Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кырык яшен дә тутырмаган Руслан да безнең арадан китте

Бу ел безнең арадан дусларны, танышларны алып китүдән туктады бугай, дип тынычлана башлаганда гына...кайгылы хәбәр.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Телефондагы исемлектән тагын бер кешенең фамилиясенә шалтыратулар туктаячак!! Миңа килеп ирешкән хәбәргә һаман да ышанасы килми. Руслан Ильинны мәрхәмәтсез үлем безнең арадан алып китте. Саф күңелле, әвендәй гәүдәле Руслан белән көлешә- көлешә әниләре йорты янында ясаган кардан фигура турыда сөйләшкән идек. Ул чын күңеленнән шатланып кинотеатр бинасында кыйммәтле ремонт эшләре башлавын, авылларда фильмнар күрсәтү планын үтәве хакында сөйләгән иде.
Шуларны искә төшерәм, ә күземдәге яшьне тыя алмыйм...Хәрефләр бутала. Бар иде, йолдыз атылгандай юкка чыкты. Ләкин быел, алдагы елларда безнең арадан киткән дуслар кебек, син дә хәтердә сакланырсың. Гап- гади кеше идең, урының оҗмаһта булсын...Әнисенә, сеңлесенә, гаиләсенә, туганнарына фәкать түземлек телим...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев