Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кулланучы әлифбасы: мех эшләнмәләре тиешле сыйфатка туры килмәсә, нишләргә?

Салкыннар башлану белән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кайнар линиясенә мех әйберләрен, шул исәптән натураль мехтан тегелгән тунны кире кайтару һәм алмаштыру кагыйдәләре мәсьәләләре буенча кулланучылардан әледән-әле мөрәҗәгатьләр килә.

 

 Мех эшләнмәсе, күптән көтелгән тун сатып алынгач, аны өй шартларында киеп карагач, аның зурлыгы, төсе яки фасоны буенча сезгә туры килмәвен аңлагач, нишләргә соң? Бу статьяда эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарны кире кайтару һәм алмаштыру шартлары турында сөйләячәкләр.

Шуны да белергә кирәк: тиешле сыйфатлы мех әйберләрен кире кайтару һәм алмаштыру «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 25 маддәсе нигезендә, сатып алу көнен исәпкә алмаганда, 14 көн дәвамында башкарыла, әгәр товар кулланылышта булмаса, аның товар төре, куллану үзлекләре, пломбалар, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук товар яисә касса чегы яки түләүне раслый торган башка документ булырга тиеш. Ләкин кулланучының товар өчен түләүне раслый торган документы булмау аны шаһитлар күрсәтмәләренә сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Әлбәттә, товарны алмашу, кибет өчен кулай процедура буларак, азрак каршылык тудыра.

Тиешле сыйфатта булмаган мех эшләнмәсен алмаштыру яки кире кайтару "Кулланучылар хокукларын яклау турында закон"ның 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18 маддәсе белән регламентланган.

Сыйфатның тиешенчә булмавы җитештерү сәбәпләре, яки эксплуатация сәбәпләре белән бәйле булырга мөмкин. Эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу белән бәйле зарарланулар кире кайтару өчен нигез була алмый.

Сатып алучы таләпләрне гарантия срогы дәвамында, әгәр ул күрсәтелмәгән булса — сату көненнән алып ике елга кадәр куя ала. Әгәр сатучының җитешсезлек буенча кайтару процедурасы өчен стандарт бланкы бар икән, нәрсә имзалавыгызны игътибар белән укыгыз, кирәк булса — тулыландырып языгыз. Закон буенча таләпләрне сайлау хокукы кулланучыга карый. Таләп түбәндәгеләрнең берсе булырга мөмкин:

— шул ук маркалы товарга (модель һәм артикул) алмаштыру;

— сатып алу бәясен тиешенчә яңадан исәпләп, башка маркалы (модельле, артикуллы) товарга алмаштыру;

— сатып алу бәясен тиешенчә киметү;

— товар җитешсезлекләрен кичекмәстән түләүсез бетерү яисә кулланучы яисә өченче зат тарафыннан аларны төзәтү чыгымнарын каплау;

— сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тарту һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең 
Яр Чаллы территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев