ба­рысы да җир кишәрлеге алган очракта, 60 гектарга якын җир мәйданы кирәк булачак. Хәзерге вакытта мондый кате­гория гражданнар өчен 448 җир участогы формалаштырылды, шуларның 329ы - шәһәрдә (32,9 га), бу участоклар Садак бистәсеннән биреләчәк. Гариза тапшыручыларның күпчелеге җир участокларын шәхси йорт төзелеше максатларында шәһәрдә алырга тели.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: